Ай булмаса, йолдыз бар

29.05.2016 09:00 | Хәлебез-әхвәлебез Печать

Ай булмаса, йолдыз бар

Дөньяда бар нәрсә дә без теләгәнчә бармый. Сау-сәламәт булып та, кайвакыт тормыш куйган авырлыклар алдында югалып калабыз. Әмма арабызда тумыштан яки ниндидер сәбәпләр аркасында сәламәтлекләре какшаган, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бар. Аларга язмыш сынауларына бирешмичә яшәргә икеләтә, өчләтә авыр. Шулай да, араларында бар каршылыкларны читкә куеп, беркайчан да зарланмыйча, физик чикләүләргә карамастан, уңышларга ирешеп яшәүчеләре дә бар. Алардан үзенә бертөрле җылылык, нур бөркелеп тора. 

2012 елда “Туым жондозы” балалар фестивалендә лауреат булган Альбина Абрамованың тормышы турында карендәшләребез сораштырып тора. Алты айлык булып туган нәни кызны хәлләнсен, үссен, дип, колпакка салалар. Табиблар хатасы белән, күбрәк җибәрелгән кислород, баланың күз сетчаткаларын яндыра. Күз нервлары исән булса да, кояш яктылыгыннан башка берни күрми ул. Шактый операцияләр кичергән Альбина, ләкин файдасы булмаган. Израильдәге табибларга мөрәҗәгать иткәннәр. Алар да бу эшкә алынудан баш тартканнар. Шулай да өметләрен югалтмыйлар – медицина һәм технологияләр көннән-көн алга бара бит.

Энә белән кое казу

Язгы матур бер көндә Альбинаның үзе белән очрашып сөйләштек. Кояш кебек елмаеп торучы кызның, әтисе белән, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетыннан дәресләрдән чыгып барышы иде.

– Альбина, син кайсы яклардан? Үзең белән таныштырып кит әле.

– Мин 1996 елда Түбән Кама шәһәрендә туганмын. Җиденче класска хәтле шунда укыдым. Сигезенче класска Лаешка, безнең кебекләр өчен каралган махсус мәктәпкә укырга киттем. Шунда унберенче класска хәтле, интернатта торып, брайль системасы буенча укыдым.

– Хәзер Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Венера Ганиева классында белем аласың икән...

– Мин өч яшьтән үк көйли-җырлый башладым. Беренче тапкыр башкарган җырымны да хәтерлим – Хәния Фәрхинең “Әлдермеш” җыры иде ул. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашып яхшы урыннар да яуладым. Тугызынчы класста укыгында ук, югары белем алу турында уйланып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты турында кызыксына башладым. Укырга керү өчен, тиешле экзаменнарга әзерләндем. Венера Әхәтовна классында уку турында да күптәннән хыялландым. Гомумән, җыр – балачак хыялым. Аллага шөкер, әлеге хыялым тормышка ашты. Монда укуыма бик шатмын. Быел беренче курсны тәмамлыйм. Венера Ганиеваның “Йолдызлар фабрикасы” проектында катнашуыма да сөенеп туя алмыйм. Мине сәхнә тормышына, иҗат серләренә өйрәтүче укытучыма, остазыма – Венера Ганиевага зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

– Университетта дәресләр ничек уза?

– Лекцияләрне диктофонга яздырып барам. Өйгә кайткач, шуларны тыңлап, дәфтәремә күчерәм. Дәресләр төрлечә уза, алар үзенчәлекле, кызыклы. Озакламый зачетлар башлана. Аларга әзерләнәбез.

– Укытучылар, аз булса да җиңел булсын дип, сынаулар вакытында якламыймы соң үзеңне?

– Бернинди жәлләү дә, яклау-нитүләр дә юк. Барыбыз да бер тигез, бер рәттә бирәбез экзамен-зачетларны. Барысына да яхшылап әзерләнәм. Куйган максатыма таба барам.

– Каршылыклар да юк түгелдер. Аларны ничек җиңәсең? Курыкмыйча ничек зур шәһәргә килергә булдың?

– Укырга кергәнче, “Мине ничек кабул итәрләр?” – дигән сорау борчыды. Куркуым да зур иде. Ләкин шуның аркасында үзеңә бикләнеп яту, миңа хас нәрсә түгел. Монда килгәч, үземә карата явыз карашлар тоймадым. Группадашларым да әйбәт, һәрвакыт ярдәм итәләр. Үзләреннән беркая да калдырмыйлар. Шулай да һәр-берсенең үз эше, үз вакыты, гел минем янда гына тора алмыйлар. Шуның өчен, укырга көн саен әти белән бергә йөрибез. (Тумышы белән Мамадыш районыннан булган әтисе Иван Абрамов Түбән Камадан бар эшен ташлап, талантлы кызларына югары белем алырга ярдәм итү өчен, Казанга күчеп килгән. Алар монда квартира арендалап торалар икән, – редакция.)

– Җырчы Вадим Захаров концертларында да катнашасың. Аның белән ничек таныштыгыз?

– Вадим абый белән танышу очраклы гына килеп чыкты. Укырга керү өчен университет турында белешә башлагач, миңа аның телефон номерын бирделәр. Шуннан аралашып киттек. Беренче тапкыр Вадим абый белән 2012 елда “Туым жондозы” балалар конкурсында күрештек. Ул миңа укырга кергәндә дә нык ярдәм итте, аннан соң концертлар белән дә алып чыкты. Аңа да рәхмәтем чиксез зур.

Концерттан соң

Җыр – яктылык

Бу дөм караңгы дөньяда кыз бала үзенә кайдан булса да яктылык табарга тырыша. Безнең Альбина өчен яктылык – җыр икән...

– Җырлау сәләте кемнән бирелгән сиңа? Гаиләң турында да сөйлә әле.

– Профессиональ җырчылар юк бездә. Ләкин әбием дә, әти ягыннан тутам да җырларга яратканнар, сәләтләре булган. Әнием Зөлфия эшмәкәр. Сәхнә күлмәкләрен аның белән сайлыйбыз. Булат исемле абыем бар. Ул да иҗат кешесе түгел, полиция хезмәткәре.

Укудан кайтышлый

Әнисе белән

– Җырдан кала ниләр белән шөгыльләнәсең? Киләчәккә нинди хыялларың бар?

– Бик илһам килгәндә шигырь язам. Үз сүзләремә иҗат ителгән берничә яздырасы җырым да бар. Үзем өчен генә фортепианада уйныйм. Былтыр көзен Уфада “Идел” татар һәм башкорт җырлары халыкара фестивалендә булдык. Шунда лауреат исеме алдым. Күптән түгел без, лауреатлар, Филармония залында зур концерт куйдык. Киләчәккә хыялым – тормышымны иҗат һәм сәхнә белән бәйләү. Интернетта, социаль челтәрләрдә дә утырам. Телефонымда да, компьютерь- да да махсус программалар урнаштырылган.

– Сәламәт була торып, тормышның кадерен белмичә йөрүчеләргә ни дияр идең?

– Без бу дөньяга кунакка гына килгән бит. Һәрбер көннең, һәрбер минутның, һәрбер мизгелнең кадерен белеп яшәсәк иде. Барчабызга да һәр туган көнебезгә, аткан таңыбызга шатланып, Аллага шөкер дияргә насыйп булсын. Хәзер бар нәрсәдән дә кимчелек эзләүчеләр, кәнагатьсезлек белдереп йөрүчеләр дә шактый. Андыйлар сирәк булсын иде. Гомер безгә бер генә бирелә, әлеге дөньяның матурлыгын, гүзәллеген күреп, тормышның ямен-тәмен белеп яшәсәк иде.

– Әңгәмәң өчен рәхмәт сиңа, Альбина. Киләчәктә дә сынма-сыгылма, якты хыялларыңа таба атла. Тирән мәгънәле сүзләрең бер генә газета укучыбызны да битараф калдырмас, дигән өметтә калам.


Сөйләште: Юлия ГУБИНА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить