Пчеловодның "бал кортлары"

09.10.2015 15:11 | Ничек яшисең, авыл? Печать

Пчеловодның "бал кортлары"

Быел көз аеруча матур килде. Кояш та җылысын җәлләми иркәләде. Көннәр аяз торганда Кукмарадагы керәшен кардәшләрнең хәлләрен белеп, ерак юлларны якынайтып кайтырга булдык. Әй, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын әле ара, дип, юлга кузгалдык.

Тәрәзәдән карап барам – көзен гаҗәеп матур безнең табигать. Агачларда нинди генә төс юк, әйтерсең, суыклар алдыннан төрле төсле шәл бөркәнгәннәр. Ул калкулыклар, урманнар, елгалар, елгалардагы казлар... Сихри матурлык!

Су буйлары тулы казлар...

Матур, төзек авылларны узабыз. Халык, тырышып икенче икмәк – бәрәңге уңышын алып ята. Рәхмәт Ходайга, ишелеп уңды быел бәрәңге. Юллар бормалы. Артта зур басулар кала, бер урманнан чыгабыз, икенчесенә керәбез... Шулай уйларыма чумып барганда, Кукмара районының Пчеловод авылына килеп җиткәнне сизми дә калганбыз. Беренче тапкыр килү монда. Пчеловод булгач, монда умартачылар күптер, дип уйланып, өй арты бакчаларына умарта эзләп, күз ташладым. Әнә күренә, биек коймалар артында әллә ничә баш умарта тора берәүләрнең. Авыл кешеләре белән аралаша башлагач, тагын бер кат ышандым, Пчеловод – умартачылар авылы. Ике хуҗалыкның берсендә умарта тоталар икән. Чыннан да, кортлар өчен җайлы урын бу. Тыныч. Һавасы чиста. Авыл һәръяклап катнаш урманнарга орынып тора, болынлыклары зур, баллы чәчәкләрнең дә чуты юктыр монда...

Эше барның ашы бар

Урамнар буйлап чәчәкләнеп эшләнелгән капкалы зур-зур өйләр балкып тора. Кешенең тырышлыгы әллә каян күренеп тора. Бигрәк тә, беренче тапкыр килгән кешегә авылның төзеклеге, чисталыгы, җитешлеге күзгә ташлана.

– Артык зур да, кечкенә дә булмаган 68 хуҗалыклы авыл бу. 256 кеше яши Пчеловодта, – дип сүзен башлады Чура авылы җирлеге җитәкчесе Николай Михайлов. – Көнне төнгә ялгап, алны-артны белми, булсын дип, яши монда халык. Балта осталары да күп бездә. Бригада белән йортлар салып йорүчеләр дә бар,‒ дип сөйләде ул.

Николай Михайлов

Авылда тәрәзәләр ясый торган ике мастерская да бар икән. Боларга өстәп, авыл хуҗалыгы да чәчәк ата Пчеловодта. Халык Дмитриевларның гаилә фермаларын телгә ала. Булганнан бар да була, дип тә өстиләр. Без әлеге ферма, аны оештыручы Дмит­риевлар гаиләсе турында язып чыккан идек инде. Бүгенге көндә ферма зурайган, терлекләр саны да шактый арткан, яңа корпус торгызылган. Берничә ел элек бөтен Россия күләм авыл хуҗалыгы семинары да шушы ферма базасында үткәрелгән булган икән.

Бер күрешү - үзе бер гомер!..

Мал-туарны да күп итеп асрыйлар. Хәтта җидешәр сыерлы хуҗалыклар да шактый монда. Берничә ел элек авыл халкы, сыерларда чир табылу сәбәпле, күпләп кәҗә үрчетә башлаган. Кәҗә сөтенең аллергия белән интеккән сабыйларга файдасы зур, дип сөйли авыл халкы. Әле берәү, йөрәк авыруларыннан да дәвалый, дип өстәде. Авыр вакытта сөте белән ярдәм итте, дип, хаман да кәҗәдән баш тартмый икән Пчеловодлылар.

Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй...

– Халык берсеннән-берсе уздырып эшли, төзи, тормыш итә. Алай-болай читтән берәү килеп, бу авылда төпләнәсе, авыл тормышы темпына иярәсе килсә, баш күтәрми тырышырга кирәк. Башкача булмый монда,− дип дәвам итә Николай Николаевич. Ир-атлар барысы да диярлек эш белән тәэмин ителсә, хатын-кызларга гына эш урыннары белән бераз кыенрак икән. Алар Казанга йөреп эшлиләр. Күбесе эшкә онкология клиник больницасына урнашкан. Юл йөрүдән, авыр эштән курыкмаган, батыр йөрәкле хатыннар инде бу.

Сүз сөйләмиләр, эш эшлиләр

Пчеловодта завод ачылган, дигән хәбәргә бераз гаҗәпләнеп калган идек. Бүген аны үз күзләребез белән күрдек. Шаулап торган Мәскәүдән әнисенең туган авылына кайтып, пенополис­ тирол, сэндвич-панельләр ясый торган мини завод ачып җибәрү өчен, йөрәген корычтай нык булу кирәктер ул. Йөрәкле булса да, артык аз сүзле булып чыкты егетебез. Эшләгән эше сокланырлык булса да, интервью бирергә чәчрәп чыкмады.

Безнеңчә әйткәндә, пенополистирол – җылы гаражлар, сарай-фермалар җиткерү өчен менә дигән чимал. Җылыны чыгармый, салкынны кертми. Эш ачык һавада башланган монда. Явым-төшемнән саклану өчен, целлофаннан “түшәм” корганнар. Материал эзләп йөрмәгәннәр, тора-бара үзләре ясап чыгарган пенополистирол блоклардан заводның стена-түбәләре калкып чыккан. Хәзер заказлары күп, сменалап эшлиләр икән. Авыл җирендә кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүнең тагы бер уңай ягы бар, ул да булса, халыкны эш урыннары белән тәэмин итү. Бүгенге көндә монда Пчеловодтан һәм якын-тирә авыллардан иллеләп ир-ат эшли. Алга таба эшләүчеләр санын йөзгә җиткерергә, производствоны киңәйтергә уйлыйлар. Эшләгән кеше ярыйсы гына акчасын да алып бара.

 Туры сүзле Валентина

Авылның матурлыгы, алдынгы рәтләрдә торуы – җаны-тәне белән туган җиренә гашыйк кешеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Дөрес сүзен кирәкле вакытта, кирәкле кешеләргә җит- керә белүчеләр сирәк дөньяда. Кемдер югалып кала, кемдер күз йома. Ә менә Пчеловодта яшәүче Валентина Николаева авылы, халкы өчен җан атып тора. Борчылмаган көне, уй уйламаган сәгате юк аның. Ул юллар мәсьәләсе дисеңме, балалар мәйданчыгы, Пчеловод халкының үз авылында лаеклы яшәве дисеңме, хәтта, Мамадыш районы Җөри авылында уза торган Питрау җыенында актив катнашу турында да – барысы өчен дә кайгыра. “Пчеловодта минем уң кулым ул. Җыелышларда алгы рәтләрдә утыра.

Валентина Николаевна

Валентина бу турыда сорамый калмас дип, катлаулы мәсьәләләрне барлап, җыелышларга яхшылап әзерләнеп киләм. Эшләгән эшенең дә чуты юк, сораулары да күп аның. Үзе өчен түгел, авыл өчен сорый ул”, – дип, яратып сөйли аның турында Николай Николаевич. Әле күптән түгел ачылган клуб та, әйткән сүзендә тора белүче, таләпчән Валентина тырышлыгы белән булдырылган.

19 ел мәктәптә техничка булганнан соң, соңгы 3 елны кибеттә сатучы булып эшли Валентина Николаевна. Кемнәрдер, керем яхшы китерә дип, аракы, сыра сатса, Валентина кибетендә бу дошманнарның эзе дә юк икән. Кирәк кеше Шәмәрданга барып ала аракы-сыраны. Гомумән, Пчеловодта эчеп, кеше көлдереп йөрүчеләр юк. Бу инде тирә-якка гына түгел, бөтен Россиягә үрнәк итеп куярлык хәл.

Концертлар оештырып, кирәк-яраклар өчен һәр хуҗалыктан “авыл кассасына” акча җыю бар икән монда. Шул юл белән күптән түгел авыл зиратын яңа койма белән әйләндереп алганнар. Бу акчаларны да авыл халкы Валентина Николаева кулына ышанып тапшыра. Кемнән күпме акча җыелган, кайчан, нинди эшләргә тотылган – барысын да теркәп, учет алып бара ул, авыл җыенында отчет тота.

40 көн эчендә төзелгән клуб

Чәчәкләргә күмелеп утырган өй алды бакчаларына, урамнарның чисталыгына хозурла-нып, авылның гөрләп-җырлап торган үзәгенә таба атлыйбыз. Авылда 2013 елда 100 кешелек тамашачы заллы, кирпечтән, өр яңа мәдәният йорты ачылган.

“Яңа клублы булуыбызга сөенеп туймыйбыз”, – дия-дия, ягымлы гына елмаеп каршы алды безне мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Александрова.

Лариса Александрова һәм Валентина Николаева белән Людмила Белоусова

Клуб эченнән Вадим Захаровның җырлары ишетелә. Пчеловод – Вадимның туган авылы. “Вадим ел саен безгә берәр сюрприз ясый. Сабантуйларны да оештыра, Казаннан артистлар алып кайтып, бушка концертлар да куя. Җәен, тракторга утырып, бөтен эшне өертеп эшли. Сез ничектер – без бик яратабыз инде үзен,– ди Лариса. Әлбәттә, яратабыз. Авылдашларын яратуыбызны белдергәч, Лариса безгә Вадимның дискларын бүләк итеп бирде.

Клуб иркен, якты.

Әнә бер кырда теннис өстәле тора, икенче якта оста куллы авыл хатыннары чигеп, бәйләп ясаган кул эшләнмәләре күргәзмәсе.

Уңган авыл хатыннарының кул эшләнмәләре күргәзмәсе

Кичке уеннарга җыелып, сикереп-сикереп бии торган концертлар куярлык клубың булу зур шатлык ул. Пчеловодлылар өчен, үзебез дә чын күңелдән сөендек.

Иске клубтан ерак түгел генә төзелгән шәхси фермерлык комплексында югары дәрәҗәдә семинар уздырырга җыенган көннәрдә, авылга яңа клуб та кирәк икәнлекне әлеге дә баягы Валентина күтәреп чыга. Район администрациясе ярдәме белән, бер ай эчендә яңа клуб аякка баса.

Әле балалар мәйданчыгы ясау теләге белән дә янып йөри Николай Николаевич. Алла бирса, кечкенәләр шатлыгы да артыр бу авылда. Мәктәп кенә юк Пчеловодта. Балалар автобус белән Саба районы Шәмәрдән авылына укырга йөриләр.

Кечкенә Николай

Ихтирамга лаек, авылның тоткасы булган авылдашыгыз белән таныштырыгыз әле, дигәч, безне Николай Сергеевларга алып керделәр. Изге, зур эшләр башлаганда, авыл халкы аларга таяна, алардан киңәш сорый икән. Авыл зиратын койма белән әйләндереп алганда да, Николай белән тутасы Мария Григорьевна беренчеләрдән булып кул сузганнар.

Авылда Николайлар “муеннан” – һәрбер гаиләдә бар диялек. Ә безнең Николай бүтәннәргә охшамаган – кеп-кечкенә буйлы. Берәү моны үзенең кимчелеге, дип санаса, ул башкалардан аерып тора торган “тамга” дип кенә кабул итә. Шаян, җор телле кеше ул. Безне дә мәзәк сүзләр сөйли-сөйли каршылады. Туйларда исең-акылың китәрлек итеп бии икән.

"Фотога бары тик редактор белән генә төшәм!"- ди Николай Сергеев

Гомер буе сәгать төзәтүче булып эшләгән, нефтебазада кочегар вазифасын да башкарган. “Машина йөртү таныклыгым булмаган көе 19 ел буе машинада йөрдем. Минем эчеп, юл йөрү кагыйдәләрен бозганым булмады. Шуның өчен якын-тирәдәге юл хәрәкәте иминлеген саклау­ чылар да “тамгалы Николайны” күрүгә, таныклык булмаганга бәйләнми генә җибәрә иделәр”, – дип сөйли Николай Григорь­евич. Таныклыкны күптән алган инде, машиналарны да алыштырып тора. Гәүдә ягы барлык кешеләрнеке шикелле аның, аяклары, куллары гына кыска. Педальләргә, аяклары җитәрлек итеп, озын стержень ялгап куйган.

Чәчәкләр арасында утырган болын хәтле зур йорты бар.

 Николай Сергеевларның йортлары курчак кебек! 

Төп йөртта төпләнеп калган төпчек бала ул. Хуҗалыгын гөрләтеп тоту өстенә, бөтен туган-тумачаларын барлап, кайгыртып яши. Терлекләрне күп асрыйлар. Бакчаларында нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә үсми. Боларга өстәп, пай җирләрендә үзе кебек кечкенә тракторы белән көне-төне эшли кечкенә Николай.

"Тракторым да үзем шикелле, бер дә тик тормый"- дип елмая Николай Григорьевич

Барысына да өлгерә ул. Себеркесе дә әзерләнгән, җиләк-җимеше дә эшкәртелгән. Безне дә кичә генә җыеп кайт­кан гөмбәсе белән сыйлады. Менә кем икән ул Пчеловодның бал корты! Кечкенә дә, төш кенә.

Җаныбызның бер кисәге калды Пчеловодта. Күрергә өлгермәгән, күрәсе килгән ке- шеләребез калды. Валентина әзерләнә торсын, тагын бер барып чыгабыз әле.


Юлия Губина, Людмила Белоусова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Еще в этой категории: « Арумы, туганай, Мәлки

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить