Туйларыбыз ни өчен асылын югалтты?

06.03.2016 08:00 | Җолалар җаңарганда Печать

Туйларыбыз ни өчен асылын югалтты?

Кеше гомерендә иң тантаналы һәм истәлекле көн ул – туй көне. Бер-берсен яраткан ике йөрәк яңа тормышка аяк баса. “Дәүләт” дип аталган зур бер организмның кечкенә генә күзәнәге – гаилә барлыкка килә. Бу көнне һәркем онытылмаслык итеп үткәрергә тырыша.

Хәзерге туйлар, кайсы милләт халкына карамастан, барысы да бер типта үтә башлады. Кафе-рестораннарда тамада чакырып, кич буе күңел ачалар, ашап-эчәләр дә – таралышалар. Ә бит туй – нәселдән килгән гаилә традицияләре, үрнәк мисаллар, тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаша торган көн ул. Яшь гаиләләрнең күпләп таркалуына, бәлки, кәеф-сафага корылган хәзерге туй мәҗлесләренең тиешлечә тәрбия һәм белем бирмичә узуы да бер сәбәпчедер?

Светлана һәм Евгений Максимовлар туенда Кода ипие чыгару йоласы 

Светлана һәм Евгений Максимовлар туе

 Керәшеннәрдә туйларга электән үк зур игътибар бирелгән. Бу вакыйганы атналап бәйрәм иткәннәр. Ул вакытларда туй ике якта да уза торган булган. Дөрес, хәзер өчешәр көн туй үткәрү бик зур чыгымнар сорый. Ләкин шул бер көнен барлык гореф-гадәтләр белән үткәрү, заманага ияреп баручы буынга файдага гына булыр иде. Керәшен туйлары башка бер халыкта да булмаган йолалар, аң-акыл бирә торган эпизодлар белән данлыклы бит.

“Туйчылар атлар белән килеп туктыйлар иде. Өйгә кереп җиткәнче, ниләр генә кыланмый да, нинди генә җолалар үтәми иде алар. Бала-чага бикле капка астыннан чүмеч тыгып алардан акча сорый. Кайсыдыр итек баса, кайсыдыр җеп эрли... Юрамалый ясалган бу каршылыкларны кодаларның җыр-такмак әйтә-әйтә үтеп, өстәлнең түренә барып утырулары, җиңги-дәдәйләрнең сатулаша-сатулаша килен бирнәсен күрсәтү-сатулары – барысы да яшь чактагы онытылмас мизгелләр генә булып калды”, – дип искә ала әнием. Ни өчен хәзер чын керәшен туйлары үткәрү модада түгел? Бу күркәм йолаларны онытмаска һәм яңадан торгызырга кирәклеген яшьләргә ничек аңлатырга? Менә шушы хакта фикер алыштык.

Мамадыш районы Дүсмәт авылы "Җиңгәчәйләр" фольклор ансамбле "Туй йоласы" күренешен сәхнәләштерде

 

 Авылда язылышу модадан чыкты

 Валентина Мамакова, Иске Гришкин авылы җирле үзидәрә җитәкчесе:

 – Бервакыт яшьләрнең законлы язылышуларын авылларда бетереп, район үзәкләрендә генә калдырганнар иде. Хәзер бу мөмкинлек авыл җирлекләрендә яңадан булдырылды. Ләкин, әллә элекке гадәт калдымы, әллә бүтән сәбәп беләнме, яшьләр авылда язылышмыйлар. Барысының да заманага туры китереп, “шикарный” туй үткәрәселәре килә. Элек безнең авылда туйлар чын керәшенчә – йолалар һәм гореф-гадәтләр белән узган. Яшьләрне котларга авыл халкы күп җыела, үрнәк парлар аларга теләкләр һәм киңәшләр бирә иде. Яңа гаиләне ак бистәргә бастырулар, ата-ана каршына барып бәхиллек сорап баш июләр – берсе дә калмый иде. Бүгенге көндә бездә туйлар, башыннан ахырына хәтле булмаса да, керәшен элементлары белән уза. Туй җыруларын җырламыйча, “сигезле” һәм “өчле” биюләрен биемичә, мондый зур бәйрәмне уздырмыйлар бездә. Аннан соң, туйның беренче көнен кафеда заманча ясап, икенче көнен авылда кара-каршы керәшен җырулары җырлап үткәрүчеләр дә бар. Берничә ел элек “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле хормейстры Лиана Миронова ире Виталий Алексеев белән туйларын авылыбызда чын керәшенчә итеп үткәрделәр.

Бер елны шулай Түбән Камада бер конкурста керәшен туе күренеше күрсәттек. Ни өчендер, безгә анда керәшенлекле аерып күрсәтергә тырышмагыз, диделәр. Ә бит халык үзенең та- рихын, гореф-гадәтләрен онытмаганда гына, алга таба атлый, яши алачак. Яшьләр шуны аңлап, йолаларны яңартып, чын керәшен туйлары ясаса, бик яхшы булыр иде.

Опера-туйлар тарихта калды

 Петр Минеев, тамада, Казан – Зәй:

 – Керәшен туйлары хәзер комбинированный, ягъни гади һәм җиңелрәк булып үтә башлады. Ә бит элек керәшен туйлары тулы бер опера, тамаша кебек уза иде. Күптән түгел Зәй районы Сәрәпәле авылында керәшен туена әзрәк охшаш туй үткәрдем. Кыз ягы чуашлар иде, егет ягы – керәшеннәр. Чуашлар да үзләренең традицияләрен нык саклаучылар. Кызның олы тутасы туйга чын чуаш костюмында килгән, егет ягыннан да милли кием киючеләр бар иде. Бу мәҗлескә керәшен “кәртинкәләре” күп кертелде. Кунаклар керәшен туй җыруларын җырлап, басып, Кода ипиен каршы алдылар. Ахырдан: “Карале, нинди матур йолаларыбыз югалып бара икән”, – диештеләр. Аннан соң, миңа керәшен кешеләренең: “Татарча һәм русча форматта уза торган туй кирәк”, – дип сорап килгәннәре бар. Бу вакытта программага керәшен туе элементлары кертергә үзем тәкъдим ясыйм. Мәҗлестә олы түтиләр булса, үзебезнең “ышкып бию”ләрне (хәзер алар гына белә инде бу биюне) биетмичә калмыйм. Керәшен җырчыларының җыруларын җырлатам.

 Хәзер артистлар чакыралар да, тузга язмаган сүзләр, “билдән түбән” мәзәкләр белән туйларны башкарып та чыгалар. Ә бит бу мәҗлеснең үз законнары, “кәр- тинкәләре”, үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Туй бәйрәм итә торган гына түгел, ә тәрбия бирә торган мәҗлес булырга тиеш.

Бүгенге көндә чын керәшен туе үткәрү мөмкинлеге азая бара. Чөнки мондый туйларда ике як та күп итеп бер-берсенә атап җырлыйлар. Ә бу борынгы җырларны белүчеләр көннән-көн азая... Гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз югалып бара. Катнаш гаиләләр дә күп хәзер. Шәһәрләрдә бик аз булса да, авыл җирендә “керәшен-керәшен” туйлары күбрәк очрый. Мөселманнар, безгә караганда, үз динендәге кеше белән тормыш коруга җаваплырак карый, дип әйтәсем килә.

Биш-алты ел элек чып-чын керәшен туе үткәргәнем булды. Кызганычка каршы, аннан соң юк инде. Әгәр дә яшьләр бүтән беркемдә дә булмаган йолалары­бызны дәвам итәселәре килеп, чын керәшен туе үткәрергә сорап килсәләр, мин рәхәтләнеп риза. Рәхим итсеннәр.

 Принцлар көтеп ятмагыз

Аграфена Васильева, тамада, яучы, Казан:

– Әүвәлрәк керәшен туйлары атналар буе бара иде. Хәзер инде 6 сәгатькә яраклаштырып, заманчарак үткәрәбез. Банкетларны элекке керәшен туйлары турында кыска гына булса да аңлатмалар бирә-бирә алып барам. Кәбен койдырасы яшьләргә алдан ук бистәр чигәргә кушам. Чиркәүгә үзләренең шул кул эше белән барырга киңәш итәм. Балаларга әти-әниләреннән бәхиллек алдырып, ипи тешләтәм, бал мичкәсе ачтырам. Хәзер киленнең бирнәсен күрсәтү йолалары да икенче планга күчеп бара. Элек бирнә итеп сандык ачкычын тапшыра торган булганнар. Ә ул тәре бистәрләре, тәрәзә кашагалары, чаршау, түшәк җәймәләре, мендәр тышлары белән тулы була иде.

Керәшен туе үткәрү турында сорап килүчеләр шактый. Бу кешеләргә андый туйның нинди булуын аңлатам, рестораннарда болайрак итеп үткәреп була, дип киңәш бирәм. Бүгенге көндә керәшенлек югалып бара. Борынгы җолаларны һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен берәр чара оештырырга кирәк. Бу бер генә кеше кулыннан килә торган эш түгел. Барыбыз бергә алынсак, күп нәрсәне әле саклап кала алачакбыз әле. Шуңа күрә җолаларны һәм гореф-гадәтләрне җаңартып, халыкка кайтарып бирергә кирәк. Мәдәниятебез һәм сәнгатебез яшәгәндә генә керәшенлекне саклап калып була.

Хәзер онытылып барса да, элек керәшеннәрдә яучылау гадәте дә булган бит. Үз тиңеңне табу җиңел эш түгел. Экскурсия теплоходларында эшләгәндә, яучылап, дүрт керәшен парын кавыштырдым. Мамадыш районы Җөри авылы Питрау җыенында “Димче Гөрпи почмагы” да (Гөрпи тутагыз мин булам инде) нәтиҗәле эш күрсәтә. Ел дәвамында да миңа керәшен кешеләре шалтыратып: “Тормыш корырга үз кешебезне табарга ярдәм итсәгез иде”, – диләр. Күп очракта керәшен кешеләре үз динебездәге кеше кирәк, дип тә сорыйлар.

 Уңган керәшен егетләре һәм чибәр керәшен кызлары, тормыш итәргә үзегез кебекләрне эзләгез. Без Җирдә яшибез, без гадиләр. Шуңа күрә, яшьләребез күктән принц һәм принцессалар көтеп ятмасыннар иде, дип әйтәсем килә.

 

Видеоязмада:

Мамадыш района Дүсмәт авылы "Җиңгәчәйләр" фольклор ансамбле, "Туй йоласы" күренеше

Медиа


Сөйләште: Юлия Губина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить