Бөтен Россиягә танылган шкул

16.09.2014 07:25 | Тамырлар тарихка тоташкан Печать

Бөтен Россиягә танылган шкул
Казан Үзәк керәшен мәктәбенә - 150 ел
 
 
1863 елның көзендә Василий Тимофеевның бәләкәй, тыгын, ярлы квартирасында Чиябаштан өч малай килеп грамотага (укырга-язар га) өйрәнә башлыйлар. Бу Үзәк керәшен шкулының башы була. 
Алар Николай Ильминский белән Василий Тимофеев язган кнәгәләр буенча белем алалар, академия чиркәвенә келәүгә йөриләр, академия студентлары аларга шулай ук ярдәм итәргә тырыша. Николай Иванович та ул балалар белән гел кызыксынып тора, көндәлек тормыш итәргә, аякка басарга ярдәм итә. 1864 елның җәендә бу өч бала В.Тимофеев белән Мамадыш өязенең керәшен авылларында булып, чиркәү җыруларын җырлыйлар, ден кнәгәләрен үзебезнең телдә халыкка укыйлар, аңлаталар. Халыкка бу бик ошый, алар балаларның тиз арада күп нәрсәләргә өйрәнүенә шаккаталар, аларны җыелышып тыңлыйлар.
1864 елның сентябрь аенда Казан укыту округы рөхсәте белән керәшен шкулы ачыла. Анда 20дән артык бала укый башлый. Шкулны оештыручылар Н.И.Ильминский, В.Т.Тимофеев, Е.А.Малов була. Уку Николай Иванович тарафыннан үз телебездә язылган букварьдан башлана, язарга өйрәтү белән бергә алып барыла. Беренче кышта ук балалар безнең телгә күчерелгән барлык кнәгәләрне укып чыгалар, изге иманнарны ятлыйлар, буш вакытта аларны җырлыйлар. Балалар шундый мавыгып укыйлар, буш вакытлары бөтенләй калмый, уеннары турында оныталар. Бәйрәм көннәрендә Василий дәдәй белән академия чиркәвенә келәүгә йөриләр, ул шунда ук аларга келәү тәртипләрен аңлата. Бу шкулны өйрәнүче бер галим болай дип яза: “...ден чыганакларын балалар ятлап кына калмыйлар, аларны аңлап күңелләре түренә сеңдерәләр, бу аларның үз-үзләрен тотышларында чагыла. Бу шкулда алдашу, кычкырышу, бер-береңнән көлү бөтенләй юк. Балалар бер семья булып тату яшиләр, тыйнаклар, үзләрен бик тыныч тоталар. Чиркәү җыруларын үз телләрендә җырлау аларга чын ден тәрбиясе бирә”.
Н.И.Ильминский белән Василий дәдәй нигез салган керәшен шкулы тышкы ягы белән дә башка уку йортларыннан аерылып тора. Иң беренче андагы гадилек күзгә ташлана – беренче елларда ул дәү булмаган квартирада эшләп килә, анда бер бүлмә – уку классы, уку-йоклау өчен 3 бәләкәй бүлмә (балалар идәндә йоклыйлар), бәләкәй генә кухня була. Василий дәдәйнең хатыны Матрена балаларга ризык әзерли, өс киемнәрен юа, ипи пешерә, башка хуҗалык эшләрен алып бара. Ашау-эчү – гади крестьян ашы, балалар торган җирләрен үзләре җыештыралар, утын әзерлиләр, пичкә ягалар, су ташыйлар, авырып киткән балаларны үзләре карыйлар.
Николай Иванович беренче керәшен шкулын бик ярата, балалар аны үз аталары урынына күрәләр, үзләренең күргән, ишеткәннәрен аңар җиткереп торалар. Ул балаларны еш кына калага алып чыга, алар белән кала урамнарында йөри. Бу ярлы киенгән, чабата- лы балалар кирәк чакта Николай Ивановичның квартирасына да киләләр. Шушындый җылы караш барлык кешеләрдә уңай хисләр калдыра. Аның җимешләре дә тиз арада күренә башлый. Тиз арада өязләрдә шушындый шкуллар эшли башлый, соңыннанрак башка урыс булмаган халыклар өчен шкуллар ачыла. Анда балалар үз ана телләрендә белем алалар, бу шкулларда керәшен шкулында укып чыккан укытучылар эшли. Казанда керәшен шкулы ачылып 20 ел үткәннән соң, Казан губернасында инде 128 шкул эшли. 1896 елга аларның саны 148 гә җитә. 1875 елда укыту программасы киңәйтелә, укытучылар әзерләп чыгарыла башлый. 1893 елга шкулдан 306 укытучы чыга, шуларның 50се священник булып китә. Алар якын тирәдәге губерналарга, Себергә, Кавказга кадәр таралалар. 1867 елда шкулда кызлар да укый башлый. Ул вакытта ирләр кыш буена башка җирләргә китеп эшлиләр, балаларны тәрбияләү ана җилкәсендә кала. Балаларны тәрбияләү, укыту өчен, хатын-кызларның үзләреннән белемле булу сорала.
 
1895-1917 елларда мәктәп җитәкчесе булган протоиерей
Тимофей Егоров хатын-кызлар бүлеге укучылары белән
 
Шкулны дәүләт эшлеклеләре, ден башлыклары таный башлый. 1865 елда укытучылар кафедраль соборда Архиепископ Афанасий үткәргән литургиядә катнаша. Литургия беткәч, благословение алырга Владыка янына киләләр. Ул аларга гаҗәпләнеп карый, керәшен шкулы укучылары икәнен белгәч, үзенең өенә чакыра. Анда балалар үзебезнең телдә һәм урысча иманнар җырлыйлар. Моңа Владыка бик сөенә, балаларга 25 Евангелие бүләк итә, барысына да акча-тәңкәләр бирә, шкул өчен 30 сум акча бүлеп бирә. Соңыннан да балалар литургиягә йөриләр, аларны Владыка һәрвакыт өенә чакырып келәүләр, иманнар җырлата. Владыка Казан епархиясеннән киткәндә, балалар Николай Иванович белән Архиерей йортына саубуллашырга баралар. Владыка балаларга карап бик шатлана, берничә балага крест кигерә, барысына да көмеш тәңкәләр бирә, шкулга география карталары, кнәгәләр бүләк итә.
Изге Синодның Олы Прокуроры граф Д.А.Толстой да шкулга уңай карашын белдерә, 1000 сум акчалата ярдәм бирә. Университет профессорлары шулай ук акча җыеп шкулга тапшыралар. Граф Д.А.Толстой аркылы шкул турында Патшага да җиткерелә.
Н.И.Ильминский кала башлыкларыннан җир бүлеп бирүләрен сорый, 1866, 1868, 1869 елларда участоклар бүлеп бирелә. Анда купец А.С.Арефьев үз хисабына дәү агач йорт төзеп бирә. Мәгариф министрлыгы ун мең сум акча бүлеп бирә. Ул таштан яңа уку йорты төзүгә тотыла. Шунда ук чиркәве дә була. Уку йорты киңәйгәч, укучылар саны да арта, 1870 елда, ачылганнан соң 6 елдан, шкулда 117 бала укый, шул исәптән 92 малай, 25 кыз бала.
1868 елдан патша семьясы да шкул белән кызыксына башлый. 19 майда шкулда Бөек Князь Алексей Александрович булып китә, шкулга 150 сум акча калдыра. 1869 елда шкулга Патша-Император Александр III, Императрица Мария Федоровна, Бөек Князь Алексей Александрович киләләр. Олы кунаклар шкулның бөтен җирен карыйлар, балаларның чиркәү җыруларын башкаруын тыңлыйлар, шкулга акчалата ярдәм итәләр. Аларны озатып йөрүчеләр үзара акча җыеп, чиркәү салырга булыша. Кунакларны карарга тирә  яктан бик күп керәшеннәр килгән була, алар бик кызыксынып барысын да күзәтеп торалар. Николай Иванович патша килү уңаеннан затлы кунаклар җыелган ашка чакырыла. 1871 елның 27 августында Император Александр Николаевич уллары белән керәшен шкулында булып китә. Аны каршыларга барлык укытучылар, балаларның әти-әниләре, туганнары җыела, шунда ук чуашлар, марилар килгән була. Патша шкулны карап йөргәндә, балалар хоры төрле телләрдә җырлап торалар, соңыннан кызлар хоры “Коткар безне, үз халкыңны, Ходай!” җыруын урыс телендә башкара. Җыелган халык алдында патша – “Мин балаларыгыз монда укуына бик сөендем, алар моннан чын христианнар булып чыгалар”, – дип халыкны куандыра.
             Мәктәпнең 1915 елгы чыгарылыш укучылары
 
 
Чыннан да, моңа кадәр беркемгә билгеле булмаган керәшен халкын патша шулай олылый. Болар барысы да, билгеле, Ходай кушуы буенча эшләнә, барысы да Николай Ивановичның тырышлыгы белән булдырыла. Бу очрашулар керәшеннәр күңелендә тирән эз калдыра. 1885 елның 25 октябрендә Николай Иванович Ильминскийны Император үзе кабул итә. Керәшен шкулы һәм башка шкуллар турында Николай Иванович җентекләп сөйләп бирә, бу инде башкарылган эшләрнең олы нәтиҗәсен бөтен Россиягә җиткерә. 1885-1886 елларда керәшен шкулын бик күп архипастырьлар килеп карый. Алар да үз епархияләрендә шундый шкуллар ача башлыйлар. Шулай итеп, Казан Үзәк керәшен шкулы бөтен Россиягә данлыклы булып китә. Казанга килгән һәр кеше анда булып, карап чыгарга, якыннан танышырга кирәк дип таба.
 
Петр ЕФИМОВ
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить