Өлөш алыу (дары эчеү) җәшереге

30.04.2015 12:03 | Белемнек Печать

“Өлеш алыр алдыннан укый торган теләк рәте”н газетага басуыбызны сорап язган кешеләр бар. Кызганычка каршы, теләк рәте шактый озын. Бу теләк рәтен тулысы белән Казан керәшен приходы аерым кнәгә итеп бастыр ды. Бу кнәгәне Казанда Тихвин чиркәвендә һәм Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылындагы Изге Николай чиркәвендә сатып алырга була. Ә газетабызда өлеш алу җәшереге турында һәм өлеш алыр алдыннан әйтәсе үгетне бирәбез.
Бу оло Жяшерекне священник Литургия дигян келяүдя кыла. Священник теляге арткылы, Алла Улынын сюзляре буйынча Святый Тын кыуаты белян, престол өстөндяге икмяк Хрис тосъ Тяненя алмаша, жимеш сыуы (вино) Христосъ Канына алмаша. Алар кюз кюрергя икмяк булса да, жимеш 
сыуы булса да, аларны Ходай Үз кодряте белян Христоснын Тяне, Каны итя. Христоснын шушы куркынычлы Жяше рекляреннян өлөш алган кеше, жазыклары кичерелеб, Иисусъ Христосъ белян кушыла, мянге тормошло була. Ходай Үзе әйт кян: “Тянемнян, Канымнан өлөш алыучы мянге тормош ло була” (Ин. 6, 54), дигян. Бу өлөш алыу Жяшереген иң элек Ходай Иисусъ Христосъ Үзе кылган. Ул өйрянеүчеляреня икмякне биреб әйткян: “Алыгыз, ашагыз, бу Минем сезнен өчөн, жазык лар кичерер өчөн, уалынган Тянем”, дигян. Аларга тагы сауыт белян жимеш сыуы биреб әйткян: “Бу сауыттан барыгыз да эчегез, бу Минем сезнен өчөн, кюб кешеляр өчөн жазыкларны кичерергя агызган жаңа килешеү Каным”, дигян. Аннары ул Жяшерекне жалан кыларга Апостолларга кушкан.
Изге Жяшереклярдян өлөш алырга барыучы үзенен Алла алдында жук кна нястя икянен, жараусыз булыуын, жазыкка батканныгын төбөннян аңнарга тейеш, барысы белян дя татыуланышырга, үзен усаллыктан, кешене гайебляүдян, ар-төрлө киряксез уйлардан, сюзляр сөйляүдян тыйылырга тейеш. Булдыра алганча, жангызырак калыб, Евангелиене, “Өлөш алыу алдыннан укый торган теляк ряте” иманнарны укырга тейеш.
Изге өлөш алыу Жяшерегеня үзеңне бер өч көн ураза тотоб әзерляргя киряк. Ураза тотоу теляк итеү белян бергя бара. Ураза ашы булмаган ит, май, сөт, кюкяй ашамныкларын ашау бөтөнняй тыйыла, бютян ашамныклар да тыйылыбрак, әзряк ашала.
Өлөш алырга барыучы келяү башланганчы священник алдында жазыкларын әйтергя тейеш. Жазык әйткян чакта священник сораганны көтмөйче, үзеңне ичтя дөрөслямейче, гайебн е бютянняргя ауыштырмыйчы, жаныңны ауырайтыб торган нястялярне үзең әйтеб бирергя киряк.
Ниндей жазыклар була:
Алланы хурлау, Аңарга зарланыу, чиркяүляргя жөрмяү, олосомаклык, көпөрлөк, кюремчеляргя, гороскопларга ышаныу, исереб жөрөү, атна көннө эшляү, сюгенеү, ураза тотмау, теляк итмяү, алдалау, кешене рянжетеү, кешедян мыскыл итеү, кеше үтереү (аборт), кыйнау, каргау, ызгышыу, ачыулык, уйнашлык итеү, жат ир (хатын) белян азгыннык итеү, азгын няпесле уйлар тотоу, кюңелдя уйнашлык итеү, кеше тикшереү, кеше сөйляү, кешене жаманнау, урлау, көнчөлөк итеү, үбкяляү, кеше кайгысына сөйөнеү, үзеңне үзең мактау, мал жыйыу, малга биренеү, тянгя гня жарарга тырышыу, башка жазыклар...
Материалларны отец Димитроий Сизов әзерләде 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить