Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Кемгә — чәчәк, кемгә — шайтан таягы

Лениногорск ягындагы безнең Федотовка халкы Питрау бәйрәмен, башка бер керәшен авылында да булмаганча, элек-электән, үзенчәлекле итеп уздыра

Үзем бәләкәй чакта ук, иртәгә Питрау буласы кичне, Коры елга буеннан, Кустар сазлыгыннан күп итеп чәчәкләр, кычыткан, шайтан таягы жыя һәм кояш баегач һәр йортның капкасына кыстырып йөри идек. Элек бит капкалар чәчәк кыстырырга бик жайлы иде. Я капка бавына, я капка келәсенә кыстырып китәбез. Кемнеңдер малае, я кызы безне кыерсыткан булса, менә шулар капкасына кычыткан белән шайтан таягы кыстырыла. Нишләтәсең, үзләре сайлаган язмыш.

Урамнар буе шулай йөреп кайтуыбызга, үзебезгә дә кычыткан куеп киткән чаклары булды инде. Иртән, әниләр көтү куарга чыккач, шул чәчәкләрне ипләп кенә алып, сарай һәм капка түбәләренә (элек бит капкалар түбәле була иде) кыстырып куялар иде. Кыш көне, сыерлар бозаулаганда, шул чәчәкләрне иң беренче күчтәнәч итеп, сыерга ашаталар иде. Кычыткан белән шайтан таягын да ыргытмыйлар, кычыткан тавыкларга витамин булса, шайтан таягы күз тиюдән саклый.

Безнең күрше урамда Учый әби дигән бер ялгыз карчык яшәде. Өе кечкенә генә булса да, бик чиста карчык иде ул. Караңгыда шул әбине үрти идек, бала чакта
моны зур җазык дип уйламаганбыз. Шайтан таягын өе ишегенә кыстырабыз да, тәрәзәсен шакыйбыз. Учый әби чыга, кулларын чәнчеттереп, без куйган үләннәрне алып ташлый. Безгә кызык, качып карап торабыз. Ә ул начар күрә, безне тапмый... Кайчакта, әни мунчага чакырыр иде Учый әбине. Без, тәртипле генә итеп, аны алып киләбез. Әни юындырып, чәйләр белән сыйлагач, кадерләп озатып куябыз. Менә шундый, үзебез шук, үзебез тәртипле булып кыланып йөргәнбез инде.

Шул чаклардагы тагын бер кызык хәл искә төшә. Василий Устимов, Михаил Антоновның егет чакларында, капка алыштыру, бура бутау булып алды. Өйләнешергә йөргән егет белән кызның капкаларын, тупсасыннан алып алмаштыралар, бурап куйган бураларын сүтеп, астын өскә әйләндереп куялар иде.

Без, бала-чага, читтән карап, әти-әни сөйләгәнне тыңлап йөрүчеләр генә. Хәзер инде кемне искә алсаң, шул юк, гомерләр су кебек ага да ага, урыннары ожмахта булсын инде...

Питрау алдыннан чәчәк кыстыру Федотовкада әле дә бар. Шулай ук, яшьләр, балалар жыелышып, һәр йортка исәнлек-саулык, изгелек теләп чәчәкләр кыстыралар. Авыл советы җитәкчесе Валентина Павлова, культура йорты җитәкчесе Людмила Афанасьева, художество җитәкчесе Нина Федорова һәм башка актив авылдашлар керәшеннәрнең һәр йоласын, бәйрәмнәрен оныттырмаска, яшьләргә өйрәтергә тырышалар.

“Аланлык” керәшен фольклор ансамбле, үз тырышлыгы, үҗәтлеге белән, районда, күрше-тирә авылларда барлык бәйрәмнәрдә катнаша. Алар өстендәге киемнәр – элеккедән калган, әбиләренең сандыкларында сакланган чын керәшен күлмәкләре, тәңкәләре. Ансамбльнең иң зур горурлыгы, минемчә, үзебезнең авыл егете, һәвәскәр гармунчы Виталий Фёдоров. Ул бөтен керәшен көйләрен теттереп уйный, жырлый. Менә шушы тырыш коллектив быел, Сабантуйга бүләк жыярга, “Тамчылар” балалар ансамбле, яшь егетләр, кызлар белән чыкты. Авыл урамнары озын, әмма алар аптырап тормаганнар, мотоблокка төялеп, урам саен җырлап-биеп бүләк жыйганнар.

Авылдашларым белән горурланам! Үзебезнең керәшен йолаларын тагын да яңартып, бизәп, халыкка житкерүләрен телим.

Любовь ИГНАТЬЕВА-СЕМЕНОВА.
Әлмәт районының Кәләй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев