Мамадышлыларга Ходай булыша

16.07.2015 09:46 | Бәйрәмнәребез Печать

Мамадышлыларга Ходай булыша
Бездәге һава торышына алдан прогноз ясарлык түгел. Яз-көз көннәрен исәпкә дә алып тормыйбыз, аның җәе белән кышына да әллә нәрсә булды бит әле. Җәйнең бер көнендә карлы яңгыр явып, соңыннан кояш чыгып, салават күпере сузылырга мөмкин. Яки, киресенчә. Һава торышы нинди булуга карамастан, бөтен халыкны мәйданга җыючы бер бәйрәм бар – ул Питрау. Төгәлрәк итеп әйтсәк, Җөри Тырлавында республикакүләм итеп уза торган Питрау җыены. 
Быел ул уналтынчы тапкыр оештырылды. Иртәдән ява башлаган яңгыр бөтенләй туктарга охшамаган иде. Хуҗалар нишләр инде? Бәйрәмне оештыруга шулхәтле көч чыгаргач, чакырган кунагың килмәсә, бик күңелсез була бит... Мондый яңгыр астында кем бәйрәм күрәм дип йөрсен? Шундый уйлар белән “коралланып” юлга кузгалдык. Шикләребез юкка булган – бәйрәм программасын ачар вакыт җиткәч, болытлар каядыр таралды – көн ачылды. Һава торышы менә дигән торды (кайберәүләрдә, мамадышлылар бер­бер төрле сихер беләләрме әллә, дигән уй да туды хәтта!). Сихер­михерләрнең катнашы юктыр. Мамадыш халкының уңганлыгын, тырышлыгын истә тотып, Ходай үзе ярдәм иткәндер.
Җөри Питрауы – халыкчан бәйрәмме?
Һәр чараның оештыручысы, карап утыручысы, уеннарда катнашып йөрүчесе, “плюс­минус”ларын тикшерүчесе һәм тагын әллә нинди максатлар белән килүчесе була. 30 меңләп кеше җыела икән – шуның хәтле фикер, шуның хәтле бәя, шулхәтле төрлелек, димәк. Җөри Питрауы турында сөйләшкәндә, иң беренче, шул момент искә алына – әлеге бәйрәмдә борынгыдан килгән Питрау йолалары, гореф­гадәтләре сакланамы? Әллә инде Республикада яшәүче төрле милләт халыкларының дуслыгын күрсәтүче, гомуми бер идеологик бәйрәмме ул?
Бу сорауга Татарстанның халык җырчысы, Мамадыш районында туып­үсеп, хәзерге көндә дә туган төбәге белән бер сулышта яшәүче карендәшебез Георгий Ибушев болай ди: “Керәшеннәр исеме белән бәйләнгән, эчтәлегенә безнең йолаларыбыз салынган бөтен халык бәйрәме ул Питрау. Ул – безнең бәйрәмебез, изге бәйрәмебез. Керәшеннәргә хас изге күңеллелеге, кунакчыллыгы, эчкерсезлеге белән ул удмуртын да, татарын да, евреен да, һәм безнең тирәдә яшәүче башка халыкларны да берләштереп, шушындый мог җизабәйрәмгә әверелә икән, “керәшенлек” кысаларыннан чыгып китә икән (моның белән эчтәлегенә зыян китермичә), нигә әле ул “халыкчан түгел” дип бәяләнергә тиеш?! Кешеләр күңеленә җылылык, яктылык бирә торган булуы белән үк ул халыкчан бәйрәм. Бер генә кеше дә моннан караңгы уйлар белән кайтып китми торгандыр. Бәйрәмне ачу программасын карадым – чараның керәшеннеке икәне кызыл җеп булып сузылып бара. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы да, 2015 елның Әдәбият елы икәнлеге дә, Республикада яшәүчеләрнең дуслыклары да күренә эчтәлектә.
Ул шулай булырга тиеш тә. Керәшен бәйрәме исеме белән аталган зур бәйрәм. “Керәшен авылы” буйлап бер йөреп килү дә җитә, монда – “безнекеләр” хуҗа, калганнар кунак кына, ә кунакның күңелен күрергә кирәк, дигән уйны күңелгә салып куясың. Үзебезнең көйләрне тыңлап, я булмаса, сәхнәгә менеп җырлап (андый мөмкинлек тә булдырылган!), халкыбызның борынгы киемнәрен күрсәтеп, башка як карендәшләрең белән күрешеп, аралашып кайтырга менә дигән җай да бит әле ул Җөри Питрауы. Бу бәйрәмнең барлыгына рәхмәт. Киләсе елларда да була күрсен”.
Менә шулай уйлый яраткан җырчыбыз, бәхәсләшергә урын калдырмыйча. Аның белән килешми булмый.
Күңелеңә кем ошаса, шуны сайларга була
Моннан уналты ел элек, беренче тапкыр Җөридә Питрауны уздыручыларның башларына, берничә елдан бу бәйрәмне искиткеч зур масштабта үткәрә башларбыз, дигән уй килде микән? Кайдан гына җыелмыйлар монда? Кунакларның да иң югары чиндагылары да, иң гадиләре дә килә. Артистларның да титуллыларын да, моңарчы беркемгә таныш булмаганнарын да очратасың, күңелеңә хуш килердәен рәхәтләнеп тыңлыйсың. Менә бит быелгы Питрауга да Республикада танылган йөзләгән артист, җырчыларга өстәп, “Голос” Россиякүләм бәйгесендә катнашучыларны әзерләүче, соңгы вакытта исеме телләрдән төшмәгән артистка – сөйкемле Пелагеяны чакырганнар. Ул җырлаганда, “Керәшен чибәре” мәйданындагы тамашачының да, “Фольклор” сәхнәсендәгеләрне тыңлаучының да күпчелеге Пелагея җырлый торган Зур эстрада сәхнәсенә китте. Кемнең күңеле нәрсә тели бит – “үзебезнекен” яратучылар, рәхәтләнеп, чибәрләрнең чыгышын карады. Янәшә мәйдандагылар яраткан җырчыларыбыз – Галина Казанцева, Елена Бичарина, Георгий Ибушев, Венера Ганиева, Миңгол Галиев һәм башкалар башкаруында халык җырларын тыңлады. Артистларны сәхнәгә чыгарып торучы җор телле Олег Фазылҗанов, “рек ламный паузалар” вакытында үз кызыкларын сөйләп, тыңлаучыларның күңелен күрде. Төрле районнардан килгән фольклор ансамбльләре, берсе икенчесен уздырырга теләп, сәхнә осталыгын күрсәтте. Әнә Чаллы “Карендәшләр”е, Алексеевск “Бәрәнҗәрләр”е, Мамадыш “Тәңкәләре“ һәм башкалар, һәм башкалар. Бер­берләрен кабатламыйлар – барысы да үз көен җырлый, һәрберсенең үз стиле, үз йөзе. Бу үзенчәлек сәхнәдә генә түгел, “Керәшен авылы” йортларында да чагыла. Менә Кукмара, Тукай, Мамадыш, Кайбыч, Лаеш яклары “төзегән” өйләр. “Керегез, күрегез”, дип, өй эченә чакырып торалар. “Лаеш районы Ташкирмән авылы йорты” тирәсеннән кеше өзелми. Ташкирмәнлеләр шундый: сыйламыйча, ризыкларыннан авыз иттермичә җибәрмиләр. Кирәк икән, җырлап та бирәләр. Әнә, Башкортстанның халык җырчысы Фән абый Вәлиәхмәтовны, түр башына утыртып куйганнар да, ничек күңелен күрәләр – туйдагы башкодамыни? Фән абый да кимен куймый, җырга каршы җыр белән җавап бирә үзләренә. Бүген Ташкирмәндә – икеләтә бәйрәм – Питрау белән бергә, Балыкчылар көне дә. Ташкирмәндә – бары да балыкчы, кармак тота белмәгән кешене анда очратмыйсың. Табыннарына да мул итеп, балык ризыклары тезгәннәр. “Бусын кабып кара, монысыннан авыз ит”, – дип, туктаган берәүне кунак итәләр.
“Кызыбызга яхшы кияү эзлибез, Ташкирмәндә шәп кияүләр бар, диләр, әйдәгез, танышыйк әле”, – дип туктады Никольскидан килгән берәүләр. Бик серләшеп калдылар, эшләре пешмәгәе. Шулай булмыйча, Питрауда танышып, Покрауда туй итү гадәте элек­электән килә торган йола бит.
Мамадыш – Питрауны, ә Питрау Мамадышны күтәрә
Ни генә әйтсәң дә, керәшеннәрнең Республика күләмендә үтә торган зур бәйрәме – Питрауны нәкъ менә Мамадыш районында уздыру – бик дөрес. Беренчедән, ул Республиканың иң зур районнарыннан берсе, шул ук вакытта, ул – алдынгылар рәтендә. Кайсы гына өлкәне алып карасаң да, мамадышлыларның уңышларына сокланырга, я көнләшергә генә кала. Президент, Дәүләт җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән котларга килгән Фәрит Мөхәммәтшин да үз чыгышында Мамадыш халкының уңышларына тукталып китте. Бигрәк тә социаль мәсьәләләрне хәл итүдәге күрсәткечләрен мактады ул. Шушы бәйрәмгә килер алдыннан гына, бер төркем мамадышлыларга яңа йорттан ачкычлар тапшырылуын да әйтеп узды. Район башлыгы Анатолий Иванов, Республиканың Керәшен оешмасы җитәкчесе, “Ак барс холдинг” компаниясе Генераль директоры Иван Егоров адресларына да олы рәхмәт сүзләрен җиткер
де Дәүләт җитәкчесе. Аларга, һәм тагын дистәләгән сандагы мамадышлыларга, керәшен культурасын үстерү, тарату өлкәсендә тырышып хезмәт куючыларга Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, сертификатлар тапшырылды. Андый бәхетлеләр исемлегендә “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбле (директоры – Артур Поляков, коллектив 500 меңлек сертификатка ия булды), Тукай районының “Питрау” ба лалар ансамбле (җитәкчесе – Людмила Адамова, коллективка 100 мең сумлык сертификат тапшырылды), Мамадыш районыннан “Тәңкәләр” балалар ансамбле (җитәкчесе – Зоя Әхмәдиева, 15 меңлек сертификат) дә бар иде. Бүләк ияләре белән бергә бөтен халык шатланды. Чыннан да, мондый бәйрәмне уздыруга бик күпләрнең көче кергән бит. Быел бүләкне берәүләр алса, киләсе елга ул башкаларга бирелер. Нәтиҗәсе уртак, сөенече уртак – иң мөһиме әнә шул. Бәйрәм карарга, анда катнашып, үзләрен күрсәтергә илебезнең әллә кайсы почмак ларыннан җыелалар икән, бу инде, тырышлыкларың, йокысыз үткәргән төннәрең әрәмгә китмәде, урысчалы­татарчалы итеп әйтсәң, “бәйрәм удался” дигән сүз. Молодцы, мамадышлылар, быел да рамкаларын югары тоттылар. Киләчәктә дә шул югарылыктан төшмәсеннәр.
Язмабызның башын һава торышыннан башлаган идек. Ахырын Әлмәт җирлегендә яшәп иҗат итүче, үзе шагыйрә, үзе җырчы, үзе композитор Людмила Аланлының фикере белән бетерәсе килә. “Питрау ул – шундый бәйрәм, аны һава торышы гына боза алмый. Узган ел 12се көнне бик салкын булды. Артистлар – сәхнәдә, халык – уен түгәрәгендә биеде. Шатлык тан йөрәкләр кайнады – ничек туңасың, ди, шундый бәйрәм атмосферасы торганда? Эссе Питрауларда да катнашкан бар – ул чакта да Ходай ярдәм итте: я яңгырын бирде, я җиләс җилен җибәрде, берәү дә зарланмады. Мин үзем Питрауның ниндиен дә яратам. Күреп торам: башкаларга да бәйрәм бик ошый. Халык рәхәтләнеп ял итә. Керәшенме, мөселман татарымы, русмы – анысы барыбер – барыбызны берләштерә торган олы бәйрәм ул. Оештыручыларга зур рәхмәт!” – ди шагыйрә. Рас сүзләр. 
Мария МАРТЫНОВА
 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить