Көлке көлә килә

04.03.2017 03:00 | Хәбәрләр Печать

Көлке көлә килә

1апрельдә Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортында  көлке көненә багышланган КВН кичәсе булып узды.

КВНда Керәшен Сәрдәсе Һәм күрше Көлкәмәр авылы яшьләре катнашты. Алар ике командага бүленгән иде: кызлар командасы “Кызлар-йолдызлар”, ә егетләр командасы “Егетләр-бөркетләр” дип аталды. КВНны “Сәяр” керәшен фольклор группасы солистлары Айдар Маннапов һәм Марина Мухина алып барды. Уенда катнашучылар шаян сынаулар үттеләр, кызыклы сорауларга җавап биреп, үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр. Мунча чабынуда ярышу барысын да күзләреннән яшь чыкканчы көлергә мәҗбүр итте. 

Караоке җырлап, хәзер бик модага кергән кроссворд чишү дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Карарга килгән кешеләр рәхәтләнеп ял иттеләр. КВН җыр белән аралашып барды. Ярышта кызлар командасы җиңү яулады. Менә шундый алар Сәрдәнең йолдызлы кызлары! 


Нина Вараксина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить