Тихвин Изге Ана тәресе

10.07.2015 15:44 | Бәйрәмнәребез Печать

Тихвин тәресе беренче тапкыр 1383 елларда Новгород өстендә күренә. Шул заман кешеләре әйтүенчә, тирә­якка яктылык бөркеп ул күренмәс фәрештәләр тарафыннан күктә күтәреп барыла. Вакыт­вакыт халыкка ул җиде төрле урында күренгән. Соңгысы Тихвинка елгасы ярында була. Шунда җитүгә ул туктап кала. Православие аз таралган җирләр өстендә тәренең күренүе бик гаҗәп тоела һәм шул ук вакытта үзенең могҗизаларга сәләтен күрсәтә. Чөнки шул ук елны Тихвинка елгасы ярында Изге Ананың Күккә күтәрелүе хакына агач чиркәү төзелә. Шуннан бирле чиркәү 3 тапкыр яна, ләкин тәре генә ничектер гел исән кала. Бу образ белән бәйле истәлекләр, кеше ышанмаслык хәлләр бик күп. Мәсәлән: 1941 елда немец яуларыннан котыла алмау хәлендә калгач, бары үз­үзенә генә ышанган Сталин да, священникларны җыеп, җиңү сорап, Кремльдә служба уздырта. Шуннан ары Тихвин тәресе белән самолетта Мәскәү өстеннән 9 тапкыр әйләнеп очалар һәм көтелгән, ләкин мөмкин булмаган җиңү килә. Дошманга каршы иң беренче уңышлы адымнан соң, Мәскәү хәлендә калган Тихвин шәһәре дә фашист тырнагыннан азат ителә. Шулай ук бу тәрене балалар сакчысы дип тә әйтәләр. Балалар белән олылар арасындагы җылылыкны шушы тәре саклый һәм авыр чакларда, ярдәм сорап инәлгәндә дә ярдәменнән ташламый. Бала табарга җыенган, әни булырга хыяланган хатын­кызлар да Тихвин Изге Ана тәресе аша бик зур шатлыкка ирешәләр.
Тихвин Изге Ана тәресе 9 июльдә искә алына
 
Тихвин Изге Ана тәресе Россия халкы яратып инәлә торган тәреләрнең берсе. Аны евангелист Лука Изге Ана җирдә яшәгәндә язган диелә. 
Җиде тулганчы халык чиркәүгә җыела башлады. Өлеш алырга теләгән кешеләргә җазык әйттерү тагын да иртәрәк башланды. Бәйрәм келәүе сәгать сигездә башланып китте. Аны уздырырга елдагыча Татарстаныбыз митрополиты Анастасий һәм төрле епархияләрдә хезмәт итүче священникларыбыз җыелды. Чиркәү һәм бәйрәм җырларын башкарырга семинариядән махсус хор килгән иде. Владыка эшне барлык атакайларга да бәхиллек бирүдән һәм кулларын юуудан башлады. Келәүне башыннан ахырына кадәр үзе алып барды. Батюшкалар чиратлашып теләк итеп үзләренә тиешле вазифаларны башкарды. Батюшка алтарьдан чыгып халыкка “Ышанамын” иманын әйттерә башлауга, бик күпләр кушылып, башыннан ахырынача җырлап торды. Һәркем яттан белергә тиешле иман булса да белеп бетермәүчеләр әле шактый икән дигән нәтиҗәгә килдем. Ә “Күктәге Атабыз” иманын белүчеләр күбрәк булып чыкты, аны бар халык бергә җырлады дисәм дә ялгыш булмас. Аннан митрополит халыкка Өлеш бирде һәм ахырда үгет белән чыкты.
“Казан җире кадәрле, Изге Ананың пыкрауы астына кергән, бер генә җир дә юк. Шундыйлардан Изге Анабызның Казан тәресен, могҗизалар тудыручы Грузин, Смоленск һәм менә бүгенге Тихвин тәреләрен атый алабыз. Изге Ананың керәшеннәрне җыеп саклап йөртүе дә юктан гына түгел. Чөнки Казанга Тихвин тәресе килгәч чын-­чынлап керәшен приходы оеша башлады. Саклады һәм алга таба да безне саклаячак. Дөрес, тормышта төрле моментлар була. Кайчандыр авыр, ә кайчак җиңел... Ничек кенә булса да, җиңеп чыкмаслык авырлыклар юк. Әгәр Ходай безне сынаулар аша алып барып, без теләгәнчә генә бармый икән, димәк, Ходайның ирке шундый. Бүген Ходай рәхмәте белән керәшен чиркәүләре арта бара, бары ул храмнарда службалар уздырырга священниклар җитмәве генә борчу тудыра. Ләкин бу бәйрәм келәүеннән күренгәнчә, сез бик бәхетле. Чөнки кайчандыр әлеге эшне отец Павел берүзе башлап, күтәргән булса, инде карагыз, күпме керәшен священниклары җыелган бирегә. Ничек кенә булмасын, керәшеннәр өчен рухи сулыш шушы храмнан чыгачак. Чөнки монда иң беренче җыен барлыкка килде. Шушыннан чыккан рухи җепләр дә башка приходларга тоташа, аларны бергә җыйнап тора. Һәм бүгенге епархия башлыклары да керәшен священниклары Тихвин чиркәвендә һәрдаим җыелып, рухи проблемаларны чишеп, ярдәмләшеп яшәр өчен җирлек булдырырлар дип өметләнәм. Борынгылар әйткәнчә, “бердәмлектә көч. Шуңа да, әйдәгез, Изге Анабыздан, 16 гасырда безнең җиребезгә Изге образы килгәч, керәшеннәрнең генә түгел, ә барлык православныйларның сакчысына әверелгән кебек, алга таба да һәммәбезне саклап, яклап, бергә җыйнап йөртсен иде. Барыгызны да бәйрәм белән! Изге Ана – якты маягыбыз булып барсын!”
Бәйрәм келәүенә халык та шактый җыелды җазык әйтеп, өлеш алучылар да күп булды. Уйлап карасак, менә бит без никадәрле, тырышсак келәүләргә дә килә алабыз, эш тә көтеп тора ала икән. Ә кайвакытта, чиркәү ачылганнан бирле йөрүче әбиләрдән башка, беркемне дә очратам димә. Югыйсә, Казан хәтле Казанга бер генә чиркәү инде ул керәшеннәр өчен. Отец Павел шул тикле тырыша халыкны чиркәүгә китерергә, һәрберебез котылсын дип тели, ә без һаман, булган вакытны таба алмыйбыз! Әле ярый, чиркәүгә йөрүче, әбиләребез бар! Алар чиркәүнең тоткасы! Тырышып-­тырмашып булса да келәүләрдән калмаска тырышалар. Шундыйларның берничәсе белән сөйләшеп тә алдык.
Анастасия түти:
– Безнең чиркәүнең чын бәйрәме 9 көнне. Владыка ул көнне башка җирдә келәү уздырганга, безгә 8 килә. Һәм җыл да шулай. Престол безнең өчен ул бик зур бәйрәм. Изге Кыз безне җәрдәменнән ташламый, картлыкка да карамыйча җөрибез бит әле. Изге Анабыз безнең келәүләргә җөрүебезне, бергә 
булуыбызны тели һәм ул җыеп тота да. Алла Анасы җөртмәсә, без инде күптән кайсыбыз кайда таралышып беткән булыр идек. Яшьрәкләр дә җөрсә әйбәт булыр иде дә бит. Юк, килмиләр. Әти­-әни ләре нигәдер өйрәтми аларны. Шуңа шундый отношение.
Нина Аксакова (Питрәч районы, Әлбәден авылы):
– Мин бу чиркәүгә инде 15 җыл җөрим. Аңа кадәр бер җиргә дә җөргән булмады, шул дөнҗа куып, эшкә чабып яшәдек. Пенсия гә чыккач кына вакыт булды. Пенсия дә түгел, дөресрәге, кайгы арты кайгы китерде мине монда. Әнием авыртып үлде, аның артыннан сеңлесе, аннан үземнең ирем... Үзем дә бик каты авыртып яттым. Ахырда япа­ялгыз калгач, бу миңа Ходайдан билгедер, тик кенә өйдә җатмаска дип, чиркәүгә киттем. Балалар да үсеп бетте, оныклар үсә. Һәрвакыт бик теләп җөрим чиркәүгә. Менә шул картлык, хәл бетү аера башлады әзрәк. Автобусларга да менеп төшеп җөрү авыр. Ә менә яшьләргә рәхәтләнеп кенә җөрисе дә, нишләптер ышану җитеп бетми, тартылмыйлар. Әйткәләп тә карыйбыз инде, чакырабыз да. Алар: “Чиркәүгә йөри башласак, бөтен тормышны ташларга кирәк. Эшкә барасы, бакча карыйсы бар...” – дип әйтәләр. Кайсылары: “Пенсиягә чыккач килербез әле!” – диләр. Пенсия гә чыккач та бит эш чыгып тора, оныклар карашасы. Шулай булгач кайчан гына килерләр, белмим. Безнең урынга каласы кеше булмаганга бик сагышланабыз. Шул ук 5-­6 әби прихожан да, җырчы да. Ходайдан башка тормыш юк икәнне дә, ярдәмен дә тоялар, ә һаман җөрмиләр. Без әбиләр бетсәк кем калыр? Җәшләр кирәк, җәшләр. Чиркәвебезнең престол бәйрәмен бик зурлыйбыз. Изге Ананың кодрәтләре дә бит әйтеп бетергесез. Шуңа күрә 120 төрле образының кайсы гына булса да ул безнең сакчыбыз, Изге Кыз берәү генә! 
Надежда ТОКРАНОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить