Бер мәхәббәт тарихы (хикәя)

12.03.2017 08:45 | Төрледән-төрле ни төрле Печать

Бер мәхәббәт тарихы (хикәя)

Мамык кебек йомшак карлар эреп, урамнардан челтерәп, гөрләвекләр аккан чак иде. Кояш, көннән - көн ныграк җылытып, үзенең якты нурларын сибә, кошлар бер - берсен уздырып, бар җиһанга дәртле көй суза. Табигатьтә яз тантана итә.

Михаил, кәрәзле телефонындагы будильникның чыңлавына уянды. Гадәттәгечә, йокыдан торып, тиз генә юынып алды да, спорт костюмын киеп, урамга чыкты. Ул инде менә 3 ай иртән торып, йөгерә, мәйданчыктагы турникта күнегүләр ясый иде. Чөнки соңгы елларда ул әзрәк тазарып китте, корсагы үсте, Михаил аны шаярып ,“трудовой мозоль”, ди. Секретарь кыз Алиса да егеткә бу турыда гел төрттереп тора: янәсе, кызларга “мужчина спортивного телосложения”ошый. Шуңа да, егет, спорт белән ныклап торып шөгыльләнә башлады. Ул әле атнага ике тапкыр фитнеска да йөри.

Михаил, күнегүләр ясап, эшен бетергәннән соң, өенә кереп, тиз генә кофе эчеп алды да, машинасын кабызып, эшкә китте. Ак төстәге “Киа Рио” маркалы  машина кузгалып китте. Михаил шактый озак уйланып барды, юл аркылы йөгереп чыккан кыз машинага чак килеп бәрелмәде. Егет, катлы итеп сүгенде дә, тормозга басты. Ул кызның килешле итеп бизәнгән йөзен һәм модный курткасын гына күреп калды. “Алны – артны карамый йөгермәсә, пожар чыкканмыни?” – дип, тагын бер кат кызны ачуланып алды. Офиска килеп җиткәч, машина куярга урын юклыгын күреп: “Нинди Алла каргаган көн соң бу?!.” дип, тагын бер кат нервыланды. Михаил, урын эзләп, бара торгач, тимер атын икенче урамда урнашкан матурлык салоны янына куйды да, офиска юнәлде

Менә инде 7 ел Михаил банкта экономист хезмәтен башкара. Эшли башлаган вакытта авыррак булса, хәзер инде ияләште егет. Аңа монда эшләве ошый да. Михаил, Казаннан ерак булмаган бер авылдан килеп, финанс институтында укыган егет. Укуын тәмамлап, күпме йөрсә дә, яхшы эш таба алмады: “Опытың юк” , -диделәр, белерсең, үзләре барысы да эшкә опыт белән килгәннәр. Яхшы эшкә урнашырга “блат” кирәк иде. Әтисенең икенче туган абыйсы,танышы белән сөйләшеп, егетне банкка урнаштырды. Шөкер, эшле дә булды, ярты ел эшләгәннән соң, ипотекага да басты.

5 ел уку дәверендә әнисенең сеңлесе Мария түтидә яшәде егет. Аның ире үлгән, балалары тормыш корып, аерым яшиләр иде. Курсташлары тулай торакта яшәргә күпме чакырсалар да, егет бармады. Чөнки аның үз планы бар иде: Мария түтигә пропискага кереп, укып бетергәннән соң, ипотекага басарга һәм фатир алырга, ничек тә үз куышыңны булдырырга. Мария түтидә яшәү аның өчен бик уңайлы булды: егет укудан кайтырга ашарга пешкән,чәй кайнаган. Дөрес, кайвакыт дәрес әзерләргә кыенсынган вакытта,Михаил, дуслары янына, тулай торакка бара, бергәләп әзерләнәләр иде. Кайчак студентлар кичәләр үткәрәләр, ул вакытта егет тулай торакта кунып та кала иде.

Эшкә урнашып, бер ел үткәч, Михаил, тулай торактан бүлмә снимать итеп тора башлады. Чөнки егетнең дә, башкалар кебек, ирекле тормышта яшисе килде. 18 квадрат метрлы искерәк кенә бүлмәгә, кухня, душ, бәдрәфе уртак булса да, Михаил бик сөенде.Чөнки монда ул үзе хуҗа иде. Дөрес, Мария түтидә торганда да начар булмады, тик ул анда дусларын, танышларын чакыра алмый бит. Михаил яшәгән тулай торак  Казанның Роторная урамында урнашкан иде.

Узган елның декабрендә егет ипотекага фатир алды. Өченче катта урнашкан фатирның түшәме биек, обойлары матур, ачык төстә булганга, егетнең күңеленә бик тә хуш килде. Эшли башлагач, әзрәк акча җыеп, искерәк кенә бер “девятка” машинасы алган иде егет, кичләрен шунда таксовать итеп,бик  күп булмаса да, әзрәк запас акча да туплаган иде. Бәйрәмнәрдә  дуслары белән җыелышып алуны санамаганда, Михаил акча туздырмый, кафеларга йөрми, акчасын кысып тота, шуңа да, первоначальный взнос салырга азмы - күпме акча бар иде. Җитеп бетмәгән акчаны ул таныш, дус - иш, туганнардан алып торды. Бурычларын ничек тә түләр, иң мөһиме – аның үз куышы бар. Фатирга тора-бара йорт җиһазлары да алыр. Хәзер акчаң булса, барысын да өйгә хәтле китереп, фатирыңа менгезеп үк бирәләр, әкренләп барысы да булыр. Михаилның ай саен 20 меңе түләүгә генэ китә: кредитка алынган машина, ипотека, квартплата.Хәер, хәзер бар кеше дә кредитта яши, исәнлек кенә булсын.

Михаил өчен болар чүп кенә булып, аны иң борчыган бер проблема  бар иде. Инде утызга җитеп килсә дә, ул һаман ялгыз иде. Моңа хәтле бу турыда алай борчылмаса да, соңгы бер-ике ел бу хакта аңа еш уйланырга мәҗбүр итте.Очрашкан кызлары да булды, тик ул аларда гомер юлдашы итәрлек кешене күрмәде. Ә дуслары, танышлары насыйп ярларын табып,бер-бер артлы тормыш кора бардылар, тик Михаилга дигән насыйп яр һаман да күренмәде.

Шул уйлар белән, компьютер төймәсенә басып, исәп-хисап эшләрен тәртипкә китерде. Дөньядагы бөтен информацияне үз эченә сыйдырган әлеге тартма хәзер дөнья тоткасы бит, бөтен нәрсә шуңа бәйләнгән. Төш вакыты җиткәнен сизми дә калган икән.  Буфетка төшеп, тиз генә капкалап алды да, яңадан үз эшенә чумды. Мондагы иксез – чиксез саннар аңа күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәде. Сәгать кичке алты тулуга карамастан, көн якты, кояшлы иде. Михаил ,машинасын алырга дип, матурлык салоны янына атлады һәм тимер атының  юклыгын күреп, аптырады. Ул машинасын тиешсез урынга куйган булып чыкты. Иртән эшкә соңга калмыйм, дип, ашыгып, ул машина куярга ярамаганын искәртүче юл билгесен дә күрмәде. Якын-тирәдә булган штрафстоянкага барып, штраф түләп, машинаны алырга кирәк иде. Ул, өенә кайтып, акча алгач, якындарак урнашкан штрафстоянкага китте. Документларның эшен бетереп, штраф түләргә дип, егет кассага килде. Монда су буе чират иде. Ярты сәгать торганнан соң, ниһаять, Михаилның чираты җитте. Документ белән түләргә дигән акчаны сузгач, кассада утыручы кызга күз төшерде. Кассир кыз аңа бик тә таныш тоелды. Коңгырт, озын чәче, матур итеп буялган күз-керфекләре кемнедер хәтерләтте. “Кайда күрдем икән мин моны?”- дип баш ваткач, Михаил аның, иртән эшкә килгәндә, чак кына машина  килеп бәрелмәгән кыз икәнен таныды. “Тагын сез? Бу хәл дә сезнең аркада килеп чыкты”,- дип ачуланган егеткә кыз: “Машинагыз белән иртә таңнан корт чаккандай кумаска иде, мине гаепләмәгез”,- диде.          

Инде сәгать җиде тулып киткәнгә, Михаил өйгә кайтырга ашыкты. Егет, урамга чыгып, машинасын кабызган арада, кассир кыз да эшен бетереп, кайтырга чыкты. Михаилның инде ачуы басылган иде. Ул кызга “Кайсы якка кайтасыз,бәлки юл уңаедыр?” диде. Кыз Декабристлар урамында яши икән. Ул машинага утырырга риза булды. Алар бик тиз аралашып киттеләр. Кызның исеме Марина икән, ул-рус кызы әти-әнисе белән яши, бу эштә инде өч ел эшли икән. Аерылганда Михаил аннан телефон номерын сорап алды. Эйе, кыз егеткә ошады. Ир-атлар күз белән ярата, диюләре хактыр. Иң беренче Михаил аның буй-сынын күздән кичерде. Кызның фигурасы шәп иде: уртача зифа буй-сын, нечкә бил, биек үкчәле сапоги кигән төз аяклар. Озын керфекләре белән бер күз сирпеп алса, гашыйк булуыңны көт тә тор. Кыйммәтле француз хушбуе да  егет халкының башын әйләндерерлек. Михаил, өйгә кайткач, тамак ялгап алды да, җырлый-жырлый, иртәгә эшкә киясе күлмәген үтүкләде һәм компьютер каршына утырып, яңалыклар, дөнья хәлләре белән танышты. Аннан соң, “в контакте”дан Марина белән шактый озак язышты. Татлы хыяллар белән йокыга киткәндә, ярты төн җиткән иде инде.

Икенче көнне иртән торып, Маринага хәерле иртә теләп, ватсаптан открытка җибәрде, эштә дә яхшы кәеф белән йөрде. Көне буе аның уенда күбәләктәй очынуына сәбәпче булган Марина гына булды. Кыз сәгать җидегә хәтле эшли, ә Михаилның эш сәгать алтыда төгәлләнә. Шуннан соң ул офиста, әзрәк интернетта утырганнан соң, кызның эше янына барып, машинада аны көтеп торды. Колагына наушник киеп, музыка тыңлап утырган арада, Марина да эшен бетереп чыкты. Көн саен шулай дәвам итте. Беркөнне алар Кремль янында урнашкан Набережнаяда йөрделәр. Кич белән анда бик матур: җем-җем утлар балкый, монда кайчан килсәң дә кеше күп. Икенче көнне,эштән соң, егет кызны аквапаркка алып барды. Марина белән бер атна гына таныш булуга карамастан, Михаил аны күптән белгән кебек, кыз белән аралашуы җиңел, ул уен-көлкеле иде. Егет аңа көннән-көн ныграк тартылды, Марина гел аның уйларында булды, күз алдыннан китмәде. Михаил кызның да үзен ошатуын бөтен йөрәге белән сизде. Әгәр алар арасындагы мөнәсәбәтләр алга таба да шулай дәвам итсә, Михаил, киләчәктә язмышын Марина белән бәйләү турында хыяллана иде.

Бүген 8-Март бәйрәме. Быел ул чәршәмбе көнгә туры килгәнгә,бер генә көн ял бирелде. Гүзәл затлар бәйрәме булгангамы, көн искиткеч матур, бар җиһанга хуҗа булган кояш, үзенең  нурларын бүген мулрак сибә, җырчы кошлар гуя мәхәббәт җырын көйли. Михаил Маринага ак лилия чәчәкләреннән торган зур букет бүләк итте. Ул моңа бик сөенде, чөнки ул чәчәкләрне үлеп ярата, чәчәк киосклары яныннан тиз генә үтеп китә алмый иде. Кыз бүген бигрәк тә чибәр,үзе дә тирә-якка хуш исләр сипкән нәфис, гүзәл чәчкәне хәтерләтә иде. Алар, кулга-кул тотынып, паркта йөрделәр.

Михаил белән Маринаны бер-берсенә мәхәббәт җепләре бәйләде. Ә бер айдан егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, Марина шатланып риза булды. Җәй башында яшьләр гөрләтеп туй ясадылар. Танышуларына нәкъ бер ел булган көнне, Марина Михаилга ир бала бүләк итте. Баланың нәкъ менә яшьләрнең танышкан көнне дөньяга килүе очраклы хәл түгел иде. Чөнки Михаил өчен ике саны - бәхетле сан: 2 июльдә диплом алды, декабрьнең икесе егеткә фатир ачкычы бирделәр, мартның икесе ул Марина белән танышты. Нәкъ бер елдан, танышкан көнне мәхәббәт җимешләре туды. Укучылар өчен “икеле” начар билге булса, үзе өчен бәхетле сан икәненә чын күңелдән ышанды Михаил.

 

 


Нина Вараксина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить