Пидәрдәге ыру исемнәре

11.10.2015 10:00 | Тамырлар тарихка тоташкан Печать

Һәр авыл кешеләренең тамгалары, кушаматлары, ыру исемнәре бар. Шуларны өйрәнеп, тарихыбыз төпкелләренә төшеп, үткәнебез турында күп информация тупларга була. Зәй районы Федоровка (халык телендә – Пидәр) авылында яшәүче карендәшебез Василий Васильев үзлегеннән шундый эзләнүләр алып бара. Федоровка авылында очрый торган берничә ыру исеме буенча аның язмаларын газетабыз битләрендә инде биргән идек. Ыруларга кагылышлы әлеге хезмәтнең дәвамын тәкъдим итәбез.

Җәмүкләр ыруы

Пидәрдә Җәмүк Гөрпие, Җәмүк Сандрасы, Җәмүк Лизасы дигән исемнәр очрый. Җәмүк, Җәмәк, Йәмәк- русча әйтсәк, йемеки киман - бу этнонимга килеп тоташучы төп кабиләләр. VII йөздә алар Көнбатыш Төрки каганлыгы составына кергәннәр. Алтайда , Иртыш тирәләрендә яшәгәннәр. XI йөз галиме М. Кашгарый язмалары буенча, Иртыш –Йемәк дәрьясындагы бер елга. 656 нчы елда, Көнбатыш Төрки каганлыгы таркалганнан соң, йемәкләр үзләре бер төркем булып аерылып чыгалар. Кимәк каганлыгы якынча 840 нчы елларда төзелә. Бу дәүләтнең төзелүенә ике кабилә берләшмәсе – кимәк һәм кыпчаклар берлеге төп нигез була. Хаканның резиденциясе Иртыш буендагы Имакия шәһәрендә урнаша.

Кимәкләр турында беренче белешмәне фарсы сәяхәтчесе Гардизи бирә. Мәхмүд Кашгарый шул чыганакларга таяна һәм “ кимәк”, “йемәк” атамаларын куллана. М. Кашгарый язуына караганда, төркиләрдә 20дән артык төрдәге кабилә булган. Алар арасында печенг, кыпчак,ямак(йәмәк), башкорт, кай, кыргыз һ. б.калар бар.

Кипчаки - союз тюркских родоплеменных объединений , восходящих к историческим кимакам. По русским летописям известны как касоги, половцы, в западных источниках- команы, куманы, ”-дип күрсәтелә Максим Глуховның “Татарская энциклопедия“сендә. Кытай чыганаклары исә кимәкләрне “чумгунь” дип бирә ( Этнография татарского народа. Казань. 2004 г. с. 33).

Общепринято деление кипчаков на две группы – на “диких” ( первое упоминается в 1146 г. ) и недиких. Первые были восточной частью кипчаков (кипчаки- канглы, и йемеки – кимаки), а вторые – западной (состояли частично из куманов)“, - дип яза тарихчы Дамир Исхаков “ Татары. Популярная этнография“ дигән китабында ( Казань. 2005. С. 26). Яшәп килүче гипотеза буенча, кимәкләрне, 93 нче елларда Тарбагатай һәм Саура тауларына, Җидесу һәм Джунгариягә киткән “аз көчле” сөннәрдән килеп чыккан дип саныйлар. Мәхмүд Кашгарый, кыпчаклар белән кимәкләр бер телдә сөйләшкән, дип яза. Кимәк каганлыгы Тобол һәм Иртыштан - Каспийга һәм Сырдарьяга, тайгадан - Казахстан ярымчүлләренә кадәр җәелеп, бик зур территорияне биләп торган. Кимәк дәүләтенең чикләрен табигать үзе саклаган. Аның төньяк чиге булып Себер тайгасы торган, көнчыгышта аны Алтай таулары, көньякта Бептаж даласы иңләгән. Шуңа күрә кимәкләр тыныч яшәгән. Башта кимәкләр Иртышта – Алтай белән Тарбагатай арасында яши.VII гасыр уртасында Алтайдан төньяккарак күчеп, Иртыш буена килеп урнаша һәм Көнбатыш Төрки каганлыгына керә. Ул таркалгач, кимәкләрнең бер өлеше Уйгур каганлыгында була, икенче өлеше читтә кала. VIII гасырның икенче яртысында –IX гасыр башында алар ике юнәлештә кузгалалар (карарга: Куликов Б. Е. Государство кимаков IXXI в. По арабским источникам.-Алма- Ата. Гос. Изд. “ Наука”. АН. Каз. ССР.1972.- с.53). Бераздан, кимәкләр печенеглар җирен басып ала. Печенегларның кабилә берлеген төзүдә төрки кабиләләрдән тыш тагын сармат һәм угорлар да катнаша. Алар терлекчелек белән шөгыльләнгән, ыруглык җәмгыяте белән яшәгән. Аннан соң кимәкләр угызлар белән печенегларның Сырдарья һәм Арал буендагы җирләренә дә хуҗа булалар. Көньяк Уралга чыгалар. Кимәкләр басымы астында, печенеглар Түбән Идел далаларына, аннан, венгрларны көнбатышка кысрыклап, Дон, Днепр елгалары буена килеп утыралар. Кимәкләр, үзләренең яшәү регионнарын киңәйтеп, карлуклар, огузлар һәм кыргызлар арасына җәелә. Кимәкләр, кыпчаклар, угызлар, печенеглар, угорлар һәм башка этник төркемнәр үзара тыныч яши. Кимәк каганлыгы чәчәк ата. Аның турыда бөтен көнчыгышта беләләр. Кимәк иленә төрле җирләрдән географлар, сәяхәтчеләр, тарихчылар килә. Бу бай ил турында төрле язмаларда искә алына . Кимәкләрнең дине башка төркиләрнеке кебек булган - алар Тәңрегә ышанганнар. Шул ук вакытта борынгы ышанулары да, Тәңре диненә кадәр булган йолалары да да сакланып килгән. Утны, Иртыш елгасын олылаганнар. Шәһәрләр төзелгән, аларда һөнәрчелек чәчәк аткан. Шәһәрләрдә балчык стеналы җир асты һәм ярым җир асты тораклары да була. Әл- Идриси дигән сәяхәтче аларда булган базарларны һәм храмнарны җентекләп сурәтли. Илдә булган 16 шәһәр арасында ул түбәндәгеләрне күрсәтә: Имакия, Карантия, Гаган , Дамурия, Сараус, Банжар, Халауш, һ.б. (Кумеков Б. Е. Государство кимаков IX- XI в. По арабским источникам. – Алма- Ата. 1972. С. 106- 107). Әлеге сәяхәтче, кимәкләрдә ясалма сугару кулланып иген үстерү, терлек асрау, ягъни утрак хуҗалык булган, дип яза. Игенчеләр тары, арпа, бодай, кузаклылар белән бергә, зур осталык сорый торган дөге культурасын да иккәннәр. Йөзем үстергәннәр, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Кимәкләр ат яратканнар. Хуҗалыкларда ат, мөгезле эре терлек, сарык асраганнар. Гарәп авторлары меңәр атлы көтүләр турында яза (Бартольд В,В, Рукопись Туманского с введением и указателем. –Л., 1930.- с. 83, 107). 916 елда Төньяк Кытайда монгол телле киданнар дәүләте”Ляо” төзелгәннән соң, Кимәк каганлыгы көчсезләнә, әкренләп, таркала. Кимәкләрнең бер өлеше үзләренең борынгы җире – Иртыш буенда кала, икенчесе кыпчаклар белән көнбатышка юнәлә. Иртыш буенда кыпчакларның да беразы кала. Барлык кыпчаклар, җәмүкләр (йемекләр) дә Кимәк каганлыгы территориясен ташлап китми. Алар, кыпчаклар белән бергә, борынгы халык составына керә. Кимәк нәселләренең төп нигезе булып торган җәмүк- йемекләр 1150 нче елларда Идел буена килеп урнашалар. Татарстанда йемәк ырулары белән бәйләнгән антротопонимнар күп. Бу кабиләләр белән бәйләнгән елга, авыл атамалары Казан арты, Кама аръягы, Тау ягы районнарында күп очрый. Пидәр(Федоровка) авылына җәмүк ырулары 1795 нче елда күченеп килә: Д.47. лист 377. 10 муж.- 8 жен. ясачные старокряшены. Җәмәйләр ыруы Сарсаз- Багражда да бар.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Еще в этой категории: « Бөтен Россиягә танылган шкул

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить