Яуланасы үрләр алда булсын

18.08.2014 12:18 | Безнең юбиляр Печать

Яуланасы үрләр алда булсын
  Тормышның төбеннән күтәрелгән кеше мин, дияргә ярата, “Ак Барс” банкының Зәй бүлеге җитәкчесе Елена Копылова.
   Сәүдә һәм банк тармагында гади хезмәткәрдән җитәкчегә кадәр күтәрелә ул. Моның өчен, билгеле, үз хезмәтеңне, коллективны ярату, эшне оештыра белү кебек сыйфатларга ия булу сорала. Елена Сергеевнада бу сыйфатлар җитәрлек. Өстәвенә, мөлаем, нәзакәтле, самими, эчкерсез күңелле ул. Ниндидер сөйкемле сөяге үзенә тартып тора. Бу көннәрдә аңа 50 яшь тулды.
 Банк өлкәсе – катлаулы тармак: бүген тормышыбызны банк оешмаларыннан башка күзаллап булмый. “Ак Барс” банкы – катлаулы технологияләр кулланып эшләүче белгечләрне берләштергән оешмаларның берсе. Зәйдә аның оешуына унбиш ел. Елена Копылова әлеге банк белән унбер ел идарә итә.
  Акча, кредит, ссуда, субсидия кирәкме, түләүләр башкару өченме – без банкларга мөрәҗәгать итәбез. Халык белән турыдан-туры эшләүче оешма буларак, банк хезмәткәрләренә кешеләр белән ягымлы, яхшы мөгамәләдә булу, операцияләрне грамоталы башкару сорала. Бу эштә норматив законнарны белү – төп бурыч. Хезмәттәшләреннән шуны таләп итә җитәкче.
– Безгә клиентларны саклап калу гына түгел, аларның санын арттыру да зарур. Моның өчен безгә банкның универсальлеген күрсәтә белү, яңа төр хезмәтләрне вакытында аңлату кирәк, – ди Елена Сергеевна.
  Банкның клиентлары артуга бара. Директор аларның һәрберсе турында озаклап сөйли.
 Банкның Яңа шәһәрдә һәм 35нче бистәдә филиаллары бар. Коллективта 30 кеше хезмәт куя. Елена Копылова коллективы фикеренә ихтирамлы, алар турында җылы итеп сөйли. Хезмәттәшләре дә аны компетентлы, кешелекле булганы, эш өчен янганы өчен хөрмәт итә. Җитәкче буларак, таләпчән, әмма гадел, эшне оста, уңайлы итеп оештыра, яшь белгечләрнең һөнәри үсешенә, тәҗрибә туплавына зур игътибар бирә. Үзе кебек аларга да хезмәт юлын баскычлап үтәргә киңәш итә. Тотрыклы коллектив туплауда җитәкченең роле зур.
– Елена Сергеевна эш урынында психологик уңайлылык тудыра. Үз бурычларын үтәүгә җаваплы, җитди карый, куелган таләпләрне вакытында үтәргә тырыша, – ди директор урынбасары Светлана Ананьева.
  Банк заман белән бергә атласын өчен директор максатчан эш алып бара: матди-техник база ныгытыла, заманча технологияләр кулланыла, эшне тагын да яхшырту өчен яңа идеяләр белән яна. Шәһәрдәге банк җитәкчеләре, аеруча “Автоградбанк” һәм “Россельхозбанк” директорлары белән киңәш-табыш итешә. Үз өстендә эшләргә омтыла, төрле квалификация күтәрү семинарларында катнаша. Коллективы, хезмәттәшләре белән бергә ял итәргә ярата. “Ак Барс” районкүләм чаңгы, йөгерү ярышларында тулы коллектив белән катнаша. Үзе чаңгыда йөрергә хирыс. Елена Копылова ел саен Белем көнендә мәктәпләрдә булып, беренче класска укырга керүчеләргә “Ак Барс” банкы исеменнән уку кирәк-ярагы тарата. Гомумән, актив җитәкчеләрдән ул.
  Үзенең керәшен булуы белән горурлана, керәшен халкында әзерләнә торган ризыклар пешерергә ярата. Бәйрәмнәрдән аеруча Питрауны үз итә. Быелгы бәйрәмдә ярыш-бәйгеләр барышына хөкемдарлык итәргә аны махсус чакырдылар. Елена Сергеевна – гаиләдә яраткан ире Сергей белән ике ул үстерде. Улы Алексей әнисе һөнәрен сайлады, тормыш иптәше белән Казанда “Русский стандарт” банкында хезмәт куя. Табигатьне, яшеллекне, чәчәкләрне яратуы матур табигатьле авылда тууы белән бәйле. Новая деревня дигән матур авыл бүгенге көндә юк инде. Елена Сергеевна әлеге авылны, анда узган балачагын яхшы хәтерли. Төги мәктәбенә йөреп сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Зәйдә СПТУда сатучылыкка укый. Хезмәт юлын сәүдә тармагында башлаган кыз авыл кооперативы предприятиесе директорына кадәр күтәрелә. 1994 елдан ул – “Ак Барс” банк системасында. Дистә ел эчендә хисапчы-кассирдан директор дәрәҗәсенә ирешә. Мондый баскычлардан сирәкләр генә күтәреләдер. Елена Копылованың тырыш, намуслы хезмәтен җитәкчелек тә күрә. Ул район башлыгы Мактау грамотасына ия, агымдагы ел язында исә “Ак Барс” банкының атказанган хезмәткәре исеменә лаек булды.
  Елена Копылованың яуланасы үрләре алда булсын, хезмәт мәйданында уңышлар-казанышлар юлдаш булсын.
Рәзимә КАШАПОВА
“Зәй офыклары”


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить