Зур Тәрбит авылы “чиркәү булыр” дигән өметтә

09.04.2014 09:41 | Ничек яшисең, авыл? Печать

Зур Тәрбит авылы “чиркәү булыр” дигән өметтә

   Тарих битләрендә дингә каршы сәяси программа  нигезендә җимерелгән, юкка чыгарылган чиркәүләр турында җан өшеткеч хәбәрләр саклана. Шуларның берсе Кайбыч районы Зур Тәрбит авылына да кагыла.

    Зур Тәрбит авылында Троицкий чиркәве 1901-1937 елларда эшли. Шулай ук бу вакытта ике приход мәктәбе була.

    Троицкий чиркәвен халык ярдәменнән җыелган акчага 1898 нче елда төзи башлыйлар. Ул агачтан төзелә. 1901нче елда чиркәү төзелеп бетә һәм аны шул ук елны Тройсын бәйрәме көнне аруландыралар. Аруландырган көненә багышлап Троицкий чиркәве дип атыйлар. Чиркәүнең беренче священнигы утыз яшьлек Никита Иванович Комиссаров була. Псаломщигы Василий Филиппович Чепаев, просфирнясы Д.Ивановская була. 1904 нче елдан  священник булып иерей Алексей Филиппович Филиппов, 1911 нче  елдан Александр Спиридонович  Алексеев эшли. Священник Алексей Филиппович Филиппов чиркәү ишегалдысына күмелгәндер, дигән фараз бар.

 Авыл тарихчысы В.Уткинда сакланып калган чиркәү кенәгәсе

    Чиркәүнең гөмбәзләрен 1937 нче  елда кисеп төшерәләр. Үз куллары белән төзегән авыл халкы чиркәүне шул ук куллары белән юкка да чыгара. Әлбәттә, бу  “югарыдан” килгән әмер буенча эшләнә. Чиркәүнең әйберләре Зур Тәрбит авылыннан 6 км ераклыкта булган  Луцкий чиркәвенә озатылган, булса кирәк. Xиркәү такталарыннан күпер ясыйлар. Ләкин ул күперне 40 нчы елларда су алып китә. Шуннан соң ул күпер башка төзекләндерелми. Җитмәсә, иконостас такталарын күпергә кадаклаган кешеләр дә серле рәвештә үлеп китә. Боларны күреп белгән кешеләр хәзер юк,әлбәттә. Бу сүзләр халыкта әби-бабайлар, әти-әниләрдән буыннан-буынга сөйләнеп килгән сүзләр. Хәзерге буын  Троицкий чиркәве белән бәйле бары бер әйберне хәтерли: чиркәүнең гөмбәзләрен кисеп төшергәч, авылның бер кешесе чиркәү чаңын үз ишегалдында тирескә күмеп саклап кала. Шаукым узгач, ул чаңны янгын сүндерүчеләр йорты каршына куялар. Авылда берәр хәвеф-хәтәр булса, халыкка шул чаң ярдәмендә хәбәр ителгән. Ләкин ул чаңны да 90 елларда урлап китәләр.

1937 елга кадәрге чиркәү рәсеме. Авторы-авыл художнигы

                                Юрий Ахтямкин

    1937 нче елда чиркәүдән башлангыч мәктәп ясыйлар. Мәктәп булып чиркәү бинасы 2008 елга кадәр хезмәт итә. 2008 нче елда яңа башлангыч мәктәп төзелә. Чиркәү бинасын Зур Тәрбит халкына иман йорты итеп Казан Епархиясенә тапшыралар. Бәйрәм көннәрендә иман йортында службалар үтә.  Приходта 60-80 кеше бар. Службаны Турминск авылы Изге Троица храмыннан килүче священник отец Николай Ермолаев алып бара.

   2013 елда Тройсын көнендә авыл халкы туктатылган Җармука (Ярмарка) бәйрәмен билгеләп үтте. Ул һәр елны чиркәнең престольный бәйрәме Тройсында уздырылган.  Җармука, авыл тарихын өйрәнүче авылдашыбыз Василий Уткин тырышлыгы белән торгызылды. Бу көнне чиркәүгә пожертвование да җыелган.

-   Халык ярдәме белән чиркүне яңадан төзү планлаштырылган иде. Ләкин, күртән түгел генә отец Николай шундый хәбәр җиткерде: Казан Епархиясе Кайбыч районында керәшен чиркәве төзү кирәк, дип карар кылган. Төзү урыны итеп безнең авыл тәкъдим ителгән. Бәлки безнең авылда да спонсорлар ярдәме белән яңа чиркәү эшләр,- диде Василий Сергеевич.

                            Хәзерге чиркәү

   Авыл халкы да авылда үз священнигы белән чиркәү булыр, диеп өметләнә.

Әзерләде Татьяна Леонтьева, Кайбыч


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить