Ничек сөйләшкәнбез, ничек сөйләшәбез?

03.07.2015 12:47 | Мәсьәләгә бер караш Печать

Ничек сөйләшкәнбез, ничек сөйләшәбез?
 Кирилл белән Мефодий нигез салган язу үрнәгендә керәшеннәр аң-белемгә ия булган. 1860 еллар башында кириллицага таянып, керәшеннәр өчен алфавит төзелә, 1876 елда беренче керәшен сүзлеге басыла. Тел галиме Николай Максимов керәшен теленең үзенчәлекләре турында сөйли.
Рус прогрессив педагогикасы үз вакытында Россиядә яшәгән рус булмаган халыкларның, шул исәптән, керәшен һәм татар халкының педагогик фикере үсешенә уңай йогынты ясаган. 1862–1863 нче елда Казан шәһәрендә керәшеннәр өчен беренче мәктәп ачыла. Мәктәпнең фәнни һәм методик яктан эшчәнлеге тиешле дәрәҗәдә алып барылсын өчен, куратор итеп, танылган рус галимнәре Н. Ильминский, Н. Остроумов, А. Воскресенский билгеләнә. Шуны онытмаска кирәк: Николай Иль минский, нигездә, урыннарда керәшен мәктәпләрен ачу һәм аларда эшне оештыру белән шөгыльләнгән. Мәктәп укучылары өчен керәшенчә укыту әсбапларын һәм укытучылар өчен методик ярдәмлекләрнең барысын да Василий Тимофеев җитәкчелегендә керәшен укытучылары русчадан тәрҗемә иткән, яки үзләре язган. Көн тәртибенә кирилл графикасы нигезендә алфавит төзү, керәшенчә язуны уку һәм язу үрнәкләре булдыру мәсьәләсе килеп баса. Н. Ильминский, Н. Остроумовлар, В. Ти мофеев һәм ул әзерләгән керәшен укытучылары тарафыннан бу вакытта үз язулары булмаган керәшеннәр өчен, кирилл хәрефләренә нигезләнеп, керәшен алфавиты төзелә. Әкренләп, керәшеннәрдә язу үрнәкләре барлыкка килә, керәшеннәрнең язма теле, керәшен сөйләшенә нигезләнеп, кирилл язуында формалаша һәм үсә башлый. Тимофеевның укучысы Яков Емельяновың (1848–1893) 1877 нче елда Казанда керәшен телендә “Дарҗа әби кенәгәсе” дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Керәшен язуында 9 сузык, 17 тартык авазның язудагы билгесе теркәлгән. Шушы алфавитка нигезләнеп, 1876 нчы елда – Казанда В. Тимофеев, Н. Ильминский, А. Воскресенский, Н.Остроумов тарафыннан төзелгән “Первый опыт словаря народно-татарского языка по выговору кренных татар Казанской губернии” дигән, 1892 нче елда исә керәшеннәр өчен икенче сүзлек – “Татарско-русский словарь”  басылып чыга. Шунысы игътибарга лаек: шул вакытта Мамадыш һәм Лаеш өязендә (Лаеш өязенә ул вакытта хәзерге Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче, Саба районнары да кертелгән) яшәгән керәшен халкы сүзләрне ничек әйтеп сөйләшкән булса, сүзлек, нигездә, шулай, фән телендә әйтсәк, фонетик принципка нигезләнеп, керәшеннәр катнашында төзелә. Татар әдәби теленең төп фонетик һәм орфоэпик нормалары формалашуда керәшен сөйләше, керәшен мәктәпләрендә эшләгән укытучылар тарафыннан төзелгән укыту әсбапларында һәм методик ярдәмлекләрдә сүзләрнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлеге ни дәрәҗәдә исәпкә алынган? Гумумән, исәпкә алынганмы? Үз чоры өчен, фәнни яктан кыйммәтен бүгенге көннән карап бәяләсәк, керәшен укытучылары һәм укучылары өчен бу сүзлек орфографик, орфоэпик, аңлатмалы сүзлек вазыйфаларын да үтәгән. И. Гиганов (1801) һәм ике томлы А. Троянский (1833, 1835)  сүзлекләренә нигезләнеп төзелә ул. ХХ гасырның 20–40 нчы елларында Н. Катанов (1912), С. Рахманколый (1913), М. Корбангалиев, Р. Газизов,  И. Кулиев (1931) кебек яңа буын һәм яңа заман татар тел галимнәре тарафыннан төзелгән яңа татарча-русча сүзлекләрне төзүдә нигез булып торган. Сүзлекнең  үзенчәлеге тагын нәрсәдә, дисәк, беренче чиратта,  ул борынгыдан килгән керәшен сөйләшенең үзенчәлеген исәпкә алып төзелгән. Керәшен сөйләшенең яңгырашы сакланып калган кадерле тарихи язма истәлек ул, һәм керәшеннең 1865 нче еллардан ук формалашкан язма теле булганлыкка бер дәлил. Сүзлектә [җ] авазы әйтелгән сүзләрдә бары җ хәрефе генә язылган, бүген бу сүзләрдә  сүз 
башында е, й, я, ю, е хәрефләре иҗек ясаучы буларак языла:
җабык – ябык, җаз – яз, җак – як, җака – яка, җакын – якын, җалган – ялган, җапрак – яфрак, җарканат – ярканат, җаулык – яулык, җегерме – егерме, җук – юк, җумарт – юмарт, җурган – юрган, җүкә – юкә. Керәшен сөйләмендә һ авазы булмаганлыктан, сүзлектә бу авазның билгесе теркәлмәгән. Бүгенге татар телендә кулланылышта булган һәм, һәммә, һәр, һәрбер, һаман, һич кебек язылыштагы сүзләр керәшеннәрдә әм, әммә, әр, әрбер, аман, ич формасында әйтелгән, соңрак шул ук формада керәшенчә язылышка да кертелгән. Сүзлектә гарәп һәм фарсы теленнән кергән сүзләр дә теркәлгән, шунысы игътибарга лаек: алынмалар сингармонизм законына яраклаштырып теркәлгән: җамагат – җәмәгать, кагаз – кәгазь,  кадар – кадәр, куат – куәт, сагат – сәгать, гаеб – гаеп, го
наг – гөнаһ, карындаш – карендәш, җугыйса – югыйсә. Керәшен сөйләме, беренчедән, тулысынча сузыклар гармониясенә нигезләнеп төзелгән сүзләрдән торганга, икенчедән, сүз башында һәм сүз уртасында е, я, ю хәрефләре белән белдерелгән хәрефләрдә сузыкларның калын яки нечкә укылышын күрсәтү кирәк булмаганга, алфавитта ь һәм ъ хәрефләре билге буларак бөтенләй теркәлмәгән. Сүзлектә ф рус теленнән алынган сүзләрдә дә, гарәп һәм фарсы алынмаларында да керәшен сөйләшендәге п тартыгы белән, х исә к яки къ белән бирелә, [п] = [ф]: җапрак – яфрак, пайда – файда, панар – фонарь һ. б., [къ] һәм [к] = [х]: җакшы – яхшы, каста – хаста,  кайран – хәйран, калык – халык, кан – хан, канҗар – хәнҗәр, катын – хатын,  кодай – ходай,  кормят – хөрмәт. Сүзлектә тел белгечләре игътибарга алырлык тагын бер күренеш бар. Кайбер сүзләрнең уртасында ң авазы ишетелсә дә, язуда ул махсус хәреф белән күрсәтелми: бәрәнге – бәрәңге, дингез – диңгез, дунгыз – дуңгыз, конгорт – коңгырт, кынгырау – кыңгырау, җалангач – ялаңгач, мангай – маңгай һ. б.  Керәшен  алфавитында ң хәрефе өчен махсус билге бирелгән. Сүзлектә ул хәреф бер иҗекле сүзләрнең ахырында (мең, миң, җиң, таң), ике иҗек ле сүзләрдә – беренче иҗек ахырында (җаң  гыз, җаң  гыр) яки икенче иҗек  башында гына (җа  ңа, җа  ңак, и  ңеш) язылган. 
 
“Татар теле” дәреслекләрендә, укытучылар өчен төрле елларда язылган методик хезмәтләрдә традицион рәвештә ике иҗектән генә торган болыт, колын, төлке, сөлге кебек сүзләрнең, транскрипциядә әйтелеш һәм укылыш формасы китерелә: болот, колон, төлкө, сөлгө. Аларга кушымча да ялгана ала: болыт + ы, төтен + е; болыт + лы, төтен + ле. Кагыйдәгә нигезләнсәк, болыты һәм төтене, болытлы һәм төтенле кебек өч иҗекле сүзләрне [болоты], [болотлы] һәм [төтөнэ], [төтөннэ] формасында әйтергә һәм укырга тиеш булабыз. Кагыйдә буенча, өч иҗекле өтерге сүзенә, -се яки -не кушымчасы ялганганда, сүз [өтөргэсэ], [өтөргэнэ] формасында әйтелергә һәм укылырга тиеш була. Ягъни, телебездәге мондый сүзләрне бер төрле язабыз, ясалма законга яраклаштырып әйтәбез һәм сөйләшәбез. Тимофеев катнашында төзелгән сүзлекләрдә исә ирен гармониясе, керәшен теленең борынгыдан килгән сөйләм үзенчәлеге буларак, тулысы белән үзен аклап, калын һәм нечкә әйтелешле ике һәм өч, хәтта дүрт иҗекле сүзләрдә дә, [о] һәм [ө] авазларының әйтелү үзенчәлегенә нигезләнеп хәл ителгән. Мисал өчен: короч, орлок, бөйөр, җөзөк, көмөш, көчөк, бөртөк, бөтнөк, дөрөс, мөгөз, өрлөк, өчөн, җондоз, җоморка; бойорок, койорок, мөгөзлө, җодорок, җоморо; чөйөлдөрөк. Татар теле укытучысы укучыларга мондый сүзләрнең язылышы белән укылышы туры килмәгәнне унбер ел дәвамында аңлата. Укытучы, диктант яздырганда, тексттагы борыны дигән сүзне тиешенчә, ягъни орфоэпик нормалар таләп иткәнчә әйтсә, укучы бороно дип ялгыш язып куя. Укытучы орфоэпик нормаларны бозып, сүзне язылганча әйтсә генә, укучы сүзне дөрес яза ала. Фәнни һәм методик чыганакларда моңа охшаш “ясалма” кагыйдәләр яшәп килгәндә, укучы язган текстның сыйфат ягы укытучылар көткән нәтиҗәне бер вакытта да бирә алмый, билгеле. Укытучылар да, укучылар да – барысы да кагыйдәне яхшы белә, сөйләшкәндә генә “үзенчә” – татарча, мишәрчә, керәшенчә буталалар: [борын], [брын], [бырын], [борон]; [төлке], [тлкэ], [тэл
кэ], [төлкө] дип сөйләшәләр. Ничек сөйләшсәләр, еш кына шулай язалар да. Укучыларның бер өлешен язу нормаларына күндерергә мөмкин, ләкин төрле диалектларга һәм этник төркемнәргә караган халыкны ясалма кабул ителгән әдәби сөйләм нормаларына ияләндерү һәм күнектерү мөмкин эш түгел. Бала, теле ачылганчы, бабасы һәм әбисе, әтисе һәм әнисе, абыйсы һәм апасы сөйләшкәнне ишетә; сөйләшә башлагач – өйдә; мәктәпне тәмамлагач, туганнары һәм авылдашлары, кардәшләре арасында сүзләрне “бабалары сөйләшкәнчә” әйтә башлый, ясалма кагыйдәләргә буйсынмый. Татар тел белгечләренең (Л.Җә л әй, М. Зәкиев, Ф. Юсупов, Ф. Баязитова, Д. Бәйрәмова, Ф.Са ф иуллина һ. б.) язуына караганда, татарлар үз эчендә тел үзенчәлекләре буенча өч: урта, көнбатыш, көнчыгыш диалектка һәм кырыкка якын сөйләшкә; динне тоту ягыннан – ислам һәм хрис тиан динен тотучыларга бүленә. (Христиан динен тотучылар ул без – керәшеннәр). Татар теленең бүгенгә килеп җиткән фонетик, орфографик һәм орфоэпик нормаларына карата ике сорау туа. Беренчесе, татар әдәби теленең сөйләм һәм язу нормалары формалашуда кайсы диалектлар төп рольне уйнаган? Икенчесе, татар әдәби теленең төп сөйләм һәм язу нормалары ХХ йөзнең 40–50 нче елларына, чынлап та, формалашып җиткән булганмы әллә шул чордагы кайсыдыр билгеле тел галимнәре кулы белән тиз генә һәм ясалма рәвештә “формалаштырылган”мы? Л. Җәләй “Татар теленең орфоэпик нигезләре” дигән хезмәтендә “Татар орфоэпиясенең төп нормалары урта диалектның Казан арты сөйләшенә нигезләнгән” дип язган. Татар тел галимнәренең хезмәтләрендә укучы бер сорауга әле дә җавап таба алмый: татар теленең, татар милләтенең теле формалашуга керәшен сөйләшенең тәэсире булганмы? Г. Әхәтовның “Татар диалектологиясе” дигән хезмәтендә исә: “Хәзерге татар әдәби теле урта диалектка һәм шулай ук мишәр диалектына нигезләнеп барлыкка килә. Икенче төрле әйт кәндә, татар әдәби теленең төп фонетик, грамматик һәм лексик нормалары шушы ике диалектка нигезләнеп алына” дип язылган. Казан арты һәм көнбатыш диалектларның төп үзенчәлекләренә, ягъни татар һәм мишәр сөйләше үзенчә лекләренә игътибар итсәк, аларда аерма шактый зур икәнлеге күзгә ташлана. Урта диалект: – җ­ләштерүнең актив булуы; – [й]­лаштыруның пассив булуы; – [а] авазының басымсыз иҗекләрдә [о]­лаштырып әйтелүе. Көнбатыш диалект: – җ­ләштерүнең булмавы; – [й]­лаштыруның актив булуы; – [а] авазының басымсыз иҗекләрдә [о]­лашмавы. Заманында урта һәм көнбатыш диалектта яшәгән халыкларның (ягъни Казан арты татарларының һәм мишәрләрнең) сөйләше татарча дөрес язу һәм дөрес уку кагыйдәләре өчен нигез итеп алынган. Тел галимнәре тарафыннан охшаш яки бик үк якын тормаган тел күренешләрен яраклаштыру кебек эш башкарылган. Татарның язуы да, сөйләме дә бүгенгә кадәр, бәлки, шуңа күрә камил түгелдер. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить