Унсигездә калган йөрәк

20.02.2014 08:22 | Безнең юбиляр Печать

Унсигездә калган йөрәк
      Җиде дистәсен тутырган ир-атны шагыйрь Никифор Тукмачев “Питрауы үткән” кешегә саный. Ә иҗаты, шигырьләре белән, киресенчә, 70 яшь – ир-ат гомеренең иң акыллы, иң тәҗрибәле, иң дәртле чоры икәнен исбатлый. 
      Гәҗит укучыларыбыз да күзәтеп баралардыр: Никифорның үткен каләм белән язылган берсеннән-берсе саллырак шигырьләре тәледән-әле басыла тора. Тормыш турында да, сугыш турында да, язмыш турында да уйлана шагыйрь. Бигрәк тә керәшен темасына кагылышлы мәсьәләләр борчый аны. Йөрәгендәге хисләрен акылына төреп, сак кына, салмак кына, күңел пәрдәсен ачып күрсәтә ул. “Менә карагыз, бөтен барлыгым белән мин халкымныкы”, – дип әйтә кебек үзе.
     Кашка Тау итәгенә сыенып утырган Югары Баграж авылының ямьле табигате кочагында үскәнгәме, сугышка киткән әтисенең бер кайтып күренүен гомер буе көткән ир-егет булгангамы, аның күңеле моң-сагыш белән шулкадәр тулы – саксыз кагылсаң, чайпалып китеп, хәзер түгелә башлар кебек.
    Февраль ае аның гомер үлчәвенә тагын бер сызык өстәр, маңгаендагы сырлары да артыр. Тик унсигездәгечә типкән йөрәгендә берни үзгәрмәс: һаман да яшь, дәртле, матур калыр ул. Туган көннәрең белән Сине, кадерле карендәшебез-каләмдәшебез.
 Без сугыш балалары
Дөньяга тик әниләрдән
Көтелгән кешеләр без.
Сугыш безне ятим итеп,
Өтелгән кешеләр без.
Бәхетле балачаклары
Йотылган кешеләр без,
Үзгәртеп корган еллардан
Котылган кешеләр без.
Алаша кебек, җигелеп
Йөртелгән кешеләр без.
Барлы-юклы пенсиягә
Көн күргән кешеләр без.
Күбебез җиде дистәне
Тутырган кешеләр без,
Кыргый заманны аңламый
Утырган кешеләр без.
Замандашлар сирәкләнә,
Инвалид – беришебез...
Аптекалар өчен генә
Бик файдалы кеше без.
Әйтмәсәләр дә сизәбез:
Көткәннәрен киткәнне,
Колакка чалына кайчак:
“Бу карт-коры бетмәде...”
Юкса, без дә тырыштык бит,
Шушы Ватан, ил өчен.
Ярый, акча калдыралсаң
Өч аршынлап җир өчен.
Гаделсезлектән җаннары
Тетелгән кешеләр без,
Кайчак, дөньяга килгәнгә
Үкенгән кешеләр без...
 
Кайттым туган авылга
Кайттым туган авылга,
Үлән җыйдым даруга.
Бу үләннәр файда икән,
Читтә йөрәк януга.
Кайттым туган авылга,
Мендем Кашка тавына.
Җырлап, сәламем җиткердем
Таудан җиде авылга.
Кайттым туган авылга,
Битем юдым инештә.
Тирәкләрем кочып алды –
Мине килә-килешкә.
Кайттым туган авылга,
Сагынып, коштай очып.
Туганнар белән күрештем,
Кабер качларын кочып...
Кайттым туган авылга,
Танымадым яшьләрне,
Туып-үскән нигез ташым:
“Кайттыңмы?” – дип дәшмәде...
Кайттым туган авылга,
Кайттым, үкенер өчен,
Ташлап киткән нигеземнән
Гафу үтенер өчен...
 
“Бәрмәнчек”кә сөенеп
Көтеп алган кунагыбыз –
“Бәрмәнчек” ул, “Бәрмәнчек”.
Төбәкләрдән төбәкләргә
Йөри җыр-моң өләшеп.
Тарих катламнарын ачып,
Ил буйлап җыеп җырын,
Халыкка кире кайтара,
Гореф-гадәтен, моңын.
Ул моңнарга заман чире
Кагылмаган, тимәгән.
Тарихларга күмелсә дә,
Горур башын имәгән.
Тарихтан сәхнәгә менде
Гөсләләр, әргәннәре,
Җырлаулары, такмаклары –
Халкымның мәрҗәннәре.
Бар, исән без! Шатлыгымнан
Көчкә тыям күз яшем.
Шушындый халкым булганда,
Яшим әле мин, яшим!
 
Адашу
Ау-ау! Коткарыгыз,
Туганнарым, дусларым.
Таба алмыйм, югалттым бит,
Тормышымның сукмагын.
Ау-ау! Җавап килми,
Сез соң кайсы якларда?
Адаштым, үзем кешегә
Юл күрсәтер чакларда.
Ау-ау! Кул бирегез,
Моннан чыгар хәл бармы?
Якты дөньяда йөрим күк –
Күз алларым караңгы...
Ау-ау! Килүче юк,
Гөнаһлар алдым мәллә?
Дөнья бетеп, җир өстендә
Берүзем калдым мәллә?
Ау-ау! Ишетмиләр...
Бу – ялгыз калуымдыр.
Ялгызларның җан авазын
Ишетүләр авырдыр.
Ау-ау! Бу халәткә
Күпме түзәрмен тагын?!
Авыл-авыл дип сызлана
Соңгы айларда җаным.
Никифор ТУКМАЧЕВ шигырьләре


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить