Олы көн куличы

10.04.2015 11:35 | Бәйрәмнәребез Печать

Олы көн куличы
Бер кило он, 1,5- ­2 стакан сөт, 6 йомырка, 50 г чүпрә, ярты чәй кашыгы тоз, ярты пачка маргарин, бераз ванилин, йөзем, чикләвек, цукатлар.
Җылы сөткә чүпрә, онның яртысын салып туглыйбыз да җылы урынга алып куябыз.
Камыр ике тапкырга арткач, йомыркалар сарысын шикәр комы һәм ванилин кушып болгатабыз, эретелгән май, күбек хәленә китерелгән йомыркалар агын һәм калган онны өстәп камыр басабыз да кабаттан җылы урынга алып куябыз.
Камыр өлгергәч, аңа йөзем, чикләвек, цукатлар өстибез. Майлаган форманың 3/4 өлешен камыр белән тутырабыз һәм өстен йомырка сарысы белән майлыйбыз. 
Духовкада 200-­240 градуста пешерәбез. Пешкәнлеген агач таякчык белән тикшерергә була.
Тәмле куличлар Сезгә, Карендәшләр!!!


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить