Журналист булу ансатмы?

18.08.2014 11:59 | Безнең юбиляр Печать

Журналист булу ансатмы?
  Мамадышта чыгып килүче “Нократ” газетасы республиканың башка район газеталары арасында югары рейтинг тотучыларның берсе. Анда үз эшләрен фанатикларча яратучы, журналист һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белүче каләм ияләре эшли.
  Шушы бердәм, иҗади коллективның бер журналисты – Җөри авылы егете Николай Михайловка шушы көннәрдә 50 яшь тулды. 50 яшь ир-ат өчен әле гомер башы, иҗат учагының кабынып килүче бер мәле генә. Шулай да, артка борылып карасаң, башкарылган эшләр, кылган гамәлләр дә байтак икән. Юбиляр нинди хыяллар йөртә, нинди планнар белән яши? Әңгәмәбез – шул хакта.
– Керәшеннәр арасыннан журналист һөнәрен сайлаучылар әллә ни күп түгел. Ә син менә нигә бу юлны сайларга булдың?
– Казан дәүләт университетының филология факультетында укып йөргән чак. Мин яши торган тулай торакка “заочник”ларны урнаштырдылар. Якташлар. Үзебезнең “Нократ”та эшлиләр икән. Ничек командировкаларда йөрүләрен, кызыклы кешеләр белән очрашуларын, шундый-шундый бәйрәмне үткәргәндә, әллә нинди мәзәк хәлләргә таруларын шундый мавыктыргыч итеп, бер-берсен бүлә-бүлә сөйлиләр болар. Бүтәннәрне тәмам авызларына караттылар. Алай гына түгел, җаннарыбызны да урыннарыннан кузгаттылар. Тизрәк укып бетереп, журналистлык эшенә керешәсе килә башлады. Кызыгу – бер хәл, әле аны булдырырга, яза белергә дә кирәк бит. Тырышып-тырмашып язган мәкаләләремне район газетасына җибәрәм. Бер бит язмамнан бармак буе хәтлесен генә калдырып, бастырып чыгаралар. Шундый үртәлдерә: ничек шулай кешенең хезмәтен юкка чыгарып була? Шундый шәп килеп чыккан иде бит, дип, редакторга үпкә йөртәм. Шулай да журналист буласы килү теләге кимеми, киресенчә, көчәя генә бара.
  Укуны бетергәч, туры редакциягә кайттым. Урып-җыю чоры иде. Материал тупла, дип, бер колхозга җибәрделәр. И-и төпчендем, и-и сораштым, бөтен сөйләгәннәрен блокнотыма терки бардым. Аннары төне буе мәкалә яздым. Күләме – берничә бит булды. Комбайнчыларның гайканы кайсы якка таба боруларына кадәр сурәтләп бирдем. Язмамны Зөфәр Әгъзәмов (теге чакта тулай торакта бергә яшәгән “заочник”) көлемсерәп укып чыкты. Аннары, өч-дүрт җөмләсен генә калдырып, башкаларын сызып ташлады. Ул минутта күңелемә бик авыр булды, билгеле. Тик алдыма, барыбер шәп язарга өйрәнәм, дигән максатны куйдым. Менә егерме елдан артык вакыт шул максатны тормышка ашыру өстендә эшләп киләм. Шәп килеп чыгамы-юкмы – анысын газета укучылар белә торгандыр. Остазларым миңа: “Кеше үлгәнчегә хәтле камилләшергә тиеш”, – дип әйтә торганнар иде. Моны исемнән чыгармыйм.
– Әлеге егерме ел эчендә илебездә нинди генә үзгәрешләр булмады. Журналист шул хәлләрдән хәбәрдар булып, дөрес итеп аны үз укучысына җиткерергә тиеш. Заманага ияреп барып буламы?
– Журналист заманага ияреп түгел, ә алдан барырга, башкалар күрмәгәнне күреп алырга, информация итеп кенә түгел, ә аналитик формада да җиткерергә тиеш. Дөньялар тыныч түгел. Коллегаларыбыз әнә нинди куркыныч шартларда эшлиләр. Украина алып барган сугышларда гына да күпме талантлы журналистларыбыз харап булды. Аллага шөкер, безгә моңарчы андый ут эченә керергә туры килмәде, алга таба да илдә тынычлык булсын. Шуны телик.
– Район газетасы журналистына берьюлы төрле темаларны колачларга туры киләдер. Кайсы темаларга язарга яратасың?
– Эшли башлаган елларда керәшен тарихы белән кызыксындым. Эзләнү нәтиҗәләрен ай саен диярлек “Керәшен дөньясы” дигән сәхифәдә биреп бара идем. Әле дә ул темага яратып язам. Мәдәният-культура өлкәсе – шулай ук күңелемә бик якын. Тормышым мәдәният-сәнгать дөньясы белән уралып уза. Журналистлыкка керешкән елларда ук “Урагай” керәшен фольклор ансамбле төзедем. Беренче мәлләрдә елына утызар концерт куя идек. Ансамбльгә хәзер дә яратып йөрим. Керәшен ансамбльләре хәзер күбәйде, шуңа микән, безне бик чакырмыйлар. Ансамблебезгә бик талантлы җырчылар йөри, кызганыч, аларны тамашачыга ишеттереп булмый. Болардан тыш, спорт темасын да яратам. Улым районыбызның хоккей җыелма командасына йөри. Уңышларына бергәләп сөенәбез. Матчларга бергәләп йөрибез. Гомумән, спортның бөтен төрләрен дә яратам һәм газетада яктыртып барырга тырышам.
– Илебездәге бөтен һөнәр ияләренең дә хезмәт хакларын күтәрделәр, әмма журналистларныкы – шул килеш. Ун мең сум хезмәт хакына тормышны алып барып буламы?
– Алып барып булмый кебек. Тик, ничектер, яшәп ятабыз бит менә. Һаман да киләчәккә өмет белән карыйбыз. Безне дә күрерләр, безгә дә йөз белән борылырлар, дибез. Хатыным Валяга, улым Радиславка рәхмәт. Ризасызлыкларын белдереп, тавыш чыгармыйлар. Төрле чорларны кичтек бит. 90 нчы елларда бөтенләй хезмәт хакы түләмәделәр, барыбер газетаны ташлап китмәдек. Инде алга таба да шушы сайлаган һөнәребезгә хыянәт итмичә, иҗат белән шөгыльләнергә язсын.
– Николай Михайлович, сине күркәм юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы юлларың сикәлтәсез булсын, үткен каләмең очыннан тамган иҗат җимешләрең укучыларыңа шатлык китерсен. Керәшен темасын өйрәнү эшендә дә зур уңышлар сиңа.
Мария МАРТЫНОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить