Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев: керәшен туганыма

Никифор ТУКМАЧЕВ Бездер Чиркәвең юк - денең бар, Тукаең юк - телең бар, Дәүләтең юк - илең бар, Тирең түккән җирең бар. Сәйдәшең юк - моңың бар, Күңелеңдә сазың бар. Мәктәбең юк - аңың бар, Кимсетелгән җаның бар. Мәктәпләрең яптылар, Чиркәүләрең ваттылар. Нахак гаепләр тагып, Сөрделәр я аттылар. Юк үз...

Никифор ТУКМАЧЕВ

Бездер
Чиркәвең юк - денең бар,
Тукаең юк - телең бар,
Дәүләтең юк - илең бар,
Тирең түккән җирең бар.
Сәйдәшең юк - моңың бар,
Күңелеңдә сазың бар.
Мәктәбең юк - аңың бар,
Кимсетелгән җаның бар.
Мәктәпләрең яптылар,
Чиркәүләрең ваттылар.
Нахак гаепләр тагып,
Сөрделәр я аттылар.
Юк үз мораль Кодексың -
Бар вөҗданың, намусың.
Алсалар да барысын -
Алалмаслар анысын.
Ач күзеңне, бер кара,
Исең китәр, кай ара
Юк иттеләр милләтең,
Нәселең бетеп бара.
Яманат таксалар да,
Суксалар, каксалар да -
Барысына да түзәсең -
Син ул, халкым керәшен!
Беләлмәсәң белеп тор,
Колагыңа элеп тор,
Шуны килә әйтәсем:
Без ул Корбан тәкәсе...

Кем уятыр
Бармы без дөньяда, юкмы -
Җавабы юк беркайда, -
Уян, керәшен, димәгән,
Тукай булып Тукай да...
Уятмыйлар керәшенне,
Йокласын ул, йокласын...
Йокыңнан айный алмасаң,
Тиз тоярсың төп башын.
Аңламаганны төрткәләп,
Уятыйк йокысыннан.
Үтте, карендәшләр, үтте
Заманнар йоклый торган.
Төннәр буе килгән уйлар
Йокы бирми тамчы да.
Йоклап яткан елларыбыз
Сузылды бит гасырга.
Төн йокламый, тарих сүтәм,
Уйлар әллә кайларда.
Әләм түгел, каләм тотып,
Йөримен мәйданнарда.
Уян, татар, уян, диләр,
Уяныр чак, күрәсең.
Татар уянганда, ничек
Йоклап ятсын керәшен?!

Янды
Ут төртәләр чачауникка,
Көлгә оча чиркәүләр...
Бу вәхшиләр алга таба
Инде тагын нишләрләр?
Ут салырга шырпыларны
Кем аладыр кулына?
Янган чиркәү җылысында
Кемнең җаны җылына?
Үч аламы алар шулай
Чиркәүнең качларыннан?
Имансыз бу кешеләрнең
Ни килмәс башларына?
Табылсалар, алсалар да
Җәзаларын, суд булып, -
Чиркәү түгел, йөрәкләрдә
Хөрмәт янды, ут булып...

Керәшен син
Тир түгеп, дан яуласаң да -
Керәшен син.
Исемеңне үзгәртсәң дә -
Керәшен син.
Кемгә барып үзләшсәң дә -
Керәшен син,
Милләтеңнән ваз кичсәң дә -
Керәшен син,
Бил бөксәң дә, тез чүксәң дә -
Керәшен син.
Ак моң булып түгелсәң дә -
Керәшен син,
Яшьләреңә күмелсәң дә -
Керәшен син,
Җан ачыңны ачалмыйсың -
Керәшен син,
Язмышыңнан качалмыйсың -
Керәшен син,
Терсәгеңне тешләсәң дә -
Керәшен син -
Җәфаланма, нишләсәң дә -
Керәшен син,
Затыңа тамга куелган
Керәшен син,
"Көфер" пичәте куелган
керәшен син!

Ясалма милләт
Татардан башкорт ясыйлар,
Мөһер сугып, шап та, шап.
Керәшенне - татар диеп,
Яздырдылар бихисап.
Йә, җәмәгать, халык санап,
Миләрне корыттылар.
Милләт арттыруның гади
Ысулын оныттылар.
Ничек яшәр, күпме яшәр,
Үрчеп милләт каләмнән.
Белмәгәч, сорарга иде
Һава белән Адәмнән.

Керәшен туганыма
Кулъяулыкларыңның, әй, ап-агын
Түш кесәләремдә сакладым.
Дөньяларны гиздем, дуслар таптым,
Синнән якыннарны тапмадым.
Утарларда туган, әй, атың бар,
Базарларда йөрер хакың бар.
Кимсенмә, туганым, әй, кимсенмә,
Керәшен затың, горур халкың бар.
Суда аккан бозлар, әй, сал түгел,
Дөнья малкайлары мал түгел.
Әй, туганкайларым, сезнең өчен
Газиз җанкайларым жәл түгел.
Синнән башка, әй, ашлар ашамам,
Синнән башка җырлар башламам.
Ходай гомерләрне биргән булса,
Туганкаем, сине ташламам

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев