Соңга калган рәхмәт

22.05.2015 13:37 | Хәтер-хатирә Печать

Без авылны чыккан чакта
Күтəрелде томаннар,
Җə кайтырбыз, җə кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар.
Канлы сугышның 1943-1944 елларында була бу хәл. Зәй районы Якты Күл авылының алты кызын Зеленодольск, элеккеге Паратскига хәрби заводка эшкә вербовать итеп җибәрәләр. Авылны сагынып, ямансулап, түзәр хәлләре беткәнгә, кызлар, заводтан качып, Чис тай аша туган авылларына кайталар. Тик авылларында калырга язмаган икән үзләренә – артларыннан ук килеп җитеп, Алабуга төрмәсенә озаталар. “Җинаятьчеләр”нең яшьләрен карасаң, әле сабыйлыктан чыгып та җитмәгән кызлар. Кушаматлары белән әйтсәң, Челем Аннасы, Башмак Аннасы, Ларибан Сандрасы, Күчәр Сандрасы, Учка Үлҗәнәсе, Кушай Тайсиясе. 16-17яшьлекләр, ә Учка Үлҗәнәсенә бары 15 кенә тулып киткән була. Башмак Аннасының 56 яшьләрдәге сеңлесе Шура туталары утырган ат арбасы артыннан: “Түтиемне калдырыгыз, алып китмәгез!” – дип, атлар күмелгәнчегә хәтле йөгерә. Хәле беткәч, юл кырыена авып, бертуктаусыз үксеп кала. Сабыйны жәлләп җылы сүз әйтүче табылмый. 

Алабуга төрмәсе кызларны колач җәеп каршыламый. Тыгын баракларда дистәләгән тоткын. Койма аша гына немец солдатлары. Алар сугышта әсир итеп алынган. Аралашу җае чыкканда алар: “Безнең монда булу аңлашыла, ачтан интектерүләре дә урынлыдыр. Сез соң, шушы шартларда яшәтерлек, нинди җинаять кылдыгыз? Кеше үтердегезме, завод шартлаттыгызмы?!” – дип сорый торган булалар. Нәрсә дисеннәр, әниләребезне сагынып, авылга кайттык, шуның өчен утырабыз, диләр. Сугыш чорының үз законнары – кызларның кайсына ике, кайсына өч ел бирәләр. Иң күбе – минем әнигә – Акатьева Аннага туры килә. Аны җиде елга хөкем итәләр. Кайсын кая төрле җирләргә озаталар. Әнием Бурят-Монголия якларына җибәрелә. Анда урман кисә. Бәхетләренә, сугыш беткәннән соң, амнистия чыгарыла. Төрле җирләргә озатылган тоткын кызлар кабаттан авылларына кайталар. Кайту белән, тырышып, колхоз эшенә керешәләр. Башкалар бер норма биргәндә, аларга ике норма үтәргә туры килә. Башкача ярамый – чөнки алар – “дошман элементлар”. Билгеле, авылның берничә кешесе аларга әнә шулай, дошманга караган күк караса да, күпчелек үзләрен җылы кабул итә. Башка яшьләр күк клубка да йөриләр, ярлар да сөяләр, семьялар төзеп, тәртипле балалар да үстерәләр. Араларында иң яше булган Учка Үлҗәнәсе – Шугулева Ульяна тугыз балага гомер биреп, аларны кеше итеп, олы тормышка озатты. Башкалар да кимхур яшәмәделәр, тормышта үз юлларын таптылар.

Сугыш чорында ясаган әлеге ялгыш адымнары (заводтан качып кайту) аларга бик кыйммәткә төште. Кешедән ким эшләмәсәләр дә, аларның эшен күрмәмешкә салыштылар. Җиңү бәйрәмнәрендә, башка чаралар үткәргәндә, котлау сүзләре ишетмичә, бүләкләр алмыйча
гына мәңгелек йортларына күчеп беттеләр...

Конвой белән килеп, Алабуга төрмәсенә алып китмичә, яңадан заводка җибәреп тә булгандыр бит, югыйсә. Аңла тырга иде үзләренә алай ярамаганны. Әнә бит нинди авырлыкларга да түзгәннәр: ачялангач хәлдә дә, колач җитмәслек зур-зур кедр агачларын кисеп аударганнар, көнтөн станок артларында торып, күпме корал ясаганнар. Авылларына кайткач, сугыш җимергән тормышны күтәрүдә күпме тырышканнар. Җиңү көнен якынайтуга үз өлешләрен җитәрлек керткәннәр.

1932, 1933 нче елгы кешеләрнең түшләрен Җиңү медальләре бизәгәндә, безнең әниләрнең хезмәтләре әнә шулай күренмичә калу нык үртәлдерә. Бу аларга карата зур гаделсезлек түгелме икән, уйлап карагыз әле, туганнар. Әллә ниләр сорамыйбыз, исемнәре башкалар рәтендә булып, бүтәннәргә рәхмәт әйткәндә, аларга да рәхмәт әйтелсен иде. Алар да ветераннар бит.

Людмила КАЗАКОВА
Якты Күл – Чаллы


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить