Отец Николай Храмов: “И, Ходаем, сиңа ышанамын“ дип кабатларга яраттым“

10.10.2015 10:00 | Белемнек Печать

Отец Николай Храмов:  “И, Ходаем, сиңа ышанамын“ дип кабатларга яраттым“

Укучыларыбызны республикабызның төрле шәһәр һәм авылларында хезмәт итүче керәшен священниклары белән таныштыра башлаган идек. Бу язмабыз Тукай районы Мәләкәс авылы приходы священнигы отец Николай Храмов турында.

Моннан бер-ике дистә еллар элек, Чаллы һәм аның тирәсендә урнашкан авыллардагы кешеләр һәвәскәрләр концертларына нәкъ менә Николай Храмов җырын тыңларга киләләр иде. Шул чорда Сезгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем дә бирелде. Соңгы елларда Ходай юлына басуыгызны, настоятель итеп билгеләнүегезне беләбез. Яраткан тамашачысы, үз стиле булган, сәхнәдә үз урынын тапкан җырчы өчен, бөтенесен ташлап, Ходай юлына килү, ничектер, аңлашылып бетми кебек.

– Барыбыз да Ходай юлына киләсе. Кемдер аңа иртәрәк килә, кемдер соңрак. Кемнәрдер якты дөньяда өлгерә алмый, Ходай каршына бөтен җазыклары белән китә. Бәхетемә каршы, мин менә үземне өлгердем, дип саныйм.

Үзем турында, кечкенә чактан ук бик денле булдым, дип әйтә алмыйм. Үгәпи әбиемнең: “Мин надан булдым, бер класс та укымадым. Шуңа иманнар да өйрәнә алмадым. Нинди эш башласам да, и, Ходаем, сиңа ышанамын, ярдәмеңнән калдырма, дип әйтә идем. Ә син укырга тырыш, иманнарны да өйрән,“ – дигән сүзләрен һәрвакыт күңелемдә йөрттем. Бәләкәй чакта, уенга алданып, соңгарак калсам, юл буе: “И, Ходаем, сиңа ышанамын,“ – дип кабатлап кайта идем. Бу сүзләрем әти каешыннан саклап килде.

Җырак әбием белән җырак бабамнар – Головиннар Борды авылы чиркәвенең җыручылары булып торганнар. Динле кешеләр иде. Священниклык юлын сайлавыма, бәлки, алардан бирелгән геннарым да сәбәпчедер. Мин, барыбер, иртәме-соңмы, Ходай йортына хезмәт итәргә килгән булыр идем. Кечкенә кызларымның киләчәген кайгыртып, Казанга күчү – тормышымны тамырдан үзгәртте.

Софья белән Валерия бәләкәйдән үк музыка дөньясына тартылдылар. Укытучылары да гел мактап торды. “Аларга үсәргә кирәк, Чаллыда андый уку йортлары юк, мөмкинлегегез булса, Казанда укытыгыз,“ – диделәр. Тәвәккәлләп, Казанга күчендек. Кызларым, музыкаль мәктәп белән бергә, отец Павел Павлов җитәкләгән Тихвин керәшен чиркәвенә җырларга йөрделәр. Мин дә, билгеле, алар белән бергә килә идем. Службаларга катнаша башладым. Чиркәүдә Изге Кыз Мария тәресенә инәлә м. Аның янында басып торганда, җаным актарыла, тик торганда, күзләремнән яшь ага башлый. Уй-кичерешләремне отец Павел белән уртаклаштым, Ходай юлына басарга вакыт җиткәнлеген шул чакта аңладым.

Дьякон булып тордым, дини сабаклар алдым. Аннары, элеккеге Владыкабыз Анастасий бәхиллеге белән, Мәләкәс авылына священник итеп җибәрелдем. “Храмов – без храма,“ – дип әйтә торган иде Владыка минем турыда. Чыннан да, Мәләкәстә иман йорты дигәннең нигезе дә юк иде. Иске чиркәү сүтелгән, яңасын төзергә мөмкинлек табылмаган.

– Җырчы Храмовны халык алкышлап каршылый иде. Батюшка Храмовны Мәләкәс халкы ничек каршылады?

– Дөрес әйтәсез. Җырчы Храмовны мәләкәслеләр генә түгел, барлык керәшеннәр дә үз итә, ярата иде. Профессиональ җырчы булмасам да, мактаулы исем дә бирделәр, хөрмәтен дә күрсәттеләр. Батюшка булып кайткач та, ничектер, халыкның хуплап алуын көттем. Тик керәшеннең аңында җыр белән дин дөньясына караш бик нык аерыла. Кызганычка каршы, диннән нык читтә торабыз, безгә кагылышы булмаган өлкә итеп кабул итәбез.

Шул юлны сайлаганмын икән, кул кушырып, көтеп утырып булмый бит инде. Бакчамда бер вагон-будка бар иде. Аны, тарттырып, чиркәү буласы урынга китереп куйдык. Түбән Камадагы бер предприятиедә директор булып эшләүче Василий Борисов бик олы ярдәм күрсәтте ул чакта. Вагонның эчен җылыту, отделка, ут кертү кебек эшләрне аның ярдәме белән башкарып чыктык. Өй борынча йөреп, иман җырлаучылар эзләдем. Кызларым, укудан бушаган арада, авылга кайтып, әби-түтиләр алдында иман җырладылар. Өйрәнергә теләк белдерүчеләр табылды. Чиркәү-вагонга башта ике кеше йөрсә, тора-бара, аларның саны арта барды. Бәйрәм вакытларында, халык эчкә сыймыйча, тышта басып торырга мәҗбүр.

Чиркәүнең фундаментын салган идек, хәзерге проектка туры килми булып чыкты. Анысын сүтеп, яңа свайлар белән икенчене төзедек. Спонсор-благодеятелебез (әлегә исемен яңгыратмыйм): “Храмнарның берсе дә бик тиз генә төзелмәгән. Киртәләр үтмичә, ансат кына башкарыла торган эш түгел ул,“ – ди. Мин аның сүзләре белән тулысынча килешәм. Һәм, чыннан да, һәр адымда каршылыклар очрап тора. Моны – Ходай сынавы, дип кабул итәргә өйрәндек.

– Сез Мәләкәс авылы приходында гына түгел, Борды авылы приходында да настоятель булып торасыз. Чаллыда төзеләчәк керәшен чиркәвенең батюшкасы итеп тә Сезне билгеләгәннәр дип ишеттек. Бу кадәр йөкне тартып бару авырдыр.

– Үзегез беләсез, керәшен священниклары бик әз. Кайсыдыр авылда храм торгызырга уйлыйлар икән, документларына рөхсәт алу өчен, иң элек, священнигы билгеләнгән булу – шарт. Нишлик, ярдәм итегез, дип, минем янга киләләр. Андыйларны борып җибәрә алмыйм бит инде. Дөрес, барысын тарту – бик авыр. Яшьләр килер, теләүчеләр табылыр, дип өметләнәм. Михаил Миронов дигән егетебез семинариянең өченче курсында укый. Чаллыда төзеләчәк чиркәүнең документлары белән ул йөри. Ике югары белеме бар, Чечня сугышын үткән. Аңа зур өметләр баглап торабыз.

Яшьләр килмәүнең тагын бер сәбәбе бар: сан алганчы, өйләнергә өлгермәсәләр, гомерлеккә монах булып калалар. Ә кызлар священниклык юлын сайлаган кешегә кияүгә чыгарга атлыгып тормый. Матушка булу – һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел.

– Матушка дигәннән, Сезнең тормыш иптәшегезне башкорт милләтеннән дип беләбез. Сез сайлаган юлны ул ничек кабул итте?

– Бергә яши башлавыбызга 25 ел булды, дигәндә, ул миңа сюрприз ясады. Әни белән чыш-пыш килеп йөргәннәрен сизгән идем – нәтиҗәсен бәйрәм көнне күрдем. Кулыма - чумылуы, православный дин алуы турында таныклык китереп тоттырды. Башкорт белән керәшеннең уртак яклары бик күп аның. Денебез белән дә берләшкәч, аңа матушка булып китү артык кыен булмады. Ул минем – уң кулым. Тормыш иткәндә дә, службалар вакытында да төп ярдәмчем булып тора.

– Кызларыгыз Сезнең тормышыгыздагы мондый үзгәрешләргә ничек карадылар?

– Аларның дүртесе дә чумылган, барысы да православие денендә. Безнең өчен сөенеп яшиләр. Әйткәнемчә, һәр кеше дә кайчан да булса, Ходай каршына барасы. Без аңа якынаю юлын иртәрәк сайлаганбыз икән, нигә дип каршы булсыннар?

Мин дүрт кыз үстереп, малайсыз калган кеше. Ир-атлар хәлемне аңлый торганнардыр. Җырлап йөргәндә, нәселемне дәвам иттерүче булмады. Җырлаудан туктап, священниклык юлына аяк кына баскан идем – Храмов Николай Александрович туды. Кызыбызның кечкенә Николясы – минем нәселемне дәвам иттерүче. Аңа хәзер дүрт яшь. Үзебезнең чиркәүдә чумылдырдык. Тәреләр каршында озак-озак басып торырга ярата. Бабасының исемен генә түгел, эшләрен дә дәвам итәр, бәлки.

– Амин, шулай булырга язсын. Авыр хезмәтегездә җиңеллекләр телибез Сезгә.


Мария Мартынова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить