Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Утырган идем яр читенә

“Керәшен зиннәтләре” китабыннан

Утырганнар идем яр читенә,

Бераз хәлләр алыйм, дип кенә.

Бер карасаң, елар сәбәп тә юк.

Күңелем тулды әллә ник кенә.

 

Безгә каршы якта ярлар түбән,

Аның арасында яшел үлән.

Бер карсаң, елар сәбәп тә юк,

Ярга ятып никтер яшь түгәм.

 

Сай җирләрдә сулар да тонык,

Борылышта сулар болганыч.

Бер карасаң, елар сәббәп тә юк,

Узган гомеркәйләр кызганыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев