Семеон әтей

19.02.2016 12:35 | Белемнек Печать

Семеон әтей

“Заманында ватаныннан, нигезеннән, мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителгән, хакимиятнең җинаятьчел ихтыяры белән туган илендә түбән сортлыга әверелгән якташларыбызның исемнәрен атарга вакыт җитте. Шуңа күрә дә бу эзләнү эшебез алардан кичерү сорау, алар рухына бер бәхиллек булып барып ирешсен иде”, – дип редакциябезгә язып җибәргән Мамадыш районы, Җөри урта мәктәбе тарих укытучысы Владимир Кузнецов. 

Юкәче приходына караган сигез авыл халкына 1916 елга кадәр хезмәт иткән Семеон әтей (Гаврилов) турында материал шундый данлыклы якташларының берсе.


Гаврилов Семен Гаврилович (Семеон әтей) хатыны, уллары, киленнәре һәм оныклары белән

Гаврилов Семeн Гаврилович (Семеон әтей) 1865 нче елны элеккеге Казан губернасы Мамадыш өязенә караган Лыя-Шия (Уткино) авылында “иске керәшен” семьясында туа. Балачагы турындагы истәлекләр авылдашлар арасында да, һәм башка җирдә дә сакланмаган.

1881 елның 10 маенда Казан Үзәк керәшен мәктәбен тамамлый. 1881нче елның 16 октябреннән Мамадыш өязе Ерыкса (Комазан Башы) авылының “Братства святителя Гурия” карамагындагы мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. 1884 нче елның 16 октябреннән Мамадыш өязе Үрәч Баш авылының “Братства святителя Гурия”, ә 1885 елның 16 сентябреннән Иске Юмаин земство мәктәбендә укытучы булып тора.

1885 елның 16 ноябрендә Семеон әтейгә дьякон дәрәҗәсе бирелә. Казан Үзәк керәшен мәктәбендә уку ике баскычлы була. Беренче баскыч укытучылар әзерләсә, икенчесе чиркәү белгечлегенә укыткан. Имтиханнарны яхшы билгеләренә тәмамлаучылар гына чиркәүгә эшкә билгеләнә алган. Күрәсең, Семеон әтей шундыйлардан булган, аны Мамадыш өязе Берсут авылы чиркәвенә эшкә билгелиләр. Берсутта биш ел хезмәт иткәннән соң, 1890 елның 5 августында Владимир авылында яңа төзелә башлаган чиркәүгә священник итеп күчерелә. Владимирда эшләгәндә Семеон әтейнең тырышлыгы белән, приход кешеләреннән кергән, Алабуга сәүдәгәрләре Стахеевлар биргән һәм Синод тарафыннан бүленеп бирелүдән җыелган акчаларга 1889-1893 елларда Троица чиркәве торгызыла. Яхшы хезмәтләре өчен (“За полезную пастырскую деятельную службу”) Семеон әтей 1898 елның 2 маенда Мамадыш өязе Юкәче авылына Алла Анасының Казанский тәресенә аталган чиркәвенә священник итеп билгеләнә. Монда ул, Юкәче приходына караган сигез авыл халкына, 1916 елга кадәр хезмәт итә.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, Семеон әтей төбәк халкына грамота белеме бирү белән дә шөгыльләнә. 1888-1898 елларда Мамадыш өязе Колышчы авылында земство һәм Владимирда “Братства святителя Гурия” мәктәпләрендә балаларга белем бирә. 1898-1905 елларда Кумырык приход мәктәбе, Берёзово-Поляна грамота мәктәбе (1909 елдан земство карамагына күчә), Иске (Ташлыяр) һәм Яңа Мунчала Күле (Шәдче Башы) “Братства святителя Гурия” мәктәпләрендә, 1898 елдан Юкәче һәм Иске Мунчала Күле (Мочально-Озёрный) земство, Җөри, Лыя, Зур Шыя “Братства святителя Гурия” мәктәпләрендә белем бирә.

1909 нчы елгы халык санын алу материаллары буенча, Юкәче приходында мәктәпләр һәм укучылар саны түбәндәгечә:


 

Төбәктә грамотага өйрәтү һәм дини йолаларны үтәүдән тыш, Семеон әтейгә үлем-китемнәрне теркәү хезмәте, халык саны алу кебек эшләрне дә башкарырга туры килә. Тырыш хезмәтләре өчен губерна хакимияте аны берничә тапкыр хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим итә: 1897 елда “1897 елгы беренче Гомуми халык саны алудагы хезмәтләре өчен” түшкә лента белән киелә торган 44847 номерлы бронза һәм
“Император Александр III нең тыныч патшалык итү истәлеге өчен” көмеш медальләре белән бүләкләнә. “Тырыш хезмәте һәм үрнәк тәртибе өчен” Казан епархиясе начальниклары тарафыннан 1895 елның 5 сентябрендә махсус билге, 1897 елның 7 июнендә скуфия, 1901 елны чиркәү приход мәктәпләрендә “Закон Божий” укытканы өчен Рәхмәт хатлары тапшырыла. “Иген уңмаган елларда зыян күрүчеләргә ярдәме өчен” Казан губерна земство идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе дә билгеле.

Семеон әтей, хатыны Анастасия Ананиевна Гаврилова белән җиде бала (дүрт ул һәм өч кыз): Василий, Николай, Михаил, Ионн, Анна, Александра һәм Лидияне тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Александра, Казан Үзәк керәшен мәктәбен тәмамлап, шушында ук берничә ел укыта.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить