Гомер буе эштә, көрәштә...

18.08.2014 08:51 | Безнең юбиляр Печать

Гомер буе эштә, көрәштә...
  Ефимов Петр Васильевич – Казан керәшен оешмасының ветераннар Советы члены. 1996-1999 елларда Казан керәшен оешмасы җитәкчесе. 1958-2011 елларда “Казан оптика-механика” заводында инженер-конструктор, конструкторлар бюросы җитәкчесе, баш конструктор. Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе. 2011 елдан лаеклы ялда.
 
  Якташлар онытылмый
  Безнең туган Лениногорск районыбыз, аерым алганда, аның Шөгер төбәгендәге авылларда туып, канат ныгыткан бик күп якташларыбыз элеккеге СССР ның, Россиянең һәм Татарстанның төрле хәрби, хуҗалык, фән, мәгариф, әдәбиятсәнгать һәм башка өлкәләрендә озак еллар хезмәт итеп, җәмәгатьчелекнең олы хөрмәтенә лаек булдылар. Без алар турындагы мактаулы хәбәрләрне республикабыз газета-журналлары,
радиотелевидениесе һәм районыбыз тормышының көзгесе булган “Заман сулышы” газетасы битләрендә әледәнәле күреп торабыз. Шундый мактаулы якташларыбызның берсе – Федотовка авылында туып үскән, шушында урта белем алган, Казан каласындагы атаклы Оптикамеханика заводында (КОМЗ) 52 ел буе фидакарьләрчә хезмәт иткән Ефимов Петр Васильевич. Ул бу заводта гомере буе инженерконструктор булып эшләде. Петр Васильевич СССРның һәм Россия Федера циясенең хәрби көчләренә, космонавтикасына, промышленностена бик тә кирәкле яңа оптик приборлар уйлап табуда, аларны файдалануга тапшыруда турыдантуры катнашкан кеше. Аның рәсеме Почет такталарыннан төшмәде, ул бөтен СССРда бердәнбер диярлек булган бу гаять киң колачлы заводның җәмәгать эшендә актив катнашты.
  Менә быелның 20 августында Петр Васильевичка 80 яшь тула. Ватан сугышы чорындагы кытлыкларны, сугыштан соңгы ачлытуклы яшәү елларын кичергән кеше өчен 80 ел гомер шактый зур, мактаулы сан ул.
  Гомер үткән саен якташлар күңелгә якыная бара... Якташлар онытылмый...
  Мин, шагыйрь буларак, авылдашым, язмышташым, фикердәшем Ефимов Петр Васильевичка, авылдагыча әйтсәк Җәпей Бәчкәсе Питеренә багышлап шигырь иҗат иттем. Шуны якташларым хөкеменә тапшырам.
 
Яшә!
Авылдашым, фикердәшем, эш сөюче, тыйнак, киң күңелле Ефимов Петр Васильевичны 80 яшьлек юбилее белән котлап
Туган яктан иртә чыгып киттең,
Мин дә иртә киттем – язмышлар...
Казан булды гомер бишегебез,
Язмышлардан юктыр узмышлар...
Авылыбыз Ана авылы1 бит,
Туган авылыбыз – керәшен.
Син тын гына, ләкин саллы итеп
Керәшеннәр өчен көрәштең.
Әтиләребез дә адаш безнең,
Синең атаң – Җәпей Бәчкәсе2,
Алар күрше генә яшәделәр,
Минем әти – Үкчей Бәчкәсе3.
Без алардан үрнәк алып, менә
Гомер буе эштә, көрәштә...
Сиксән яшең – данлы юбилеең...
Яшә әле, яшә, көр яшә!
Синдәй тыйнак, якты кешеләргә
Кытлык тоя безнең замана.
Кирәк идең иске заманга да,
Бик кирәк син яңа заманга!
Дөньясына шулай бик нык басып
Яшә әле, яшә һаман да!..

1  Ана авылы – элеккеге Шөгер, хәзерге Лениногорск районының Федотовка авылы Россиянең 1746 елгы сан алу (икенче ревизия) кенәгәсенә Ана авылы (Аналыково) дип теркәлгән. Федотовканы күршетирә авылларда әле хәзер дә “Аналык авылы” дип йөртәләр. Тарихи яктан авылның исеме чыннан да аңа XVI гасыр азагында нигез салучы ана кеше эшчәнлеге белән бәйле.

2  Җәпей Бәчкәсе – Ефимов Василий Ефимович XX гасырда Федотовка авылының иҗтимагый, сәяси, көнкүреш тормышында күренекле эз калдырган авыл активы, Бөек Ватан сугышы солдаты, тәҗрибәле умартачы.

3  Үкчей Бәчкәсе – Родионов Василий Семенович. (Аксинья улы Василий) Егерменче гасырның азакларына кадәр Федотовка авылында комсомол, партия һәм хуҗалык җитәкчесе. Белеме буенча юрист. Татарстанның төрле районнарында нотариус булып эшләгән.

 
Гөргөри (Гәрәй РӘХИМ),
Татарстанның халык язучысы
 
 
Сыналып, сынмаган
  Петр Васильевич Ефимов керәшен хәрәкәтенең беренче елларында ук активистлар сафына баскан хөрмәтле ветеран. Сабыр, тыйнак, ипле булгангадыр да, аны яраттык һәм яратабыз.
  Шәхси тормышында да зур сынаулар үтеп, сынмаган кеше ул. Еллар узу белән, үзенең башыннан кичергәннәрен яшьләр белән дә бүлешергә омтылды. Беренче, икенче яшьләр форумы делегатлары керәшен семьялары буенча узган түгәрәк өстәлләрдә Питер дәдәй белән Лена түтинең башларыннан кичкән гыйбрәтле тарихны хәтерлиләр булыр. Безнең газета бите аша да яшьләргә үгетләрен бирергә тырыша Петр Васильевич. Бүтән мәсьәләләр буенча да, газетабызның актив хәбәрчесе ул.
  Соңарып тапкан тормыш юлдашы Елена Павловна белән тигезлектә, саулыкта гомер итсеннәр, безне яңа хезмәтләре, язмалары белән тагын да куандырып торсын иде.
Людмила БЕЛОУСОВА
 
 
Ходай кешесе
  Бик белемле, тәрбияле, ирләр арасында иң актив прихожанин. Изге китаптагыча, алты көн эшләп, бер көнен Ходайга багышлап яшәүчеләрнең берсе. Чиркәүгә очраклы килеп кермәгән, Ходай тартып керткән кеше ул.
  Чиркәвебез коймалары аның сызымнары белән ясалды. Отец Василий Тимофеев каберенә дә койма чертежларын ул сызып бирде.
  Чиркәү өчен, керәшен халкы өчен файдасын күп күрдек. Петр Ефимов чиркәүдә чыгучы “Ару сүз” газетасының редакторы булып торды. Күп еллар чыкты ул гәҗит, вакытында бик кирәк булды, үз ролен үтәде. Келәү саен сораучылар күп булды. 23 ел инде, ни кызганыч, чыгуыннан туктады. Тик утыр мый, һаман яза. “Узган җуллар” аның беренче китабы гына түгел. “И, Ходай, безне кичер” дигән исем белән икенче китабы басмага әзерләнә.
  “Атнакөн” шкулында Татьяна Дунаева белән бергәләп лекцияләр укый. Үзе белгәнен башкалар белән бик теләп уртаклаша. Приходыбызда аның кебек белемле, халкыбыз өчен янып-көеп йөрүче кешеләр күбрәк булсын иде, дип телим мин. Бигрәк тә интеллигенция арасында. 
Отец Павел (Павлов), Казан шәһәре керәшен приходы настоятеле
 
 
 
 
  "Бу материал белян актив укыучы кряшенняр, "Атнакöн" шкулларында укытучылар ам укыучылар пайдаланырлар, кряшеннәрнен бöгöнгö кöнгя кадяр ничек сакланыб калганын, нейдей жуллар ÿткянен белерляр. Бöгöнгö кöндя кряшен хярякятенен ней хялдя булуы белян дя бераз танышырлар. Кряшенчя язмалар юк дяряжядя. Узебезне кряшен буларак саклаб каласыбыз кился, мондый материалларны да чыгарырга тиешбез. Аларны ÿся торган буыннарга кÿрсятергя, житкерергя кирäк, диб саныйм".
Петр ЕФИМОВ

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить