Редакция

Печать

БЕЛОУСОВА ЛЮДМИЛА ДАНИЛОВНА 

директор – баш редактор

“Туганайлар” газетасы керәшен дөньясында сәяхәткә чыккан корабны хәтерләтә. Керәшеннәрнең искиткеч бай тарихи мирасын барлый-барлый йөзгәндә, зур-зур дулкыннарны да, биек-биек тауларны да яуларга туры килә. Әмма дә ләкин каты җилләр дә, көчле давыллар да бу корабны куркыта һәм батыра алмый, чөнки аны зур сынаулар үткән тәҗрибәле капитан-редактор – Людмила Даниловна Белоусова җитәкли. Ул 2008 елда “Туганайлар” газетасына баш редактор булып килеп, газетага яңарыш сулышы өрде. Яңадан-яңа идеяләр белән газетаның йөзен үзгәртүгә зур өлеш кертте.

Безнең редакторыбыз күпкырлы талант иясе. Язган язмалары укучыны тирән уйларга салса, җырлаган җырлары күңелләрнең иң тирән кылларын да кузгата. Аның эшчәнлек диапазоны бер редакция белән генә чикләнми, ә керәшеннәрнең иҗтимагый тормышына да барып тоташа. Ул Татарстан Республикасы иҗтимагый керәшен оешмасы Башкарма комитеты җитәкчесе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясенең Идарә Советы члены булып тора. Керәшен культурасын, йолаларын һәм традицияләрен саклауга да зур өлеш кертә, керәшен яшьләре арасыннан талантларны барлауга, аларның энергиясен дөрес юнәлештә үстерүгә дә күп хезмәт куя.

Людмила Даниловна – Татарстан, Россия журналистлары берлеге члены.

 

ИВАНОВА ЕВДОКИЯ ФЕДОРОВНА

җаваплы секретарь

Евдокия Федоровна – ачык йөзле, шат күңелле кеше. Коллективта аңа яратып, Дуся диеп эндәшәләр. Дуся – Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый, татар теле белгече. Газетада эшләү өлкәсендә тәҗрибәсе зур, югары белемле специалист. Ул “Туганайлар” газетасына республикабызның иң өлкән матбугаты - "Ватаным Татарстан"нан килде. Евдокия бик җаваплы хезмәткәр, үз эшен белеп, яратып, югары дәрәҗәдә башкара. Редакция кунаклары белән уртак сүзне тиз таба. 

Үзенең кояштай көләчлелеге белән коллективны позитив эшкә илһамландырып тота.

 

МУЛЛИНА ИРИНА АЙДАРОВНА

газетаның рус кушымтасы бүлек редакторы

Ирина – яшь һәм талантлы белгеч. Коллектив тормышына бик тиз кереп китте һәм аның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Тыныч холыклы, күп сөйләшмәс – бу аның кимчелеге түгел, ә өстенлегедер. Искиткеч белемле, теләсә нинди теманы яктыртырга сәләтле. Барлык яңалыкны эләктереп ала белә, гел алга омтыла. Эшенә бик җаваплы карый. Аның яшьләр, студентлар тормышына караган, өлкән буынга багышланган, керәшен йолалары, гореф-гадәтләре турындагы язмаларны үз эченә алган мәкаләләре кызыклы, аларда күтәрелгән проблемалар да заманча. Үзенең иҗатында телнең байлыгыннан, сурәтләү чараларыннан оста файдалана, төрле жанрларда иҗат итә.

 

ГУБИНА ЮЛИЯ ЮРЬЕВНА

корреспондент

Юлия әле редакциябездә озак эшләмәсә дә, үзен талантлы журналист итеп танытырга өлгерде. Эколог һөнәренә укып диплом алса да, хисчән нечкә күңеле аны язучы-журналист эшенә тартып кертә. Мәкаләләрен җылы итеп, күңелгә үтеп керерлек итеп  яза. Табигатьне, тирә-ягыбызны матурлыгын күреп, оста итеп үзенә генә хас буяулар белән тасвирлап та куя. Үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп, төгәл башкарырга тырыша. Юлиябез “Бәрәкәт” керәшен яшьләре активисты да. Һәр конференция, җыеннарда  катнашып, керәшен яшьләре тормышы белән яши.

 

ВАРАКСИНА НИНА НИКОЛАЕВНА

корреспондент

Нина “Туганайлар” редакциясенә 2017 елның февраль аенда килде. Моңа кадәр дә иҗат дөньясында кайнавы, үзебезнең керәшен газетасында эшлисе килү теләге аны монда алып килә дә инде. Нина башкалар язган роман-хикәяләрне укып кына калмый, үзе дә шигырьләр, хикәяләр яза. КФУ ның татар филологиясе бүлеген тәмамлаган. 

БИКЧӘНТӘЕВ РӨСТӘМ КАМИЛЕВИЧ

машина йөртүче

Рөстәмнең ишетми калган, белмәгән әйберсе юктыр. Журналистлардан бер дә ким түгел һәр яңалыкны эләктереп кенә ала. Аннан бөтен яңалыкны белешеп торырга була. Аларны ул сөйләп кенә калмый, һәр ситуациягә үзенең фикерен дә җиткерә. Эше буенча да бик оста ул. Машинасы гел гөлт итеп эшләп тора. Барасы җиреңә дә җилдертеп кенә алып барып килә. Ерак юлларга да аның белән бер шикләнми чыгып китәбез. Ярдәмчел, ышанычлы иптәш тә ул.

 

ДЕКРЕТ ЯЛЫНДА

 

ТОКРАНОВА НАДЕЖДА ВИКТОРОВНА
 
корреспондент
 

Надя редакцияциябезнең иң яшь хезмәткәре. Ачык йөзле, аралашучан, сүз артыннан кесәгә керми торган журналист. Үз эшен яратып, тырышып, җиренә җиткереп башкара, аннан тәм таба белә. Мәкаләләрендә кызыклы, актуаль темаларны яктыртырга тырыша, керәшен халкының гореф-гадәтләрен бик яхшы белә. Шигырьләр яза. Шул ук вакытта ул җырга-моңга гашыйк кеше. Күп кенә заманча  җырлар авторы. Бүгенге көндә ире белән нәни кыз үстерәләр.

 

САБИРОВА ЭНҖЕ РАВИСОВНА 

офис-менеджер

Энҗе Сабирова Казан университетын бетереп килгән яшь специалист. Кәгазь эшләрен яратуы аны безнең арага китерде дә инде. Тавык чүпләп бетермәслек вак, ләкин бик җаваплы документлар белән эшләү өстенә, керәшен дөньясындагы яңалыклар белән танышып, үзе өчен яңа бер тормыш ачты. Ягымлы, сөйкемле, тырыш һәм ярдәмчел кеше ул. Кәгазь эшләре кем өчендер кызык тоелмаса да, аның өчен – җан рәхәте бирә торган чыганак,  дияргә була. Бетмәс-төкәнмәс договорлар, актлар, хатлар, почта, типография эшләрен өстерәп баручы Энҗе, иҗат эшенә чумган журналистлар өчен “палочка-выручалочка”. Энҗебез күптән түгел әни булды. 

 

АЛАР БЕЗДӘ ЭШЛӘДЕ

 

МАРТЫНОВА МАРИЯ МИХАЙЛОВНА

Чаллы регионы буенча махсус корреспондент

Мария Михайловна – төзәтеп булмаслык романтик, хыялый кеше. Төннәр утырып ак кәгазьгә шигырь юллары төшерә, матур-матур мәкаләләр яза. Үлчәү йолдызлыгында тугангамы, ул дөньяны тигезләүче булып тора. “Туганайлар”да эшләвем, халкыма багышлап мәкаләләр иҗат итүем чынга ашмаган хыялларымны тутырып, дөньямны тигезләп тора”, – ди ул. Ул бик тугры дус, бүгенге дусларының күбесе яшьлектән үк сыналган кешеләр. Дуска да, дошманга да һәрвакыт йөзе ачык. Әнә шундый эчкерсезлеге, кайвакыт беркатлылыгы тормышта кайчак ярдәм итсә, кайчак кыен хәлгә дә куя. Кешеләрдән ул ихласлылык көтә. Дөреслек эзләүдән әле өметен өзмәгән.

 

ХУСАИНОВА ТӘСКИРӘ СОЛТАНОВНА

компьютер версткасы буенча оператор

Тәскирә Солтановна –  аралашучан, киң күңелле, эшчән кеше.  Кулы эшкә тисә, таулар күчерә. Компьютер тычканының хәрәкәтләнүенә, клавиатура буйлап бармакларының йөгереп торуына күз иярми. Баш җитмәслек программалар белән фотолардагы кешеләрне матурлый, яшәртә, утырта, бастыра, борып куя... Гәҗитебезнең матурлыгы, төзелеше аның фантазиясенә бәйле. Эстетик сиземләве көчле. Заман белән бергә атлау өчен, үз өстендә дә күп эшли. Бакчасында матур-матур чәчәкләр, мул уңыш үстерә. Коллегаларын җәй буе бакчасында үстергән җимешләре белән сыйлый. Аның өстенә, ул әле югары квалификацияле тәрҗемәче дә. “Ватаным Татарстан” газетасында эшләп туплаган зур тәҗрибәсе, аны үз эшенең остасы иткән. 

 

 

ГАБДРАХМАНОВА АЛСИНӘ ДАМИРОВНА

офис-менеджер

Алсинәнең сабырлыгына, тыйнаклыгына сокланып туя алмыйбыз. Көн туды исә тавык та чүпләп бетерә алмаслык кәгазь эшләрен һич ялыкмый тәртипкә салып куя. Компьютер белән дә бик оста эш итә. Һәр эшне төгәл, пөхтә итеп башкара, һәр документ үз урынында, үз тәртибе белән куелган. 
Кечене кече, олыны олы итә белүче ярдәмчел кеше ул. Үзеннән кече сеңлесенә үрнәк алырлык олы апа да.  КФУны тәмамлап, диплом яклады.