Нечкә күңелле майор

17.03.2015 10:00 | Яшәү рәвеше Печать

Нечкә күңелле майор

Редакция почтасында – Никифор шигырьләре. Бездән берничә яшькә өлкәнрәк булса да, без аңа Никифор дип дәшәбез, шигырьләрен дә, шулай, үз итеп, “Никифор шигырьләре” дип йөртәбез. Алар үзгә, алар – җитлеккән, бер укуда хәтергә уелып кала торган чын шигырьләр.

Рифма эзләп, сүз бәйләп, вакыт үтереп утырмый Никифор. Күңелендәген чатнатып, җанга барып бәрелерлек итеп әйтә. Шуңа да аларны укып чыкканнан соң, тормыш кыйммәтләре, яшәү мәгънәсе турында тагын бер кат уйланасың, бәгыреңә бәрелгән шигырьләреннән сагышланасың, халкың язмышы турында борчыласың. Никифорның үтәдән-үтә нечкә күңел кыллары, үзләре шул дәрәҗәдә тартылган, бераз гына саксыз кагылсаң да, хәзер өзелеп китәрләр кебек. Күңеле әнә шулай түгелергә торса да, аның көчле шәхес булуын беләбез. Башта Алабуга медицина училищесында, аннары Казан дәүләт медицина институтында укып, озак еллар буена врач булып эшләгән кеше Никифор. Дистә еллар буена Эчке эшләр министрлыгына караган учреждениеләрдә хезмәт куеп, майор дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыккан. Шуңа күрә аңа карата “йомшак күңелле” дип әйтү дөреслеккә туры да килмидер әле. Тормышта, диюем... Ә җырларында, шигырьләрендә Никифорның хисләре ярларыннан чыгып түгелә...

Керәшеннең чын шагыйрьләре күп түгел. Никифор – шул “күп түгелләр”нең берсе. Бу көннәрдә ул гомер елларының чираттагысын йомгаклап, алдагы елын ваклый башлады. Кеше гомерләре бик кыска. Аның һәр мизгелен бәяләп, һәр минутына куанып яшәсәң, ул, көтмәгәндә,  озынаеп та китә, диләр. Никифорга алдагы елларында да әнә шундый куаныч-шатлыкларга күмелеп, исән-имин иҗат итәргә язсын, дип телибез. Түбәндә Никифор Тукмачевның үткен каләм очыннан тамган өр-яңа шигырьләрен бирәбез. Ир-ат укучыларыбызга 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә күчтәнәч булса, хатын-кызларыбыз өчен – 8 март, Никифорның үзенә – туган көн бүләге булсын алар.

Мария МАРТЫНОВА

Никифор ТУКМАЧЕВ

Әти кирәк
Әти кирәк балачакта
Килеп сыеныр өчен.
Көчле, таза кулларында
Күккә чөелер өчен.
Әти кирәк малай чакта
Атларга атланырга.
“Минем әти иң көчле” дип,
Дусларга мактанырга.
Әти кирәк, үсмер чакта
Юллар күрсәтер өчен.
Аккан чакта әниләрнең
Яшьләрен сөртер өчен.
Әти кирәк безнең хыял
Гомергә ашсын өчен.
Тормышка аяк басканда,
Таймаслык бассын өчен.
Әти кирәк илнең йөген
Иңенә төяр өчен.
“Баламнан да татлы”, диеп,
Оныклар чөяр өчен.
Әти кирәк, гел кимсенеп,
Гомерләр узмас өчен.
Әти кирәк кешеләргә
Бәхетсез булмас өчен.

Кыр чәчәге
Исеңдәме, биргән идең
Кыр чәчәге бәйләме.
Хатирәбез булып калды
Шул яшьлек мизгелләре.
Кушымта:
Кыр чәчәге, кыр чәчәге
Бар зәңгәре, сарысы.
Зәңгәр кыр чәчәкләрендә
Күзләрең чагылышы.
Биргән чәчәк бәйләмнәрең
Кулларымда сулдылар.
Янып-шашып сөюләрем
Үкенечкә булдылар.
Кушымта:
Кыр чәчәге, кыр чәчәге,
Бар зәңгәре, сарысы,
Сары кыр чәчәкләрендә
Йөрәгемнең сагышы.
Белмәдем кыр чәчәкләрен,
Кулымда әче әрем.
Әче әремнәр аңлыйлар
Җанымның әрнүләрен.
Кушымта:
Кыр чәчәге, кыр чәчәге
Үсәдер кемнәр өчен.
Чәчәкләрне биреп үстек
Бәхеткә күмәр өчен.

Язларны көтәм
Ашкынып язларны көтәм,
Язлар гына уйда гел.
Инде илгә кайталардыр,
Кыр казлары юлдадыр.
Кыр казлары, кыр казлары,
Талмасын канатыгыз.
Язмыш кайларда йөртсә дә
Шушы җир баласы без.
Язлар бар, ярый язлар бар,
Илләргә кайтыр өчен.
Әле ярый, кошлар кайта
Җанны юатыр өчен.
Язларны көтәм. Язларда
Бозларның кузгалганын.
Бозлар алып китәр кебек
Сагышын кыз баланың.
Язларны көтәм мин заргып,
Килә язлар, соңарып.
Килсә дә язлар соңарып,
Килсен иде сине алып.

Урман
Урман – тормыш, агачлар да
Сыналар, сыгылалар.
Җир картаеп, гомер иткән
Җиренә җыгылалар.
Җиткән җегет – наратларга
Караулары да авыр.
Рәте белән кырып салган
Рәхимсез көчле давыл.
Каеннарның гәүдәсендә
Күпме чабылган эзләр...
Без түзәрбез яраларга,
Каеннар ничек түзәр?
Карт юкә әле аякта –
Кәүсәсен каерганнар.
Яфрак ярмас, чәчәк атмас –
Кабыгын салдырганнар.
Чи имән дә ыңгыраша –
Читләр иңендә усак.
Яңармый да, җил дә калмый –
Нишләрбез шулай булсак?
Агачлар да туа, үлә.
Тормыш талкый, бәргәли.
Язмышлары безнекеннән
Үзгә түгел әлләни.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить