Тән һәм җан ярасы әле дә сызлый...

09.05.2016 09:06 | Хәлебез-әхвәлебез Печать

Тән һәм җан ярасы әле дә сызлый...

Быел халкыбыз бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Сугыш беткәннән соң, җиде дистәдән артык вакыт үткән. Вакыт яраларны дәвалый, дисәләр дә, тулысы белән дәвалап бетерә алмый торгандыр шул. Юкса, сугыш салган җәрәхәтләр инде күптән төзәлгән булыр иде.

Халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны, озак еллар буена Чаллы шәһәренең икенче гимназиясендә балалар укыткан Анна Бустерякованың йөрәгендә дә андый яралар җитәрлек. Дөресрәге, үлгәнче, тәнендә тимер ярчыклар йөрткән ире – Алексей Андреевич Бустеряковның тән һәм җан яралары аңа күчеп калган. Һәр Җиңү язын каршылаганда, аның күңелендәге әлеге яралар яңабаштан сулкылдарга тотына. Бәйрәм алды көннәрендә ветеран укытучы белән күрешеп, ире Алексей Андреевич турындагы истәлекләрен сөйләттек.

Белемгә омтылу

Алексей Бустеряков 1918 елгы була. Ул хәзерге Тукай районы Яңа Гәрдәле авылында туа. Әтиләре яшьли үлә. Әниләре Лукерья берсеннән-берсе кечкенә 4 баланы берүзе тәрбияләп аякка бастыра. Өлкәнрәк балаларга уку эләкми, ә менә төпчеген ничек тә белемле итәргә омтыла ана. Алексейны Орловка авылындагы җидееллык мәктәпкә илтеп бирә. Бер авыз русча белмәгән сабыйга рус мәктәбендә укып китүе җиңел булмый, билгеле. Тик малайның үзендә дә белемгә омтылыш көчле була.

1932 елда алтынчы классны тәмамлаган ятимнәрне Алабуга рабфагына укырга җибәрәләр. Ачлыктан шешенгән, хәлсезләнеп егылган вакытлары еш булса да, Алексей укуын ташламый. Озакламый, аларны Казан дәүләт университетына студент итеп алалар.

Күпләп мәктәпләр ачылу сәбәпле, зирәк студентларны, университетны тәмамлаганчы ук, төрле мәктәпләргә укытучы итеп билгелиләр. Алексей Зәй шәһәренә физика-математика укытырга кайта. Мәктәпне дә, укытучыларны да үз итеп, яратып өлгерә ул. Тик озак эшли алмый – Кызыл Армия сафларына алына. Бу – 1940 ел була. Армия хезмәтенең бер елы узды, дигәндә, дәһшәтле сугыш башлана.

Сугыш

Беренче яуны ул 50 нче укчы гвардия дивизиясенең 152 нче полкында миномет взводы җитәкчесе булып каршылый. Дивизияне Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш, Дон һәм Сталинград, Белоруссия һәм Украина фронтларында барган иң катлаулы нокталарга кертәләр.

Сугышның беренче елында кыш бик салкын килә. Кар юк диярлек. Салкынлык кырык градуска җиткән бер төнне безнең сугышчылар дошман һөҗүмен сагалап ята. Өсләрендә – бер кат шинель, аякларында – чолгау урап кигән күнитекләр. Дүрт-биш кешегә – нибары бер винтовка. Бәхеткә, ул көнне дошман һөҗүм итми, тик әлеге сугышчыларны коточкыч бәла көтә. Япь-яшь егетләрнең барысы да бүрәнә кебек туңып каткан. Гәүдәләрен носилкаларга салып кына ташыйлар, аякларына баса алмыйлар.

Алексейның хәле дә бик авыр була. Үпкәләре ялкынсынудан, температурасы бик нык күтәрелә. Врачлар аның аякларын кисәргә җыеналар. Бер яшь хирург: “Бу егет аяксыз калып нәрсә эшләр? Сез моны күз алдына китерә аласызмы? Дәвалап карыйк“, - дип, башкаларга каршы чыга. Соңыннан, аның сүзләрен куәтләп, Алексей, терелеп, аякка баса.

1942-1943 нче елларда Сталинградны саклау сугышларында катнаша. Шәһәрне ничек дошман авызыннан алып калулары, җиңүнең нинди авырлыклар аша яулануы турында Алексей Андреевич күп истәлекләр сөйли. “Һәр совет солдаты берүзе дүрт-биш солдат хәтле сугышты. Җиңүгә безне Туган илгә тугрылык, рухи туганлык хисе омтылдырды. Бу хис башка барлык тойгылардан өстен иде,“ – дип искә ала торган була ул.

Яу вакытында Алексей, командирын үз гәүдәсе белән каплап, үлемнән саклап кала. Снаряд кыйпылчыклары егетнең күкрәген яралый. Госпитальдә озак дәваланырга туры килә. Врачлар бу юлы үзен аякка бастыра алсалар да, тәнендәге ярчыкларын чүпләп бетерә алмыйлар. Тәнгә кереп калган снаряд кыйпылчыклары аны гомер буена сызлап интектерә.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, Бөек Ватан сугышы ордены, ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены, “Батырлык өчен“, “Сталинградны саклаган өчен“, “Берлинны алган өчен“ һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Сугыш беткәч, командиры Алексейны Мәскәүнең Югары хәрби академиясендә укырга калырга кыстый. “Академияне тәмамлагач, үземнең чибәр кызыма өйләндерермен, киявем булырсың,“ – дип кызыктыра. Ләкин алты ел буе чит җирләрдә йөреп, якыннарын, туган ягын сагынган егет командирының киңәшен бу юлысында кабул итми. Туган авылына - Гәрдәлесенә кайтып китә.

Шәһәр өчен

Алексейның бөтен хыялы – мәктәптә балаларга белем бирү була. Тик аны педагоглык эшенә алмыйлар – теге вакыттагы үпкә ялкынсынуы үзенең начар эзен салып өлгергән була.

Алексей Андреевич, бәхет эзләп, Чаллы каласына чыгып китә. Башта кошчылык фабрикасына заготовка мөдире итеп, аннары, азык-төлек карточкалары өләшү бюросына алалар.

1948 елда аны шәһәр башкарма комитеты председателе итеп билгелиләр. Сугыштан соңгы авыр еллар. Кибет киштәләре буш. Онга да, икмәккә дә кытлык заман. Халык суны чиләкләп, яки мичкәләргә тутырып, Кама елгасыннан ташый. Больницаларда, бала тудыру йортында операцияләр керосин лампасы яктысында ясала. Җитмәсә, кыш килеп терәлгән. Эшне нидән башларга?

Алексей Андреевич, иң беренче, шәһәрне икмәкле итү турында кайгырта. Мичен рәтләтеп, иске пекарняны сафка бастыра. Арыш икмәге пешерә башлыйлар. Җәйгә чыгу белән, пекарняга һәм шәһәр мунчасына күпләп утын әзерләтә. Больницаларга электр уты керттерә. Аннары, су мәсьәләсен хәл итүгә керешә. Йортларга су кертү зур чыгымнар сорый. Юк акчаны каян аласың? Күпләр моны булмастай эш итеп карый. Җитәкче исә халык ярдәменә ышана.

Һәркем үз участогы янында траншея казырга тиеш. Торбалар юнәтү, аларны урнаштыруны шәһәр Советы үз өстенә ала. Шулай эшлиләр дә. Алексей Андреевич заманында эшләнгән су юлы әле бүген дә халыкка хезмәт итә.

Гаделсезлек

Бер караңгы төндә Бустеряковларның тәрәзәсен шакыйлар. Шәһәр Советыннан дежур килгән икән. Килүенең сәбәбе – Бала тудыру йортында ут сүнгән. Тикшергәч, шул ачыклана: шәһәр җитәкчеләренең берсе, яшерен рәвештә, үз йортына ут керткән. Капкаларын шакыгач та, чыгып караучы булмый. Алексей Андреевич электрикларга ялганган ут чыбыгын өзәргә әмер бирә.

Теге түрә, билгеле, үзен утсыз калдыручыга үч тотып яши. Җай чыгу белән, астыртын уен эшкә җигә. Алексей Андреевич, Чаллыга күчеп килгәч, сугышта катнашучы буларак, ссуда алып, йорт җиткереп чыга. Теге түрә, шул участокны законсыз рәвештә алынган, дип, Алексей Андреевич өстеннән жалоба яза.

Өлкә комитеты утырышында бу мәсьәлә каралып, Алексей Андреевичның хаклы икәнлеге тулысынча раслана. Чаллы җитәкчеләре аның алдында гафу үтенә. Тик бу хәлләр болай да сәламәтлеккә туймаган сугыш ветеранына кыйммәткә төшә – ул бөтенләй йөри алмас булып, урынга егыла. Сызлаулары басылсын, дип, көненә унбишәр төймә дару эчә. Алар, үз чиратында, кан тамырлары юлын зыянлый. Башы авырта, аяк-куллары начар хәрәкәтләнә. Шул рәвешле, утыз ике яшьлек ир-ат аздан гына якты дөнья белән хушлашмый кала.

Ярый әле аның янәшәсендә сабыр холыклы, зирәк акыллы хатыны – Анна Ивановна була. Көндезләрен ул мәктәптә укыта, мәктәптән кайткач, ирен тәрбияли, хуҗалык эшләрен карый. Җитмәсә, нахак сүзләр җиткереп, күңелен рәнҗетәләр. Андый сүзләр иренә ишетелмәсен, дип тә борчыла ул. “Ярый әле, җир йөзендә яхшы кешеләр күбрәк. Андыйларның янәшәдә булуын, ярдәм кулы сузуларын тою – күп авырлыкларны җиңеп чыгарга булышты,“ – дип, рәхмәт хисләре белән искә ала Анна Ивановна, ул чакта янәшәсендә булучыларны.

Министр булырлык

1950 елда Алексей Андреевич, яңадан туган кешедәй, сәламәтләнеп, аякка баса. Гомеренең соңына кадәр ул төрле җаваплы урыннарда җитәкче булып эшли. “КамАЗ“ төзелешенә килүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итү бурычын да аңа йөклиләр.

Ул чактагы шәһәр комитетының беренче секретаре Рәис Беляев зур материаль ресурслар белән бәйле җаваплы урынга Алексей Андреевичны куярга тели. Әйбәт фатир, югары хезмәт хакы вәгъдә итә. Ә Алексей Андреевич: “Мин гомерем буе гадел яшәргә, тыйнак гомер итәргә күнеккән. Дәүләт әйберсенә үзем дә тимим, башкаларга да юл куймыйм. Киләчәктә бу өлкәдә зур каршылыклар чыгарга мөмкин. Ә мин инде бәхәсләшеп йөри торган яшьтән уздым,“ – дип, тыйнак кына “отказ“ бирә. Рәис Кыямович, акыллы җитәкче буларак, барысын да яхшы аңлый. Эчкерсез булганы өчен, аңа рәхмәт әйтә. “Сезгә мондый белемегез һәм тәҗрибәгез белән министрлыкта утырырга кирәк иде,“ – дип тә өсти.

Менә шундый үзе тыйнак, үзе тәвәккәл, үзе гади, үзе үтә дә җаваплы кеше булып яшәп, үзе турында матур хатирәләр калдырып киткән кеше ул Алексей Бустеряков. Шуның өчен дә аның тән һәм җан сызлауларын үзенә алып калган Анна Ивановна. Тирә-юнебездәге кешеләргә нахак сүз әйтеп, яла ягып, кешеләрнең болай да яралы күңелләренә тагы да авыррак җәрәхәт ясамасак иде, дип тели өлкән яшьтәге ветеран-укытучы Анна Бустерякова.

 

 

 


Мария Мартынова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить