Днепр, Неман, Одер һәм Эльбадан Каскаң белән сулар эчтең син...

05.05.2015 10:49 | Хәтер-хатирә Печать

 
Василий Багряшевский (Василий Федорович Тарасов) Зәй районының Югары Баграж авылында 1915 елның 21 декабрендә туган. Шагыйрь һәм прозаик.  Балачактан ук шигърияткә гашыйк була,  каләмен яшьтән үк чарлый башлый. 
 
1939 елда, ул чактагы керәшен шагыйрьләре һәм язучыларыннан бердәнбер булып, Василий Багряшевский псевдонимы белән “Без бәхетле” исемле шигырьләр җыентыгы һәм “Көмеш язулы алтын кош турында әкият” дигән балалар китабы бастыру бәхетенә ирешә.
 
Аның әдәби карьерасына сугыш комачаулый. Сугышка китә. Контузия ала. Җиңүне Чехословакия башкаласы Прагада каршылый.
 
1946 елда аның “Совет әдәбияты” журналында сугыштан алып кайткан шигырьләре басыла. Аннан соң шул ук журналда “Чуклы тал” повесте, җитмешенче елларда “Казан утлары”  журналында “Күпер” исемле повесте басылып чыга.
 
Сугыштан соң Василий Федорович укытучылык эше белән шөгыльләнә. Гомеренең соңгы елларында төрле чорда язылган әсәрләрен туплый, ләкин аларны китап итеп бастырып чыгара алмый кала. 1986 елның 29 ноябрендә 71 яшендә вафат була.
 
Быел декабрь аенда язучы һәм педагог Василий Багряшевскийга 100 яшь тула. Бүген тәкъдим ителә торган шигырьләре Бөтендөнья сугышының башыннан алып ахырына кадәр Бөек Җиңүне Европа халыкларына алып бирүдә катнашкан, кулына автомат һәм каләм тотып, батырларча сугышкан Василий Федорович Тарасовның сугыш кырындагы иҗаты турында. Бу шигырьләр мин төзи торган “Керәшен язучылары антологиясе”нә дә кертелде.
 
Минем бу урында газета укучыларга бер үтенечем дә бар. Узган гасырның егерменче-утызынчы еллардагы керәшен күтәрелеше вакыты антологиядә азрак чагылыш таба. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышыннан соң хәбәрсез югалган Тимофей Владимиров “Авыл баласы”, ГУЛАГ төрмәсендә атып үтерелгән Давид Саврушевский “Сандугач” исемле шигырьләре белән генә катнашалар. Шуңа күрә бу чорны яктыртуда укучыларыбыз да үз өлешләрен кертсеннәр иде. Минем электрон адресым: Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript , хатлар өчен өй адресым: 422550, Татарстан Республикасы, Зеленодольск шәһәре, Норкин урамы, 5 йорт, 10 кв. Антология җәмәгать башлангычы тәртибендә төзелә.
 
Александр ФИЛИППОВ,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 
 
Ялда
Асфальт юлны буйлап инеш ага,
Чал дулкыннар шаулый, үкерә,
Кайнап тора сулар, ярсу агым
Гайрәт белән ташлар күчерә.
 
Иркен болын гүзәл май аеның
Матурлыгын җыйган үзенә.
Уңда хәтфә басу, сулда таулар,
Яшел урман өстә күренә. 
 
Яр буенда үскән бөдрә каштан
Күләгәсен җәйгән болынга.
Батыр солдат яткан ял итәргә
Күркәм, рәхәт, талгын урынга.
 
Һәм, тезгенен бәйләп аягына,
Болынга ул атын җибәргән, 
Эссе көндә чыккан юл тирләре
Өлгермәгән әле кибәргә. 
 
Ята солдат каштан салкынында,
Шат, елмая алсу йөзләре,
Уйлый булыр җиңеп чыгу өчен
Батырларча сугышып йөргәнен.
 
Йөгерек аты, башын чайкый-чайкый,
Үлән ашап йөри янында,
Чех кызлары таккан кызыл чуклар
Җем-җем яна көмеш ялында. 
 
Җәяүлеләр, туплар, машиналар
Бертуктаусыз юлдан агыла.
Азатлыкка чыккан Чехиянең
Репречице авылы ягына. 
 
Каштан салкынында яткан солдат! –
Күп җирләрне инде кичтең син,
Днепр, Неман, Одер һәм Эльбадан
Каскаң белән сулар эчтең син. 
 
Менә бүген күмелеп мактауларга,
Чех иленнән үтеп барасың.
Һәрбер өйдә – Җиңү байраклары,
Хөрмәтләүнең кая чамасы?! 
 
Ял ит әйдә, тиздән дустың белән
Икәүләшеп, алга китәрсез,
Аннан, туган Идел ярларында,
Кайтып, тыныч гомер итәрсез.
                                       Чехия
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить