Гармун моңына сарылып шытты йөрәк җырларым...

24.10.2014 08:38 | Безнең юбиляр Печать

Гармун моңына сарылып шытты йөрәк җырларым...

 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күпкырлы талант иясе мәшһүр композитор, виртуоз музыкант, шагыйрь, язучы-прозаик, музыкаль тәнкыйтьче Марс Андреевич Макаровка 28 октябрь көнне 75 яшь тула. 

Шул уңайдан, әлеге күпкырлы талант иясе белән очрашып сөйләштек.

Чәнәшкәле баянчы

– Мин биш яшемнән баянда уйный башладым. Әтием бик оста гармунчы булган. Үзе НКВД системасында эшләгән, Биләрдә паспортный столда утырган. Мин дә Биләрдә туганмын. 1942 елда әтине эшен башкарганда (при исполнении служебных обязанностей) атып үтергәннәр. Шуннан соң әни, безне, өч баланы алып, Чура Батырга кайтып урнашкан. 14 яшемә кадәр авылда яшәдек. Чура Батырны мин туган авылым итеп кабул иттем. Иң күңелле, хәтергә уелып калган истәлекләрем Чура Батырга бәйле минем. Йокларга яткач та авылның һәрбер өен, кешеләрен, урамнарын искә төшереп, күз алларыма китереп уйланып ятам. Кечкенә, яшь вакыттагы хәтер-истәлекләр бик көчле була, гомер буена җитә икән ул.

Аннан семьябыз белән Казанга күчеп килдек. Училищега укырга кердем. Монда да тормыш бик авыр булды. Дүртәүләшеп подвалга урнашкан 8 квадрат метрлы бер бүлмәдә тордык. Әле шунда пианино куярга да урын тапканбыз, баян да бар. Дәрескә әзерләнергә урын булмагач, училищеда кунып калып, төннәрен әзерләнә идем. Баянчылар бик юк иде ул заманда. Укыган вакытта ук радиога языла башладым. 1959 нчы елда беренче язмам эшләнде. Звукорежиссер Исмай абый Шәмсетдинов әлеге язманы эшләгәндә мине өстәл өстенә урындык белән менгезеп утыртты. “Бәлки әле син киләчәктә бик танылган баянчы булып китәрсең. Төкле аягың белән”,– диде.

Беренче тапкыр үземнең уйнавымны авылда тыңларга туры килде. Туганнарыма кайткан идем. “Фәлән көнне радиодан концертыңны бирәчәкбез”, диделәр. Иртән, көтү куганчы ук торып, әрле-бирле йөри башладым. Кайчан бирерләр икән? Әтиемнең туганы Иванны уятам: “Иван дәдәй, тор инде. Мине радиодан бирәчәкләр бит”,– дим. “Кит әле, әй яратмыйм мин мактанган кешеләрне, уятма әле”,– ди бу. Бер мәлне авылның багана башындагы радиосы эшли башлады, Левитан тавышы ишетелде. Гимн яңгырады, яңалыклар, газеталарга кыскача күзәтү ясалды. Шуннан соң “Яшь баянчы Марс Макаров концертын бирәбез”, диделәр. И шатландым инде. Бөтен кеше тыңлый бит. Күңел күтәрелеп китте. Шуннан радиодан еш кына ишетелә башладым, мине белә башладылар. Баянымны алам да, радиога язылырга барам. Буй кечкенә булгач, баянны күтәреп барырга авыр, уңайсыз. Кыш көннәрендә чәнәшкәгә салып тартып барам. Миннән шаяртып көлә дә башладылар. Училищены да яхшы билгеләренә генә тәмамладым. Шулай популярлаша башладым. Хатлар буенча сорап та, әсәрләремне бирә башладылар.

“Сложный” җыр

Бик күп вариацияләр эшләдем. Җырлар иҗат итә башладым. Беренче җырымны 1964 елда Хәсән ага Туфанның “Киек казлар” шигыренә яздым. Әлеге җырны Әлфия Авзаловага тотып килдем. Без аның белән бик күп концертлар бирдек. Баянист итеп гел мине алып китә торган иде. Радиога да бергә язылган булды. Ул карады да: “Мин ноталар белмим бит”,– ди. Уйнап, җырлап күрсәттем. “Бик сложный бу. Башка кешегә биреп кара әле”, – ди. Шуннан Эмил Җәләлетдиновка күрсәтеп карадым. “Бу народный җыр, мин романслар җырлыйм бит”, – дип, ул да борды. Шуннан, минем бәхеткә, Настя (Анастасия Васильева) килеп чыкты (Татар дөньясына Нәфисә Василова булып танылган ТАССРның халык артисткасы – авт.). Аның белән икәүләп кичләрен кала-кала өйрәндек тә, радиога киттек. Худсовет төзеп безне тыңладылар да, яздырырга килергә чакырып калдылар. Бу җырым бик популяр булып китте. Моны Хәсән ага ишетеп алган да, адресымны табып өемә килде. Бик ошаткан. “Марс, башка җырларың да шулай матур язылсын”,– дип миңа китабын бүләк итеп калдырды. Шунда ук кайсы шигырьләренә көй язарга икәнен билгеләп тә куйган. “Юксындырсаң, нишләрмен?”, “Агыла да болыт агыла” һ.б. Аларына да көйләр яздым. 

Тора-бара җитдирәк: патриотик,сугыш темасына багышланган җырларга күчтем. Җиңүнең 40 еллыгына багышланган Бөтенсоюз конкурсында катнашып, диплом алдым. ТАССРның 50 еллыгы уңаеннан “Иң яхшы җыр” конкурсында катнашып та өченче урынны алдым. Ул конкурс ябык тавыш бирү белән башкарылды. Минем әсәремне “Александр Ключаревныкы булырга тиеш бу”, дип уйлаганнар.


Элек һәм хәзер

Яшь композиторлар хәзер әсәрне ничек тә катлауландырып башкарып эксперимент ясыйлар. Миңа, музыкант булып та, аңлавы авыр. Гади кеше турында сүз дә юк. Бу турыда бер газетада язып та чыктым инде. Яшьләр көйне оныттылар, язмыйлар. Җиңел, күңел ачу музыкасы гына иҗат итә башладылар. Җыр-музыка бүген коммерциягә корылган. Җырны артык идеаллаштыру китте. Һәркем җырлый белергә тиеш кебек тоела башлады. Җырчылар артык күбәйде, истә калдырып та булмый үзләрен. Тик үзенчәлеклеләре бик аз.

Элек көйне башкалар язган сүзләргә иҗат иткән булсам, хәзер үз сүзләремә дә язам. Шулардан “Бишек җыры”н Лидия Әхмәтова, “Карлар ява”ны – Рамил Миндияр башкарды. Баян өчен соңгы вакытларда язмыйм, бармакларымның җитезлеге җитми. Хор, оркестр өчен язам. Хор өчен 12 партитура язган идем. “Бу – безнең алтын фондка керерлек бәһасез материаллар” дип язып, Культура министрлыгына җибәргән идек. Көттереп булса да, “алырга” дигән рөхсәт килде.

Композиторларга тиешле бөтен белемне алдым. Консерваториядә укырга насыйп булмады. Эшләргә, акча табарга кирәк иде. Квартира сатып алдык, семьябыз белән шунда күчендек. Шуннан соң өйләнеп тә җибәрдем. Ул заманда миңа сорау бик күп булды. Бик зур кешеләр, язучылар белән йөрергә насыйп булды. Халык белән очрашуларга йөрдем, кырларда комбайнчылар янында да чыгыш ясарга туры килде. Язучылар союзыннан да акча алам, радиодан да килеп тора. Менә шундый вакытлар бар иде. Хәзер радиога барып кара әле син. Җырыңны яздырыр өчен, сиңа үзләре гонорар түләр урынга, үзеңнән сорыйлар.

Бүлмәмдә Советлар Союзының тимер юл картасы эленеп тора иде. Шунда концерт белән булган урыннарга кызыл белән тамга куеп бардым. Картам бөтенләй кызарды. Бөтен Урта Азияне йөреп чыктык, тугандаш республикаларда булдык. Астрахань якларын кичтек, Сахалинга кадәр барып җиттек. Бер чыгып китеп, дүртәр ай йөреп кайткан вакытлар булды. 1968 елда күренекле татар җырчылары, композиторлары составында миңа капиталистик ил – Финляндиядә булырга туры килде. “Салкын сугыш” чоры заманнары бит! Бу Совет чорында чит илдәге милләттәшләребез белән беренче рәсми очрашу булып, тарихка кереп калды.

Марс Андреевич әле дә иҗади хезмәттә. Шигырьләр иҗат итә, газета-журналларда тәнкыйть материалларын, истәлекләрен бастыра, көйләр язуын дәвам итә.

Туган көне белән котлап,киләчәк көннәрендә дә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, иҗат уңышлары теләп калабыз. Озак еллар иҗат чишмәсе саекмасын иде әле. Тормыш иптәше Фирдания апа белән тигезлектә яшәргә, балалар, оныклар игелеген күрергә язсын!

Язып алды Евдокия ИВАНОВА

Марс МАКАРОВ

Борынгылар нәсихәте

(Керәшен шагыйре Яков Емельяновка ияреп)

Шапшак булма,
Пөхтә бул!
Таркау булма,
Җыйнак бул!
Йомшак булма,
Тыйнак бул!
Усал булма,
Үҗәт бул!

Дуамал чабып,
Дөнья кума.
“Дөя өстендә”
Нужа ку!

Киемең булса
Чиста, пөхтә,
Баш югары,
Гәүдәң төз,
Йөзең якты,
Күңелең көр,
Сүзең туры,
Юлың туры –
Тормышың да булыр шулай –
Бәхетең белән тулы!

Ике язмыш

Туры әйткән – тизәклеккә баткан,
Вафат булгач кына – бәхет тапкан...
Яла яккан – малга чумып яткан,
Вафат булгач – яман сүзгә баткан...


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Еще в этой категории: « Сәләтлеләр көзен туа

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить