Валентина Мамакова: “Мин фольклор яратучы кеше”

28.01.2017 08:00 | Хәбәрләр Печать

Валентина Мамакова: “Мин фольклор яратучы кеше”

Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының 10 ел эше нәтиҗәсендә, күп кенә районнарда да керәшен хәрәкәте, яңа сулыш алып, алга китте. Шундыйларның берсе булган Менделеев районы керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина МАМАКОВА традицион 10 сорауга җавап бирде.

- Ни өчен нәкъ менә Сезне районыгызның керәшеннәр оешмасы җитәкчесе итеп сайладылар? Сезнеңчә, Сез халык өметен акладыгызмы?

 - Оешманың беренче җитәкчесе мәрхүм Виктор Соловьев булды. Аннан соң җәмгыятьне Юрий Камашев җитәкләде. Башта ук, җитәкче булмасам да, мин күп еллар инде шушы хәрәкәт эчендә кайнадым. Гомеремнең яртысы керәшеннәргә багышланды, дип әйтсәм дә була. Безнең киләчәгебез, ышанычыбыз яшьләр кулында. Ә мин гел балалар белән эшләдем. Үз халкының традицияләрен белгән яшьләрнең рухы бай, алга таба ышанычы була. Әлбәттә инде, районда да, республика керәшен оешмасы җитәкчеләре дә моны күрми калмаганнардыр, дим. Миңа ышанып шундый зур эшне йөкләгәч, җитәкчеләрнең дә, халыкның да ышанычларын акларга кирәк.

 - Сез, эшләр өчен, үзегезгә нинди команда җыйдыгыз?

- Ни генә кушсаң да, эшне җиренә җиткереп эшләүче, үз халкын яратучы карен- дәшләребез, лидерларыбыз, үз авылының киләчәге өчен кайгырып торучы керәшеннәр бар ул. Менә шундыйлар белән эшлим дә инде мин. Аларны үз авылларында, торган җирләрендә күреп торалар, ышаныч белдерәләр. Авылдашларының, якташларының ышанычыннан да зур нәрсә юк авыл кешесе өчен. Алар ышанычы - минем дә ышанычым. Минем командада кем генә юк! Фермерлык хуҗалары, эшмәкәрләр, укытучылар, авыл җирлеге башлыклары (минем кебек), учреждение җитәкчеләре, фольклор коллектив җитәкчеләре, пенсионерлар. Әлбәттә, һәр авылның клуб, китапханә эшчеләренең активлыгы да зур ярдәм күрсәтә. Алга таба да шулай дус-тату эшләрбез, дигән ышанычта торам.

- Керәшен мәсьәләсенең ун ел элек һәм хәзерге хәленә Сезнең карашыгыз?

- Элек районда керәшен хәрәкәте бары тик Иске Гришкин авылында гына бар иде. Алар үзләренең керәшенлекләрен онытмадылар да, оялмадылар да. Соңрак Бөрешле авылы да кушылды. Без күбәйдек. Ә хәзер инде, Сәйтәк, Монай, Тугай авыллары да, район үзәгебез Менделеевск шәһәре дә җанланды. Алар үзләре дә моңа бик шат. Авыз тутырып, без керәшеннәр, дип курыкмыйча әйтәбез, горурланабыз. Чөнки традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калган керәшеннәр без. Балалар белән кая гына барсак та, “менә кайда икән чын фольклор, чын керәшеннәр икән болар”, дип әйтәләр иде. 2002 елда халык санын җыйганда, башка авылларда халык югалып калганда, безнең авылдашлар үзен, бернигә карамый, “керәшен” дип яздырды.

 - Ун ел эчендә нинди уңышларга ирештегез? Уңышсызлыкларыгыз булдымы?

 - Уңышларыбыз, әлбәттә булды. “Бигәшкәй” балалар ансамбле “халык ансамбле” исемен алды. Пермьдә, Россия күләмендә үткәрелгән “Түгәрәк уен” фестиваль-конкурсында 1 дәрәҗә лауреат исемен алдык, ә “Бигәш” халык ансамбле Екатеринбургта 3 дәрәҗә лауреат исемен яулады. Балалар коллективы “Туым Жондозы”нда Гран-Прига ия булды. Казанда үткән “Ватан” конкурсында җиңеп “Пирамида”да гала-концертта чыгыш ясады. “Этномириада” фестиваль-конкурсында катнашып та, призлы урыннар алдык. Санап китсәң, очына чыгарлык түгел... Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. Төркиягә ба- рып, үзебезнең керәшен җыруларын, биюләрен күрсәтеп кайттык. Татарстан Республикасы керәшен оешмасы җитәкчеләре Иван Егоровка, Людмила Белоусовага һәм барлык спонсорларга да зур рәхмәт әйтәсе килә. Инде менә районыбызда яңа керәшен коллективлары оешып, конкурсларда катнашалар, призлы урыннар алалар. Элек “Бигәш”, “Бигәшкәй” (Иске Гришкин), “Ак чишмә” (Бөрешле) ансамбльләре булса, хәзер Менделеевскида “Туганайлар”, Сәйтәктә “Карендәшләр”, Монайда “Монай” колективлары оешты. “Туганайлар” ансамбле Санкт-Петербургта узган фольклор фестивальдә 2 урын яулап кайтты.

Районыбызда үткәрелгән мәдәни чараларда барлык коллективлар да бик актив. Күп еллар дәвамында авылыбызда үткәрелә торган “Тройсын” бәйрәмен ике тапкыр Республикакүләм бәйрәм итеп үткәрү бәхетенә ирештек. Хәзер инде һәр керәшен авылы үз бәйрәмен үзе уздыра: Бөрешледә Тройсын, Сәйтәктә һәм Монайда Питрау, район үзәгендә Рождество, Май чабу.

 

Валентина Мамакова “Керәшенчә туй” йоласын күрсәтә. Түбән Кама шәһәре, 2012 ел.

 

 - Керәшен булуыгыз Сезгә каршылыклар китермәдеме?

- Китермәде. Чөнки минем үзем җитәкләгән Иске Гришкин авыл җирлегендә дә керәшен, мари, татар авыллары. Мин бит фольклор яратучы кеше, шуңа күрә барлык халыкларның да байлыгы минем өчен кадерле. Алар да моны аңлый. Районда да бу эшне һәрвакыт хуплыйлар, моңа бик тә уңай карыйлар. Халыклар, кемнең кем булуына карамый, дус, тату яшәргә тиеш. Бер тату гаилә булып яшәгәндә генә эшнең нәтиҗәсе күренә ул. Минем керәшен ансамбленә керәшеннәр, руслар, татарлар, марилар, хәтта әзербайҗаннар да йөрде. Кемнең кем икәнен белүче дә булмады, барысы да керәшенчә җырлады, биеде.

 - Безнең халык ни өчен пассив?

 - Бөтенләй үк пассив, дип әйтмәс идем. Алар бары тыйнак яшиләр. Азрак әйдәкләргә генә кирәк. Безнең як керәшеннәре элек-электән актив булганнар. Юкса, “Бигәш” ансамбле 75 кә, “Бигәшкәй” 35 яшькә җитә алмас иде. Үз заманында керәшен ансамбле Татарстанда бары бездә генә булган, ә хәзер Республикабыз буенча санап бетерерлек түгел. Авылларда да чиркәүләр төзелә. Шул ук керәшен халкы тырышлыгы бит инде ул. Һәр төбәкнең үзенең әйдәкләп йөрүчесе булса, халык активлаша ул.

 - Халык белән ничек аралашасыз? Сез халыкка никадәр якын?

 - Минем эшем халык белән гел дә аралашып тора торган. Нәрсә генә эшләсәң дә, халыкка таянырга кирәк. Авылның бюджет учреждениесе җитәкчеләре белән атна саен очрашып сөйләшәбез, планнар корабыз, эшебезне анализлыйбыз. Авыл җирлеге башлыгы буларак та, керәшен авылларын бетермичә, аларның культурасын саклап калу - минем бурычым. Башка авыллардагы керәшеннәр белән дә очрашып, аралашып торам. Керәшен халкының культурасын өйрәнү максаты белән, барлык авылларда да очрашулар үткәрдек, аннары барлык керәшен ансамбльләре белән җыелдык. Барысы да бик җылы каршы алдылар, тәҗрибә уртаклаштык, таныштык, дуслаштык.

- Сезнең районда керәшеннәрне берләштерү, туплау өчен нишләргә кирәк?

- Һәр лидер үз урынында эшләргә тиеш. Һәм дә инде менә, югарыда әйткәнчә, шун- дый мероприятиеләр, очрашулар, конференцияләр үткәрү дә бик кирәк. Барлык очрашуларыбыз Иске Гришкин авылында зур фестиваль белән тәмамланды. Авылларда нинди генә бәйрәм, чара үткәрелсә дә, бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга кирәк. Без шулай эшлибез дә. Яшьләрне тагын да активлаштырырга кирәк.

 - Сезне нәрсә борчый, ниләр сөендерә?

 - Шунысы сөендерә, район керәшеннәре активлашты, ишәйде. Барлык авыллар да уянды. Хәтта район үзәгендә, Менделеевскида фольклор коллектив оешып, саны егерме өч кешегә җитте. Менә яшьләр турында аерым әйтәсе килә. Алардан да идеяләр чыкса, үзләре башлап, оештырып йөрсәләр, бигрәк тә шәп булыр иде.

- Иҗтимагый башлангычларда керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнү авырмы? Сезне халык, район җитәкчеләре хуплыймы, яклыймы?

- Нинди генә эшкә тотынсаң да, проблемасыз булмый. Эшләгәндә бит, авырмы, җиңелме дип уйлап тормыйсың. Тотынгансың икән – эшләргә кирәк, барлык авырлыкларны да җиңәсең инде ул эш барышында. Ә район җитәкчеләренең ярдәме зур, аларга да рәхмәтле мин. Соңгы елларда безнең районда милли мәсьәләләргә зур игътибар бирелә. Районыбызга җитәкче булып Валерий Чершинцев килгәч, аның ярдәме белән Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Барлык авыл, шәһәр керәшеннәренең очрашу урыны бу. Алла боерса, яшибез дә, эшлибез дә әле. Менә шулай тагын да активлашсыннар, оешсыннар иде керәшеннәр, һәм бигрәк тә, яшьләребез. Бергә-бергә, булдырачакбыз!


Туганайлар


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить