Питрау шулпасы тәмле булды

08.08.2015 10:00 | Җан җал иткәндә Печать

Питрау шулпасы тәмле булды

Ел буе хезмәт иткәннән соң, җәйге отпуск көннәрен түземсезләнеп көтеп аласың. Инде күптәннән күрәсең килгән кешеләрең, туганнарың белән очрашасың, каядыр барып кайтасың. Без, моннан кырык ел элек Мәләкәс мәктәбен бетерүчеләр,  быелгы җәйне аеруча   көттек. Ниһаять, чираттагы күрешү елы җитте. Бер тапкыр да очрашып карамаганнар кайчак: “Нәрсәсе бар инде ул җыелышуның, ни кызыгы бар? Туганнарың, якыннарың белән утырулар да бик җиткән,“ – диләр. Кабатлап әйтәм – бер дә күрешмәгәннәр шулай ди. Ә күрешкәннәр бер очрашудан соң икенчесен җиткерә алмый интегә.

Узган  очрашуыбыз моннан биш ел элек булды. Аны оештыруда беренчеләрдән йөргән классташыбыз – Григорий Гаврилов инде җир куенында... Кем уйлаган, язмыш аны, беренчеләрдән итеп, арабыздан аерып алыр, дип. Хәер, кырык ел эчендә сафларыбыз болай да шактый сирәкләнгән:  Мария, Иван, Илдар, Надир, Мансур, Илгиз, Гришалар юк ...

Башта сүз, ничектер, гел алар турында барды (җаннары безнең янда булгандыр). Аннары, үзебезнең тормышларга күчтек. Кем нәрсә белән шөгыльләнә? Балалары башлы-күзлеме? Кемнең өйләнмәгән җегете бар да, кемдә әле кияүгә чыкмаган кыз бар? “Потенциаль“ кода-кодагыйларны барладык. Шактый икән (андыйларга кодалашырга язсын!).

Классташлар очрашуын оештыручыбыз – Анатолий Борисов. Әнә ул, хуҗаларча җитезлек белән, зур казанда аш пешерә – Питрау тәкәсеннән – хашлама. Берүзе, Куян авылыннан Мәләкәскә йөреп укыган егетебез – Николай Корнилов, тырышып-тырышып,  самоварга  ут  тергезә. Утыра-утыра, ничәнче самовар бушатуыбыз икән. Ә Коля – Микулай, бер сүз әйтми, чәйнең яңа кайнап чыкканын чәшкеләргә коя. Җанын-тәнен биреп, кунак сыйлый. Башкалар сөйләгәндә, укыган чактагы кызыкларны, ул да кыстырып куя. Ни хикмәттер, дәресләрне байтак  калдырса да, иң күп истәлекләр аның башында сакланган.

Менә тагын бер Гришабыз , ул – Иске Җирекле авылыннан. Үткән очрашуда аны күрмәгән идек – сәбәпләре булган икән. Гришабызны тормыш шактый “кыйнаган“, алга таба кайгы-хәсрәтләрен күрсәтмәсен, берүк. Гриша белән янәшәдә – Маҗын егете Иван утыра. Андыйлар турында “состоявшийся“, диләр. Бары да шөкер икәне күренеп тора. Үз тырышлыгы, хатынының аны аңлавы аркасында, мул тормышка ирешкәннәр.

Классыбызның чибәр кызлары – хәзер инде иң чибәр хатын-кызлары тезелгән: Ольга, Маруся, Галина, Валентина, тагын бер Галина... 40 елдан соң да элеккеге матурлыкларын җуймаганнар. Соңлап кына, тагын бер кызыбыз килеп җитте (хатын дияргә тел әйләнми – унҗиде яшендәгечә, япь-яшь, чип-чибәр кыз!), ул – Мусабай авылыннан Рәмзия. Бөтен мусабайлыларның сәламен алып килгән. Иске чиркәү бинасындагы  интернатта яшәделәр алар. Утын белән җылытыла торган зур-зур бүлмәләр, анда җылы да тормагандыр инде. Шулай да, авызыннан бер үпкәләү сүзе дә чыкмый. Киресенчә, керәшеннәр арасында укуына сөенеп яши, безнең халыкка хөрмәте зур аның.

Табынга  тезелгән тәм-томнан өстәлләр сыгылырлык. Без җырлаган көйләрне урман эчендәге агачлар да җыр итеп кабатлый кебек – кайтавазы ишетелә. Анатолий әйткәндәй, классташлар белән күрешеп, шушылай бер утыру өчен әллә ниләр бирерсең... Күңелдә шундый да рәхәтлек. Анатолий, ярый әле җыйгансың, классташлар, ярый әле килгәнсез. Рәхмәт сезгә, җыела алуыгыз өчен.   


Мария Мартынова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить