Үзеңнеке үзәктә

17.02.2014 08:49 | Безнең юбиляр Печать

Үзеңнеке үзәктә

Яшьләре әле алты дистә тирәсендә генә булса да, аларны инде “карт гвардия” дип йөртәләр. Картлыкка басым ясап түгел, Чаллыны, “КамАЗ”ны беренче төзүчеләр буларак, хөрмәтләп шулай диләр. Соңгы вакытта кайберәүләрдән: “КамАЗ”ны Татариягә планлаштыру кирәк түгел иде. Күпме уңдырышлы җирләребез әрәм булды, авылларыбыз таралды, телебез юкка чыгу хәленә килеп җитте”, – дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Чаллы шәһәрендә туып, гомер буе шушы шәһәрне күтәрүгә хезмәт иткән кешеләр алай әйтми. КамАЗ – Чаллының йөрәге дип саный алар һәм үзләренең Чаллылыгы белән чиксез горурлана. Бүгенге көндә “Управление капитального строительства” (УКС) оешмасын җитәкләүче карендәшебез – Россиянең атказанган төзүчесе Альберт Николаевич Петров та үзе төзегән Чаллыны үлеп ярата. Әңгәмәбез вакытында аны шатландырган һәм борчыган мәсьәләләргә тукталдык.
– Сез үзегезне төп Чаллылы дип саныйсыз. Ә алай да нәсел тамырларыгыз кая барып тоташа?
Минем әтием – Зәй районы Урта Пәнәче кешесе. Әби-бабаларым да шул төбәктә яшәгән. Әтием, 15 яше тулгач, бер бөтен кара икмәкне куенына тыгып, җәяү Чаллыга чыгып китә. Аннан, пароход трюмында качып, мең бәлаләр белән, Казанга килә. ФЗӨ гә укырга кереп, ачлыктан,ялангачлыктан котылып кала. Көндез анда укыса, кичкырын художество мәктәбенә йөреп, художниклык һөнәрен үзләштерә. Сугышта аягын имгәтеп, комиссовать ителгәч, Чаллыга кайтып художник булып урнаша. Минемархитектура-төзелеш юнәлешен сайлавымда да әтиемнең шушы һөнәр кешесе булуы күпмедер роль уйнагандыр. Шәһәребезне һәр яктан да матур итеп күрәсем килде. Диплом алып, Чаллыга кайтканнан соң, шәһәрнең бөтен төзелеш өлкәсенә - торак төзелешеме ул, больницамы, мәктәпме – минем хезмәтем керде.

– Хезмәт юлын Раствор-бетон заводында мастер булып башлап, карьера баскычларыннан югары күтәрелгәнсез. Аннары озак еллар буена горкомда, район башкарма комитетында эшләгәнсез. Хәзер менә УКС оешмасын җитәклисез. 43 елга сузылган хезмәт юлының кайсы этабы авыррак, кайсысы җиңелрәк булды дип саныйсыз?
– Хезмәт юлымны бригадир булып башладым. Аннары мастер, смена начальнигы, баш технолог, баш инженер ярдәмчесе. Шулай әйбәт кенә эшләп йөргәндә, горкомга чакырдылар. Рәис Кыямович: “Сине горкомга алабыз. Сүздә юк, заводны әйбәт тартасың, тик горкомга син кирәгрәк”, – диде.
Партия члены идем. Юк, дип киреләнеп тора торган заман түгел – яңа эшкә тотындым. КамАЗның икенче чираты сафка баскан чак. Тәүлекләр буена өйгә кайтмый эшлибез. Икенче чират уңышлы тапшырылгач, алдынгыларны бүләкләү компаниясе башланды. 3,5 мең кешегә орден-медаль тапшырылды. Заводка кайтып, бары үз эшем белән генә шөгыльләнәсе килгән чакларым күп булды. Күчерүләрен сорап, Беляевка да кердем. “Чаллыда СЭВ (Совет экономической взаимопомощи) утырышы була. Төрле илләрдән йөздән артык делегат килә. Бу чараны югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Шуннан соң төзелешеңә китәрсең”, –диде ул. СЭВ утырышы “урра”га узды, барысы да канәгать калдылар. Ә мин, алдан сөйләшенгәнчә, КамГЭСка, Батенчук кул астында эшләргә күчтем. Чын мәгънәсендә, удар төзелеш еллары иде ул. Шәһәрнең су челтәре, канализациясе, җылылык системасы безнең оешма катнашында эшләнде. Алабуга шәһәрендә трактор заводы төзелеше башланды. Мине обкомга Усманов янына чакырттылар. Бу юлы да, барасыңмы, дип сорамадылар – икенче секретарь итеп Алабуга горкомына җибәрделәр.КамАЗны төзегән тәҗрибәле гвардия алынды бу эшкә. Яшьләрдәге энтузиазм да җитәрлек иде. Таулар актарырлык көч белән тотындык...Тик илдә үзгәртеп кору башланды. Барлык нәрсәнең асты өскә килде...Алабуганы ташлап, яңадан Чаллыга – КамГЭСка кайттым. Бүген җитәкләгән УКС оешмасын шул елларда төзедем. Горкомда, райисполкомда эшләгән елларда, турыдан-туры төзелеш предприятиеләрендә эшләгәннәре дә – шәһәр төзелеше белән бәйле еллар бит. Аермасы – хезмәт хакларында– предприятие җитәкчесе күбрәк, горком хезмәткәре әзрәк ала... Ә җаваплылыкка килгәндә исә, һәр икесендә дә, беренче планда, шул сыйфат сорала.

– Соңгы дистә елда гына да ничә кризис кичердек. Бик күп предприятиеләр таралды, күпмесе бетәм-бетәм, дип кенә эшли. Бүгенге көндә КамГЭСподразделениеләренең хәле дә мактанырлык түгел. Сез җитәкләгән УКС ни хәлдә?
– Кызганычка каршы, без үзебез генә коммунизм төзеп яши алмыйбыз. Илдәге кризислар безгә дә кагыла. Без төзегән йортларны сатып алырга шәһәрдәшләребезнең хәлләреннән килми, аларга кредитлар бирмиләр икән, бездә алга таба төзи алмыйбыз. Бу түгәрәктән чыгу юлы да әлегә күренми. Кайсы эшкә тотынсаң да, алга конкрет максат кую кирәк: мин моны ни өчен эшлим? Нинди нәтиҗә көтәм? Ә хәзергә, ил белән кая баруыбыз, алга нинди максат куюыбыз аңлашылмый...Ил хуҗалыгының һәр тармагын үз белгече җитәкләргә, планлаштырырга тиеш. Завод директоры булып эшләмәгән кеше,мәсәлән, ничек ил белән идарә итә алсын? Әлегә бездә шулай... Җитәкче кадрларны юри буташтырып куялар кебек – кайсы өлкә бу кешегә ераграк, шунда җитәкче итеп җибәрәләр. Кадрларны әзерләү системасын үзгәртми торып, дөньяны төзәтеп булмаячак.
– Сезгә берсеннән-берсе талантлы кешеләр белән эшләргә туры килгән. Инде мәңгелеккә күчкәннәре дә шактый. Исәннәре белән күрешәсезме?

– Рәис Беляевның туган көнендә бер, үлгән көнендә тагын бер очрашабыз. Евдокимов, Ельцов,Гыйләҗев, Петрушин, Романова,Шилова, Мостафина, Смирновһәм башкалар – үзебезне “карт гвардия” дип атыйбыз, бер-беребез белән элемтәләрне саклыйбыз. Миңа Рәис Беляев, Батенчук, Курамшин кебек “мудрейший” кешеләр янында эшләргә туры килде. Алар белән бергә эшләп туплаган тәҗрибәмне башкаларга да бирәсем килә. Миңа бүген – 65яшь. Бабай булып, өйдә утыруны күз алдына да китерә алмыйм. Эшләргә куәт бар әле, илләр генә имин торсын.
Олы юбилеегыз белән Сезне! Энергиягез бүгенгедәй ташып торсын, Ходай саулыктан аермасын.
P.S. Буш сүз сөйләп түгел, конкрет эш башкарып, исемнәрен бизәгән кешеләр белән күрешкәч,
күңелдә бер бәйрәм төсе кала. Альберт Петров белән күрешкәннән соң да шулай булды. Үзләре дә матур яшәгәннәр, кызлары белән уллары да әтиләре юлын сайлаган. Шундый карендәшләребез күбрәк булсын иде дә бит...
Мария МАРТЫНОВА
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить