Җөри Питравы

16.07.2016 07:55 | Төрледән-төрле ни төрле Печать

Җөри Питравы

Мондый бәйрәм, мондый Питрауны 
Күргәнегез юктыр бер җирдә. 
Олы даны еракларга киткән 
Питрау бәйрәм уза Җөридә. 

Питрау бәйрәменең тарихы зур, 
Ерак тарихларга барып тоташа. 
Керәшеннәр саклап калган аны 
Үткән тыю, кылыч, ут аша. 

Җөри халкы уңган, булган халык, 
Бөтен эшкә оста куллары. 
Бүләк итә Питрау бәйрәмнәрен 
Җөридәге Җәгүр уллары. 

Мондый бәйрәм, мондый Питрауларны 
Күргәнегез юктыр бер җирдә. 
Олы даны еракларга киткән 
Питрау-бәйрәм бара Җөридә!

 

Григорий Родионов

Июль, 2016 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить