ФЕСТИВАЛЬ СТАРТ АЛА

10.12.2014 15:39 | Конкурска Печать

ФЕСТИВАЛЬ СТАРТ АЛА
Тиздән республикабыз шәһәр-районнарында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның “Туым җондозы” Бөтенроссия фестивале старт ала.
Инде алдан хәбәр итүебезчә, сайлап алу турлары Казанда һәм республикабызның районнарында узачак. Эстафетаны Кукмара районы башлап җибәрәчәк. Биредә 16 декабрьдә Теләче, Питрәч, Балык Бистәсе, Мамадыш, Менделеев, Алабуга районнарыннан килгән яшь җырчыларны көтәләр. 17 декабрь көнне Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында районның авылларыннан җыелган яшьләр һәм балалар үзара көч сынашачак. 23 декабрь көнне эстафета Зәй шәһәрендэ тәмамланачак. Биредә Әлмәт, Түбән Кама, Алексеевск, Тукай, Сарман, Мөслим районыннан һәм Чаллы шәһәреннән килүчеләрне көтәләр. Югарыда аталган районнардан катнашучылар «уз өйләрендә» чыгыш ясаячаклар, һәм аларга, кунакларны кабул итуче як та буларак, аерата зур җаваплылык өстәлә. Фестивальнең Гала-концерты 24 январьда Казан шәһәренең “Яшьләр Үзәгендә” узачак.
 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить