Сәләтлеләр көзен туа

02.10.2014 08:54 | Безнең юбиляр Печать

     Көз – уңыш җыю, туйлар үткәрү вакыты гына түгел, туган көннәр үткәрү вакыты да әле ул. 
Барлап чыксаң, елның башка сезонында туучыларга караганда, көзен туучылар күбрәк. Шунысы гаҗәп: аларның барысы да сәләтле, талантлы кешеләр. Зәй шәһәрендә гомер кичерүче җиңгәбез – Герасимова Александра да шундый уңган, талантлы кешеләрнең берсе. Әйтеп кеше ышанмас – сентябрь аенда аңа 90 яшь тул- ды, ә үзе әле кызларга биргесез. Безнең авылга ул укытучы булып килгән. Матурлыгы белән дә, белеме белән дә, оештыру сәләте белән дә багражлыларның мәхәббәтен яулаган. Татар халык язучысы Аяз абый Гыйләҗевны да укыткан кеше ул Александра җиңги. Язучы кайбер әсәрләренә прототип итеп аның образын алган. Герой итмәслек тә түгел шул үзен: ул башкарган җырларны бер тыңласаң, моңы йөрәгеңдә гомерлеккә кала. Югары Багражның данлыклы Герасимовлары семьясына килен булып төшә ул. Зәйгә күчкәч, укытуын ташларга туры килә. Башка урыннарда эшләгәндә дә, тырышлыгы аркасында, зур хөрмәт казана. Леонид дәдәбез белән алар башкаларга үрнәк гаилә булып яшәделәр. Леонид дәдәй Александра җиңгигә багышлап дистәләгән шигырьләр иҗат итте. Ул аның илһам чыганагы булды. Бергәләп, биш бала тәрбияләп үстерделәр, аларны олы тормыш юлына бастырдылар. Балалары да тәртипле, хөрмәтле кешеләр булып яшиләр. Югары Багражның Тройсын бәйрәмнәре җиңгиебезнең җырларыннан башка үтми иде. Сигез дистәсен тутыргач та тавышы югалмады аның. Ә менә күптән түгел аның 90 яшьлек юбилеена кайткач, җырларын тыңлап хәйранга калдым: әле хәзер дә тавышы яшь чагындагы кебек икән. Керәшен җырларын да, Леонид дәдәйнең яраткан көе дип, “Әйткән идең”не дә башкарды ул. Күз генә тимәсен үзенә. Үткән еллар аның сәләтен дә, матурлыгын да югалттырмаган
кебек, киләселәре дә аңа кагылмасын.
 
 
 
Маргарита МИРОНОВА,
Зәй районы Югары Баграж авылы
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить