"Айбагыр" Олы көнгә чакыра

13.04.2015 11:19 | Бәйрәмнәребез Печать

"Айбагыр" Олы көнгә чакыра
18 апрель көнне “Мишә буйлары” коллективы һәм Казан керәшен оешмасы, традиция буенча, карендәшләрне Олы көн бәйрәменә җыячаклар. Шушы уңайдан, журналистыбыз коллектив белән очрашты. Баксаң, алар зур планнар белән яналар, үзгәрешләр кичереп яталар икән. 
– “Мишә буйлары” Казан халкын инде күп еллар куандырды, – ди Казан оешмасы җитәкчесе Мария Семенова. – Мишә буйларында туып үскән кызлардан җыелган коллектив булганга, шундый исем сайлаган идек. Репертуарыбызда Мишә буе көйләре. Сәрдә, Янсуар, Кибәч, Субаш авылларында гына җырлана торган җырларны, чыннан да, без генә башкарабыз. Менә инде ярты ел коллектив белән Татарстанның халык артисты Галина Казанцева шөгыльләнә икән. Шушы арада коллектив репертуарын баеткан, стилен камилләштергән, составын киңәйткән һәм Олы көн кичәсендә “Айбагыр” исеме астында чыгыш ясаячак. – Үзебезчә дә, яңгырашы да матур, Галина Александровна үзе җитәкчелек итәргә алынгач, шатланып риза булдык, – диләр “Мишә” кызлары. – Бүгенге көндә ансамбль әле күтәрелеп кенә килә. Без хәзер көйләр, сүзләр, бормалар өйрәнәбез, шуңа да әлегә мактанып булмый. Эшләргә дә эшләргә! – ди Галина Александровна. – Барысы да вакыт белән тикшерелеп, сыналу узачак һәм шуннан соң гына нәтиҗә күренер. Максатларыбыз зурдан. Без Казан шәһәрендә аутентик фольклорны үстерүче этнографик коллектив буларак аякка басарга телибез һәм тиешбез. Керәшеннәрнең күп тавышлы, борынгы җырларын төрле яклап үстерергә, кеше арасына чыгарырга. Безнең җырлау осталыгы, тавышның яңгырау киңлеге аерылып торырга тиеш. Халык безне чын аутентик ансамбль буларак таныса, Менделеев районының “Бигәш” ансамбле кебек, чит илләргә гастрольләргә дә бара алыр идек.
Язсын Ходай! 18 апрель көнне Ленин исемендәге культура сараена килеп, “поддержка” ясыйк үзләренә. 
Надежда ТОКРАНОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить