Владимирның затлы укытучысы

16.01.2014 14:00 | Тамырлар тарихка тоташкан Печать

Владимирның затлы укытучысы

 

Казан Үзәк керәшен мәктәбе оешуга – 150 ел

Казан Үзәк керәшен мәктәбен бетергән укытучылар, алардан белем алган укучылар турында язуыбызны дәвам итәбез. Шундый укытучыларның берсе – Татарстанның атказанган укытучысы Фрол Алексеевич ТУПАЕВ.

“Тупаев Фрол Алексеевич 1893 нче елда Казан губернасы Мамадыш өязе Владимир авылында ярлы крестьян семьясында туа. Владимир мәктәбендә башлангыч белем  алгач, Казан керәшен-татар мәктәбендә укый башлый. 1907-1911 нче елларда Казанда белем ала. Укуын тәмамлагач, аңа укытучы исеме бирелә. Бер ел Владимир мәктәбендә укыткач, 1912 нче елда патша армиясенә алына. Ул Себердә кечкенә генә Каркалалы шәһәрендә хезмәт итә һәм армия срогын тәмамлагач, шунда ук укытучы эшен алып бара. Февраль һәм Октябрь революцияләрен, шулай итеп, Себердә каршылый.

Гражданнар сугышы елларында туган якларга кайта һәм 1919 нчы елда семья корып шунда яши башлый.Владимир башлангыч мәктәбендә укытучылык эшен дәвам итә.

1920-30 нчы елларда укыту эше белән бергә совет эшләрендә дә актив катнаша.  Колхозга керүче беренче дүрт кешенең берсе ул була.

1936-1954 нче елларда Усали урта мәктәбендә завуч булып эшли. Укытуының соңгы елларында, 1954-1959 нчы  елларда, кабат Владимир мәктәбендә хезмәт эшчәнлеген дәвам итә.

Ф. Тупаев гомере буе рус теле укыта, рус телен үзе бик яхшы белә һәм шуны балаларга өйрәтүгә бөтен көчен бирә. Аның гомуми укытучылык стажы - 49 ел. Тырыш һәм тыйнак хезмәте халык һәм Татарстан хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнә. Ф.А. Тупаев Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек була. 1958 нче елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 1936 нчы елда ул Казанда алдынгы укытучылар слётында катнаша.

Тупаев Фрол Алексеевич 1968 нче елда вафат була”.

Бу – Фрол Алексеевич Тупаевның биографиясе. Мин аны институтны тәмамлап бер ел эшләгәч, 1989 нчы елда Фрол Алексеевичның улы – Усали урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан Михаил Фроловичтан язып алган идем. Михаил Фролович та инде күптәннән мәрхүм, тик менә миндә аның шушы кулъязмасы саклана.

Мин Фрол Алексеевичның үзен белмәсәм дә, аның Ленин орденлы олы укытучы икәнен ишетеп үстем, чөнки әти-әнием  укытучылар, улы Михаил Фролович белән авылдашлар, яшьтәшләр  буларак якын аралашалар. Элек пионер отрядларына төрле темаларга альбомнар эшләтү традициясе бар иде. Минем класс укучылары ул альбомны Фрол Алексеевичка багышларга  булды. Аның  коллегаларыннан, укучыларыннан истәлекләр язып алынды. Бәхетемә, ул кулъязмалар  бүген дә үземдә саклана.  Шундый  стәлекләрнең берсе – Рәбига апа Газизуллинадан. Хәзер Рәбига апа бик олы яшьтә, авырып урын өстендә ята. Ул үзенең коллегасын менә ничек итеп искә алган:

“Мин 1942 нче елда Усали урта мәктәбенә укытучы булып килдем. Тупаев Фрол Алексеевич завуч булып эшли иде. Мин  директордан да бигрәк завучтан шикләнә идем. Чөнки ул завуч буларак яшь укытучыларның дәресләрендә күбрәк булырга тырыша иде. Мин баштарак, аны дәресләргә кереп, гаеп табып утырыр дип уйладым. Ә ул, киресенчә, миңа булышты, файдалы киңәшләрен бирде. Класста тәртип булдырырга өйрәтте. Ул һәрвакыт укучыларың дәрес тыңламый башласа, тик утырыгыз дип, кафедра төюнең мәгънәсе юк, дип аңлата иде. Бер укучыны бастырып куй да, шуның үзәгенә үтәрлек итеп ачулан. Ул вакытта башка укучыларга да сабак булыр, алар да тын калырлар, дия иде.

Минем үземә дә аның дәресләренә кергәләргә туры  килде. Шунысы истә калган: ул  һәрвакыт дәресен нинди дә булса мәкаль, әйтем белән башлап җибәрә иде. Һәм шул мәкальнең мәгънәсен мавыктыргыч аңлатып, класста дәресне тыңларга  кызыксындыру уята иде. Дәрестә генә түгел, завуч буларак җыелышларда да чыгышлар ясаганда русча һәм татарча мәкальләрне урынлы һәм оста файдаланды. Шуңа да аның сөйләме бай, тирән эчтәлекле иде. Шулкадәр мәкальне кайлардан белеп бетерә икән бу, дип соклана идем. Ул укучыларны бервакытта да каты кычкырып ачуланмады. Шуңа да карамастан, дәресендә дисциплина каты иде. Ул тәртип бозган укучыны оялтырга теләп: “Әй бала, бала...” дип йөрәгенә үтеп керерлек итеп кабатлый иде.

Завуч буларак, ул бик күп язулар, документлар белән эш итте. Бу эштә аның ике сыйфаты күзгә ташлана иде: төгәллек һәм пөхтәлек. Укытучылардан да ул шуны таләп итә иде. Делолар,  документлар тегәргә мин аннан өйрәндем. Бергә эшләү дәверендә мин аны бары  уңай яктан гына искә алам".

Тимофеев мәктәбен үткәнлеге Фрол Тупаевка бирелгән бу характеристикада да ачык күренә. Укучыга да, укытучыга да хөрмәт, сабырлык, тактлылык, тирән белем – чын хөрмәткә лаек укытучы сыйфатлары.  

Икенче бер истәлек тә игътибарга лаек. Ул Фрол Тупаевның кияве – Бөек Ватан сугышы ветераны Гаяз Шәрифуллин истәлеге (хәзер инде мәрхүм).

“Тупаев Фрол Алексеевич районда гына түгел, республикада  танылган мактаулы укытучы иде. Укытучыларның ике съездында да делегат булып  катнашты. Берсендә исемле стена сәгате белән, икенчесендә – кесә сәгате белән бүләкләнде. Ленин орденлы мактаулы укытучы иде ул. Ярдәмчел, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, кешеләргә яхшы киңәшен бирә, кырын эшләрдән тыелырга чакыра, гадел булырга, кешенекенә кызыкмаска, гадел хезмәт белән яшәргә өйрәтә иде.” 

Фрол Тупаев – әти-әниемнең дә укытучысы. Аларның истәлекләре дә кызыклы.

Әнием Пасыева Роза Григорьевна  – Усали урта мәктәбендә 40 ел татар теле һәм әдәбияты укыткан пенсиядәге укытучы:

“Фрол Алекссеевич безне Владимир мәктәбендә рус теленнән укытты. Мин аның кычкырып, тавыш күтәреп укучыларны орышканын бер дә хәтерләмим. Ләкин дәресне “До, ре, ми, фа, соль, ля, си” – дип нота жырлатып башлаганы истә калган. Беренчедән, ул безнен тавышларыбызга күнегү ясаткандыр, икенчедән, җырлап башланган дәрес күтәренке күңел белән узгандыр, дип уйлыйм. Бәйрәмнәрдә безне митингларга, демонстрацияләргә алып чыга иде. Укучылар  беләнбергә “Интернационал”ны җырлаганын хәтерлим. Элек безнең авыл чиркәвендә җырлаган. Йөргәндә гел эченнән авызын кыймылдатып иман әйтеп йөри, ди торганнар иде. Хатыны – Начта (Анастасия) түти дә дини кеше иде. Үлгән кешеләргә иман җырлауны шул уздыра торган иде. “Прул укып йөргәнемне яратмый, качып кына килдем”, – ди торган булган ул иман укырга килгәндә. Бу хәзер генә ачык аңлашыла: “яратмый” булмаган ул заманда, “ярамый” булган”.

Минем әнинең әтисе – Кирушин  Григорий Тимофеевич – гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән. Коммунистларның чын коммунист дип атала торганы булган. “Фрол Алексеевич белән мөнәсәбәтләре ниндирәк булды икән?” – дип кызыксынам әнидән. “Әти аны укытучы, белемле кеше буларак хөрмәт итә иде, Прул дәдәй дип йөрде. Алар бик дус иделәр дип әйтә алмыйм, Фрол Алексеевич, үзе дини кеше буларак, коммунистларны бик хөрмәт иткәндер дип әйтеп булмый бит”.

Әтием Пасыев Семён Иванович Усали урта мәктәбендә 40 елдан артык музыка укыткан. Ф. Тупаев турында “Миңа Фрол Алексеевичның нота грамотасы белгәне яхшы таныш. Нотадан карап җырлый белгәне истә. Кәгазьдәге тамгаларга карап җырлый белүе гаҗәпләндерә иде. Өйләрендә дә булганым бар. Чөнки Миша (Михаил Фролович) минем яшьтәшем. Өйләрендә бик еш була идем, дип әйтә алмыйм, беренчедән, укытучы өенә керү – ул заманда укучы өчен зур батырлык сорый торган әйбер иде, моны хәзерге яшьләр генә   аңламый, икенчедән, безнең 3 километрга сузылган Владимир авылының алар иң югары очында (авыл башында), без Түбән очның иң читендә яши идек. Аларның өйләрендә китаплар күп иде, шул хәтердә калган. Китапларның ноталылары да бар, 2 гармуннары да бар иде. Мин гармунлы кешегә бик кызыга идем. Чөнки әти сугышта үлеп калган, 5 бала белән калган әнинен ач заманда гармун алырлык мөмкинлеге булмаган инде. Алар өенең бер почмагында кечкенә генә бер пианино да тора иде әле. Фрол Алексеевичның гармунда уйнаганмы-юкмы икәнен белмим. Володя исемле малайлары гармунчы иде. Мине стенадагы исемле сәгать бик кызыктыра иде. Язуы аста, үзе ялтырап келт-келт текелдәп тора. Тик ул йорттагы бөтен истәлек-документлар, истәлекле сәгатьләр янгын чыгып әрәм булды. Фрол Алексеевичның Валентин исемле малае да шул янгында әрәм  булды. Ләкин мин аларда кызыгып  калган нәкъ шундый сәгатьне барыбер үземдә булдырдым. Фрол Алексеевичка бүләк ителгән сәгать нәкъ шушындый иде, дип күрсәтә алам”.

Бу истәлектән нинди нәтиҗә ясарга була? Укучы балада укытучының һәр әйбере дә зур кызыксыну уяткан, кызыктырган. Ә Фрол Тупаевның нота грамотасы белүе, Керәшен мәктәбенең укыту программасы белән танышмаган  көе дә шундый нәтиҗә ясарга этәрә: димәк, укыту программасында нота грамотасына да өйрәтү булган, музыка дәресләре югары дәрәҗәдә уздырылган. (Архивларда эзләнү нәтиҗәсендә мин белдем: 1866 нчы елдан Казан мәктәпләрендә Мәскәү консерваториясе профессоры К.Альбрехт методикасы буенча музыка дәресләре алып барылган.) Моның шулай булмавы мөмкин дә түгел: чиркәүдә күп тавышлы хорга өйрәтү – югары профессионал дәрәҗәдә музыка белеме булуны да таләп иткән.  Күпъяклы үсешкә ирешкән шәхес тәрбияләү өчен әзерлекле, һәр яктан тирән белемле укытучылар тәрбияләгән ул Керәшен мәктәбе. Ә Фрол Тупаев керәшен мәктәбендә үзе ничек укыган икән? Бу сорауга да җавапны архив  материаллары бирде. Чыгарылыш имтиханнары ведомостена караганда, рус теле – телдән һәм язма, славянский язык – “4” леләр, Закон Божий, арифметика, геометрия, история, география, пение, естествознание фәннәре һәм практик дәресләр – барысы да “5” леләр. Владимирдан килеп укыган, соңыннан Комазан башында белем биргән Захарова Анна Дмитриевнаның бары рус теленнән генә “3”ле. Калганнары “4” һәм “5”. Бер авыз сүз русча белмәгән балалар бит алар.

Ленин ордены кавалеры, Татарстанның атказанган укытучысы Фрол Алексеевич Тупаев үзенең гади хезмәте белән, авыл мәктәбе укытучысы булып та мактаулы исемнәргә, халык хөрмәтенә лаеклы чын укытучы булган. Ә бу сыйфатлар ул укыган Казан Үзәк керәшен мәктәбендә тәрбияләнгән.

Лидия ПАСЫЕВА,
Владимир авылы
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить