"Питрау ике атнадан"...

05.07.2015 11:00 | Бәйрәмнәребез Печать

"Питрау ике атнадан"...

* * *

«Оныт инде шул Ләкеңне!» – диләр,

Шул булдымы дуслар әйтер сүз?!

Минсез дә ул Ләке – Ләке инде,

Мин кем булыр идем Ләкесез?

 

Бәлки ачтан үлгән булыр идем

Кырык алтынчының җәендә.

Керәшеннәр ачтан алып калган

Гомерем дәвам итә әле дә.

 

Сәлим Мәксимнәре дурычмагы,

(Тышы алабута оныннан)

Җапай Аудыеның шишарасы

Киндер мае кушып куелган.

 

Шул азыклар мине саклап калды

Такыр басуларда, кырларда

Күрше кызлар белән ачы какы,

Кәҗә сакаллары җыйганда.

 

Алар бар да минем хәтеремдә.                     

Ике байлык миндә бүген бар:

Берсе – хәтер, икенчесе – китап,

Канатларым шулар булдылар.

 

«Шагыйрь» дигән Олы сүзне миңа

Ләкедә бит башлап әйттеләр.

Шуңадыр ла минем гомерем буе

Иҗатымда яши Лә-ке-ләр.

 

Питрау ике атнадан

 

Ике генә көне калды

Беренче яртыеллыкның,

Белмәдек тә, күрмәдек тә,

Җәй үзәгенә чыктык.

 

Питрау ике атнадан...

Питрау атналары!..

Шул бәйрәм җитсә, җаннарның

Ләкегә тартканнары...

 

Кайтасы килә килүен,

Кайтыплар булыр микән?

Ләкедән китүләргә дә

Илле ел гомер үткән.

(Клара Булатованың «Келәү» китабыннан)

 

Бәйрәмнәрең саен Ләкегә

 

Кыл урталай җәй бүленеп килә,

Килеп җитте Питрау атналары.

Бәйрәмнәре саен шул Ләкегә

Тыелгысыз җынның тартканнары!

 

Юк, бу хисне сөйләп булмый телдән,

Шигырь белән ачып булмый аны.

Композитор булсам, берәр көйгә

Салыр идем ничек сагынганны.

 

Рәссам булсам, Питрау гүзәллеген

Мин күрсәтер идем төсләр аша.

Җитү печәнлектә гөлләр исе,

Яшел җәйләүләрдә күз камаша.

 

Тик табигать кенә гел үзгәрде,

Ел килеше быел сәер әле;

Кирәк чакта, әнә, көн бирмәде,

Печән җитте – җиләк өлгермәде.

 

Таңнан төнгә кадәр сайрый болын,

Кошлар инде бала очыргандыр.

Орлык койса үлән – җиткән булыр,

Ләке инде эшкә тотынгандыр.

 

Кыл уртасы җәйнең. Печән өсте.

Кошлар җыры дәшә төрле яктан.

Күңел тагын шунда алып китте,

Питрау саен, Ләке, сиңа кайтам.

(Клара Булатованың «Келәү» китабыннан)

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить