Бүген - Әниләр бәйрәме!!!

27.11.2016 08:49 | Җәмгыять бу, җәмәгать Печать

Бүген - Әниләр бәйрәме!!!

Календарь битләре көзнең санаулы көннәре калуын күрсәтә. Алдыбызда  - суыклары, бураннары белән дулап килүче салкын кыш тора. Ничектер, моны уйлап, өшеп киткәндәй буласың. Шул чакта, шалт итеп, күңелне җылыта, җаннарга шатлык өләшә торган сөенечле дата искә төшә.  Бүген – Әниләр бәйрәме бит.

Яннарыбызда яшәгәннәренә бу көннәрдә ярату сүзләрен күбрәк әйтеп, еракта яшәүчеләре кырына кайтып, күчтәнәчләребезне биреп, сөю хисләребезне җиткерик. Хәтерләрен калдырырлык гамәлләр кылган булсак, алар өчен кичерү сорыйк. Әниләре исәннәр – бәхетлеләр, алар җылы сүзләрен дә, ярату хисләрен дә җиткерә алалар. Ә менә боларның берсен дә эшләп булмаса гына бик кыен. Иң газиз кешеләрен югалтканнарга авыр. Аналарсыз дөнья ямьсез, күңелебез китек, күгебез болытлы. Шуңа күрә исән чакта аларның кадерләрен белик, яннарына ешрак кайтыйк, авыр сүзләр әйтеп, күңелләрен рәнҗетмик.

Хөрмәтле әниләребез! Бәйрәм белән барыгызны да! Исән-сау була күрегез. Сезнең исәнлек – безнең бәхетебез. 


Туганайлар


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить