Сәвәләйдән биш кыз хәрби самолетлар җитештерүдә катнашкан

03.12.2014 10:01 | Хәтер-хатирә Печать

Сәвәләйдән  биш кыз хәрби самолетлар җитештерүдә катнашкан

 

Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларыбыз республиканың кайсы тармагында гына хезмәт куймый?! Ир-ат көче сорый торган предприятиеләр, завод-фабрикалар, колхозлар алар җилкәсенә кала. Бүгенге көндә җырларда җырлана торган Зәй районы  Сәвәләй авылыннан биш кыз – Екатерина Лукина, Анна Белышева, Ольга Слепцова, Евдокия Рябова, Мария Бутяева (Капитонова) хәрби комиссариат аша Горбунов исемендәге Казан авиация заводына эшкә җибәрелә. Республиканың төрле район-шәһәрләре, авылларыннан шулай 45 кыз әлеге авиация заводына эшкә килә. Сәвәләй кызлары заводта җылылыкны тәэмин итүче, ягъни мич ягучы ярдәмчеләре була. Мичкә утын, торф, ташкүмер ташый алар. Хәрби самолетлар җитештерүче заводта эшләгән кызларның җиңүне якынайтуга керткән өлеше биниһая зур. Кызганыч, андыйлар сафы елдан-ел кими. Бүген биш кызның берсе – Мария Бутяева гына исән. 90 яшен тутыручы Мария әбинең зиһененә, яшәү рәвешенә сокланырлык әле.

1943 елның сентябре. Көтмәгәндә Сәвәләйгә 18-19 яшьлек биш кызга Акташ хәрби комиссариатына чакыру килеп төшә, кызларны да армиягә алалар икән дигән хәбәр тарала авылга. Кызлар колхозда бөтен эшне җигелеп башкара. Хәрби комиссариат аларны Бөгелмәгә илтә, шуннан 45 кешелек төркем Казанга озатыла. Башта кызлар Лаешта бәрәңге алуда, аннан хәрби заводта эшли. Эш ике сменада оештырыла. Кызлар Кремльдә урнашкан бер бинада яши. Нинди генә милләт вәкилләре булмый араларында.

Сугыш елларында Татарстанга илнең төрле шәһәрләреннән  70 тән артык предприятие эвакуацияләнә. Шуларның берсе – Горбунов исемендәге авиация заводы. Заводларга җиһазлар, материаллар, электр энергиясе, эшче көчләр җитешми. Сугыш кирәк-яраклары җитештерү буенча дәүләт заказы бермә-бер арта. Сугышка Татарстан самолетларны иң күп җитештерүче була. Ул елларда һәр 6 очкычның берсе Казанда җитештерелә. Сугыш елларында Казанда 10 меңнән артык самолет җыела, өстәвенә, алар камилләшә бара. Көненә якынча 6-7 самолет ясап чыгарыла.

– Заводтагы зур-зур мичләр утын-күмерне йотып кына тора. Сменадан соң  корымга баткан бит-куллар белән көчкә кайтып җитеп урынга ава идек, – дип сөйли Мария әби.

Яшүсмерләр белән иңгә-иң торып эшли алар. Кызларга туган авылларына кайтып килү мөмкинлеге дә була. Сәвәләй кызлары алмашлап кайтып, бер-берсенә авыл яңалыкларын җиткерә: кемнәрдер сугышта һәлак булып калган, кемдер яраланып кайткан... Кызларның да егетләре сугышта була. Мария дә сөйгәне Семен белән хат алышып тора. Сезгә дошманны тар-мар итәргә самолет ясыйбыз, дип яза ул хатларында.

9 Май – Җиңү көнен әле дә хәтерли Мария әби. Дәртле музыка астында Казан вокзалына җиңү яулап кайткан солдатларны каршы алырга төштек, ди ул. Елаш, сөенеч катыш көлү... Кызлар төркемнән егетләрен барлый. Әлеге мизгелне Мария әби бүгенгедәй хәтерли. Аларга авылларына кайту 1946 елның көзендә генә насыйп була.

Кызлар Сәвәләйгә кайтып, янә колхозда эшли башлый. Кемнәрнеңдер сөйгәннәре сугыштан кайта, ә кайберләренеке юк. Мария Семенын көтеп алып, алар 1947 елда өйләнешәләр. Мария фермада эшли, Семен – тракторда. Ул колхозның иң алдынгы механизаторы исәпләнә. Бутяевлар 8 бала үстереп, аларны башлы-күзле итә. Балалары борчу-мәшәкать китерми үзләренә. Ире Семенның вафатына ун ел. Ул 13 ел элек 9 май көнне җирләнә. Җиңү көне Бутяевлар өчен шатлыклы да, кайгылы да. Мария әби улы Валерий гаиләсе белән яши. Аның күңеле көр. Бакчасына суган, кишер утырта, өендә гөлләр үстерә. Китап, газета-журнал укырга ярата, “Зәй офыклары” газетасын көтеп алып укый.

- Авыл китапханәсеннән алып укырлык китабы калмагандыр инде Мария әбинең. Нинди китап алып төшеп бирсәң дә, минем бит бу басманы укыганым бар гына , ди ул, - ди китапханәче Светлана Чернова.

Менә кемнән үрнәк алырга яшь буынга. Җиңүнең 70 еллыгын зур дулкынлану белән көтә Мария әби Бутяева. Кайгы-хәсрәт күрергә язмасын, ил-көннәр тыныч булсын, дип тели ул.

Рәзимә Кашапова

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить