Шатлыгы да, кайгысы да янәшә...

07.08.2015 13:05 | Бәйрәмнәребез Печать

Шатлыгы да, кайгысы да янәшә...

Быел Алабуга шәһәрендә Спас ярминкәсе сигезенче тапкыр оештырылды. Шунысы шатлыклы: һәр ел бу ярминкәгә үз төсен, үз бизәген кертә. 2015 ел  - Әдәбият елы буларак, ярминкәнең программасында, эчтәлегендә, осталарның кул эшләрендә чагылыш тапмый калмаган. Елдагыча, төрле милләт вәкилләре урнашкан йорт эчләрен карап, ул халыкның тормыш-көнкүреше, яшәү рәвеше, культурасы  белән танышырга була. Узган ел Алабуга Спасында йөргәндә, күңелне борчыган бер нәрсә булды  – ярминкәдә керәшенлек төсе  күренмәде. Моңарчы ел саен төзелә торган “керәшен йорты“на да башкалар хуҗа  иде. Быел, Аллага шөкер, бу хатаны төзәткәннәр. Бөтен кунакны үзенә тартып тора торган “ керәшен йорты“ эшләде.

Элеккеге онытылган һөнәрләрне искә төшерү, кайтару, яңа буыннарга тапшыру буенча,  Алабуга Спас ярминкәсенең роле әйтеп бетергесез. Түбән Кама осталары ясаган ювелир әйберләр, Түбән Новгород һөнәрчеләренең хохлома бизәкле агач савытлары, Ульян осталарының агачтан ясаган сыннары, балтачлыларның тал чыбыктан үрелгән  өй җиһазлары, Тула кондитерлары пешергән авызда эри торган прәннекләр, тагын әллә ниләр, әллә ниләрне санап китеп булыр иде... Ярминкәдә географик төрлелек белән бергә, килүчеләрнең һәм катнашучыларның яшь ягыннан төрлелеге дә  күзгә ташлана. Яшьләр күп – монысы аеруча сөендерә.

“Керәшен йорты“ тирәсендә таныш карендәшләребезне шактый очраттык. Мондый җирләрдә бер күрешеп, уртак сүзләрне сөйләшеп, аралашып алуга ни җитә! Ветеран журналистыбыз Валентина Максимова, Мамадыш районы керәшеннәре җитәкчесе Степан Спиридонов, Алабугада яшәүче рәссам Илья Максимовлар  да “керәшен йорты“ тирәсендә иделәр. Быелгы Спас ярминкәсе турында аларның  фикерләрен   белештек.

Валентина Максимова:

Спас ярминкәсенә ике көн рәттән килдем. Бик рәхәт булды. Автобусларга утырырлык түгел – халык белән шыгрым тулы, бу үзе үк – ярминкәнең ни дәрәҗәдә популяр икәнен күрсәтә.

Ярминкә  мәйданын  быел тагын да үстергәннәр. Димәк, килүчеләр арткан, дигән сүз. Алабугада нинди халык яши – бөтенесенең дә “өен“ булдырганнар. Безнекеләр, “олы кунаклар“  килгәч, чыбыркы шартлаттырабыз, дип, осталыкларын  күрсәтергә җыенып йөриләр иде. “Ак каз“ ансамбле җыручылары да шунда.  

Балаларга нинди генә аттракционнар,  корылмалар көйләнмәгән  монда. Бу да бик зур “плүс“.  Балалар кечкенәдән үк ярминкәнең эчтәлеге, юнәлешләре белән таныш булып үсәләр, димәк.

Бер җиргә күп иттереп антиквариат алып чыкканнар – музей инде менә. Тотып карыйсың, сатып аласың, әллә никадәр информация җыясың. Борынгы әйберләр белән кызыксынучылар өчен шулхәтле файдалы урын.

Күңелгә ошамаганрак нәрсәләр дә күренде. Мәсәлән,  халык  промыселы әйберләре янында ук тәм-том әйберләренең   тезелеп китүе, аралаштырып куелуы миңа ошамады. “Город мастеров“ аерым мәйданда түгел, чын осталарның эшләвен күзәтергә, алардан өйрәнергә урын тар. “Мастер-класслар“ үткәрелә торган җиргә тел-теш тидерерлек түгел. Анда ашау әйберләре дә, кием-салым әйберләре дә юк. Шунда ук осталар үзләре дә, аларның укучылары да мастер-класс күрсәтә, сорауларга җавап бирә.

Башка урыннарда үтә торган фестивальләр, җыеннар белән чагыштырсак, бу ярминкә искиткеч “грандиоз“ булуы белән шаккаттыра. Монда саталар, монда алалар, монда бииләр, монда җырлыйлар, монда ашыйлар, монда эчәләр, монда балаларның күңелен күрәләр. Трибунадан концерт карап утыру түгел (анысына да бөтен мөмкинлек тә бар!).  Ярминкәдә һәр кеше үз иркендә: тегеләй эшләмә, монда барма, моңа кагылма, диюче юк, киресенчә, кагыл, тотын, кара, дип торалар. Кайнап тора торган “ярмарочный казан“.

Ремесленникларга, иҗат кешеләренә күрешергә, бер-берләре белән тәҗрибә уртаклашырга, уңышларын, эшләрен күрергә менә дигән җай. Һөнәр осталары бүтәннәрнекен дә  карап, үзләренекен дә күрсәтеп, киңәшләр ишетеп, макталу алып, күңелләрен күтәреп китәләр мондый җирдән. Мин  үземә җан азыгы да, тегү-чигү эшләре өчен кирәк-яраклар да  җыеп, таныш-белеш мастерлар белән күрешеп,  канәгатьлек хисе белән  кайттым.

Степан Спиридонов:

Халык промыселы әйберләренең нинди генә төрләре юк монда. Кирәкле әйберләреңне бөтен гомереңә җитәрлек итеп җыярга була. Исеме “Спас ярминкәсе“ булгач, ничектер, азык-төлеккә, кыр уңышына да бәйле эчтәлек күбрәк чагылырга тиеш, минемчә. Хәер, августның 14 нче числосында билгеләп үтелә торган   “Бал спасы“ белән бәйле әйберләрләрдән өстәлләр сыгылып тора. Балның нинди генә төрләре тезелмәгән...  Балдан ясалган әйберләр тагы!

Мин үзем “Спас ярминкәсе“ннән үзебезнең “Питрау җыены“на нәрсәләр алып  була, дигән сорауны да күңелгә беркетеп йөрдем. Ярминкәдә кешеләргә аралашу өчен мөмкинлек зуррак. Әнә ул мастер-класслар үтә торган урыннарда халык ничек җыелган. Үз эшләренең мастерлары килгән – карап, сорап, өйрәнеп калырга менә дигән җай. Үзең теләгән узорларны, төсләрне кертеп, аерым заказ да бирергә була. Алабуга, Тула сувенир прәннекләрен нигә безгә дә ясамаска – тик инде үзебезчә – “Питрау прәннеге“ итеп. Безнең осталарыбыз да үз  әйберләре белән чыга алалар, нинди генә кул эше осталары юк бит бездә.

Ярминкәгә семья белән килүчеләр күп. Бу да куанычлы хәл. Монда бит никадәр халыкның милли үзенчәлеген, шөгылен, культура үрнәкләрен күрәсең. Алар барысы да әкрен-әкрен бала күңеленә сеңә  бара. Бу - үзара аңлашуга, толерантлыкка китерә. Кыскача әйткәндә, Спас  ярминкәсеннән алыр, өйрәнер әйбер бик күп.

Илья Максимов:

Быел мин үзем укыткан студентлар белән чыктым. Мастер-класслар күрсәттек. Башка елларда рәсемнәрем белән катнаша идем. Ярминкә көннәрендә шактый гына заказлар да җыела иде. Монда бөтен илгә танылган мастерлар килә. Студентларыма да шуны әйтәм: осталар белән аралашу, әйберләрен карау җаен кулдан ычкындырмагыз, мөмкин кадәр күбрәк алып калыгыз, дим. Үзебезнең художник егетләр дә эшләрен алып чыкканнар иде. Карендәшебез Виктор Селиверстов яңа заказлар җыйдым, диде. Художникны шул буяу пумаласы туйдыра бит: заказың булса, семьяң ач калмый, дигән сүз.

Спас ярминкәсе елдан-ел киңәя барса да, алдагы  елларда күренгән азәрбайҗан, төрекмән, төрек осталарын очратмадым. Бик үзенчәлекле эшләр белән катнашалар иде. Бу инде аларны китертүгә, урнаштыруга китәсе  финанс чыгымнарына бәйледер. Кызганыч, аларны китертә алмыйча, бик күп нәрсә югалтабыз.

Җыеп әйткәндә, мин Спас ярминкәсеннән олау-олау позитив алып калам. Ел да була торсын, һаман саен киңәя барсын. Халык һөнәрчеләре хезмәт җимешләренең әҗерен күрсеннәр. Теләкләрем – шул.

Автордан:

Карендәшләребезнең фикерләренә кушылып, шундый зур ярминкәне оештыручыларга “Молодцы“ дип кенә әйтәсе кала. Тик... Күңелне борчыган тагын бер проблеманы яңгыратмый булмый. Менә шушы бай, матур күренешләр янәшәсендә,  хәер сорашып, үткән-сүткәнгә кул сузып торучылар   да шактый очрый. Сугыш  инвалидларына ярдәм итү  йөзеннән, әфганчылар оештырган концерт та әле хәзер генә шатлык кичергән җаныңны телгәләп ала.   Тормыш пәрдәсенең икенче ягында әнә шундый күренешләр дә яши бит. Алардан беркая да китеп булмый...


Мария Мартынова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Еще в этой категории: « Ярыштан – бәйрәмгә!

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить