Төрмәдән - Берлингача

15.05.2016 08:42 | Хәлебез-әхвәлебез Печать

Төрмәдән - Берлингача

Илебезнең данлыклы сугыш елъязмасында Зәй ягы кешеләренең дә тиңдәшсез батырлыклары теркәлгән. Бу төбәктән Бөек Ватан сугышына 11600 кеше китә. Шуларның 7410 ысы туган җирләреннән еракта, яу кырында башын сала. Исән-сау әйләнеп кайтучы ветераннарның бүгенге көндәге саны да бармак белән исәпләрлек. Андыйлар – 44 фронтовик.

Исән-имин әйләнеп кайтучыларның берсе – Сарсаз-Баграж кешесе Федор Яковлевич Иванов була. Бүгенге язмабыз – аның хакында. Әтисе турындагы истәлекләрне улыннан – 1946 елгы Григорий Ивановтан язып алдык.

Гаепсезгә - гаепләнү

Колхоз амбарында кладовщик булып эшләүче Федор дәдәй семьясына бәла уйламаганда-көтмәгәндә килеп керә. Төнлә белән ишекләрен ачтырып, йоклаган җирдән торгызып, йорт хуҗасын кулга алалар. Милицияләргә ишек ачучы Мария түти дә, тезелешеп йоклап яткан биш бала да, әтиләре үзе дә нәрсә булганын бөтенләй аңышмыйча калалар. Кулга алуның сәбәбе соңыннан гына ачыклана.

Күтәртеп салынган амбар стенасына тишек ясап, берәүләр бодай урлаганнар икән. Капчыкларыннан юл буе бодай чәчелеп барган. Чәчелгән бодай эзеннән килеп, каракның кем булуын ачыклаганнар. Тик анысы бөтен гаепне кладовщикка сылтаган. Имеш, кладовщик рөхсәте белән алган. Яңадан тикшереп тормаганнар – җаваплы эштә эшләүчеләрнең көнләшә торган дошманнары да җитәрлек була – Федор дәдәйне утыртканнар да куйганнар. Бу – сугыш алды елы була. Мария түти, кул арбасы тартып, берничә тапкыр, Лубян урманчылыгында агач кисүче “тюремщик“ иренә ашарга илтергә бара. Соңгы баруында: “Федор Ивановны сугышка алдылар“, - дип хәбәр итәләр. Кешечә саубуллаша да, кешечә озата да алмадым бит, дип яшь түгә Мария түти. Ә бераздан: “Ирегез сугышта һәлак булды“, - дигән кайгы кәгазе килә.

Волхов сазлыгында

Акка кара белән язылган печатьле кәгазь алса да, Мария түтинең күңеле ышанмый. Ире исәндер, әле хәбәр итәргә җае гына юктыр, дип өметләнә, балаларын да әтиләренең исәнлегенә ышандыра. Һәм, чыннан да, көннәрдән бер көнне Ивановлар йортына почтальон искиткеч шатлыклы хәбәр китерә. “Мин исән, окружениедә булган идек, инде үзебезнең гаскәрләргә килеп кушылдык. Балаларны кара, җиңү яулап, исән-имин әйләнеп кайтырмын“, - дип язылган була хатта.

Федор Ивановның (сулда) комендатурада хезмәт иткән чагы. 1945 ел

Ничек котылуларын Федор дәдәй, сугыштан кайткач, үзе сөйли. Төрмәдә утыручылардан штрафбатальон төзеп, аларны Волхов фронтына озаталар. Һөҗүм вакытында, төп гаскәрдән аерылып, фашистлар камалышына эләгәләр. Башта дистәләп булалар, аннары өч кешегә генә калалар. Араларында тагын берсе яралана. 20 яшьләр чамасындагы егет. Ярасы сызлауга чыдый алмыйча, бөгелеп төшә. “Аны сөйрәсәк, үзебез дә котыла алмыйбыз, калдыр,“ – ди Федор дәдәйгә яраланмаган иптәше. “Минем дә улым сугышта бит. Бәлки, шушы минутта аңа да ярдәм кирәктер. Мин бу солдатны ташласам, тегендә минем улымны ташласалар, армия буламыни ул?“ – дигән уйлар белән, яралыны иңенә сала Федор Яковлевич. Волхов сазлыгыннан төнлә шуышып баралар. Бу җирләрдә штрафбатальон гаскәрләре икәнен немецлар да белә. Самолеттан ташлаган листовкаларында: “Совет власте – сезнең дошманыгыз. Ул сезне хөкем итеп, төрмәгә утыртты. Сазлык эченә ташлады. Кулларыгызны күтәрегез дә, безнең якка чыгыгыз. Без сезгә яхшы тормыш бүләк итәбез,“ – дип язылган була.

Төрмәдә утырып, соңыннан фронтка озатылган сугышчылар булсак та, беребезнең дә күңелендә совет властена карата ачу юк иде. За Сталина! дип, сугышка кердек, башка гаскәрләр кебек үк, үзебезне аямыйча сугыштык“, - дип сөйли торган була Федор дәдәй.

Ленинград блокадасы өзелгәч, аларны Беренче Белоруссия фронтына җибәрәләр. Аның составында Федор дәдәй, Европа халыкларын фашист коллыгыннан азат итеп, Берлинга кадәр барып җитә.

Прокурорны җиңгән

Берлинны алгач, ул комендатурада хезмәт итә. “Һәр йорттан, һәр тыкрыктан, һәр җимеректән үлем куркынычы яный иде. Шулай бервакыт иптәшем белән урамнан патрульләп барабыз. “Тегендә кара,“ – дип кенә әйтергә өлгерде, бөгелеп тә төште. Сугыш башыннан, күпме тапкырлар, бергәләп, яуга кердек, яралангач, аерылдык, тагын бергә туры килдек. Инде фашистлар капитуляция ясады, тиздән өйгә кайтабыз, дип торганда, аны мәңгелеккә югалттым,“ – дип, үкенеч белән искә ала торган була ул.

Беренче тапкыр Федор Иванов сугышка “ хөкем ителгән кеше“ тамгасы астында керсә, сугыш беткәндә, ул инде Хәрби трибунал судларында заседатель, хөкем чыгарганда, соңгы сүзне әйтүче утырышчы була. Сарсаз-Баграж авылының гап-гади бер кешесе менә шундый үсеш юлы үтә.

Бервакыт бер сугышчының “эшен“ Хәрби трибуналга тапшыралар. “Комиссовать итсеннәр өчен, кулына үзе атып, үзе яра ясаган,“ – дигән гаеп ташлый прокурор. Тик Федор Ивановның дәлилләрен тыңлагач, сугышчының бернинди гаебе юк икәнлеге раслана. Егетне суд залында ук азат итәләр. Теге егет, рәхмәтләр укып, Федор дәдәйнең аякларына егыла.

Кайту

Сугыштан Федор Яковлевич күкрәк тулы орден-медальләр белән кайта. Ә менә, ялган гаеп тагып, аны төрмәгә утыртучыларның берсе дә әйләнеп кайтмый. Бу хәлгә Федор дәдәй үзе дә, аның балалары да әлегә кадәр бер табышмак итеп карыйлар. Рәнҗеш төшкәнме, язмышлары шундый булганмы – белмәссең...

Федор дәдәй сугыштан кайткач, Мария түти 46 яшендә бәби алып кайта. “Минем Григорием – минем Победителем бит ул“, - дип, үзеннән калдырмыйча, эшкә алып йөртә әтисе улын. Сугышка кадәр үк туган биш бала янында, кече уллары, чыннан да, Җиңү символы булып үсә. Әтиләре, шактый озын гомер яшәп, 79 яшен тутырып үлә. Башта колхозда председатель ярдәмчесе була, аннан төрле эшләрдә йөри. Нәрсәгә генә тотынса да, җиренә җиткереп, көлеп торырлык итеп башкара. Соңгы вакытларда ул ат чанасы бөгә, бу эшкә яшьләрне дә өйрәтеп калдыра. Ни кызганыч, авылларда атлар гына бетеп бара. Хәер, атлар гына түгел, авыллары да бетә. Ветераннары да, әнә, бармак белән санарлык...

 


Мария Мартынова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить