Кызыл мәйданда керәшен җыруын җырлап...
Редакциянең 20 еллык юбилее уңаеннан, 7 октябрьдә, эштән соң, без, редакция хезмәткәрләре, яңа тәэсирләр эзләп, Мәскәүгә юл тоттык.
Поезд тәгәрмәчләренең тип-тигез ритмда чыгарган авазына изрәп, юлдашларның тәмләп сөйләгән кызыклы хатирәләрен тыңлый-тыңлый, бер төн эчендә Мәскәүгә килеп җиттек.
Башкаладагы беренче иртәбез Кремльдән башланды. Мәскәүгә килүгә сәяхәтче, беренче эш итеп, Кызыл мәйданга ашыга, чөнки анда дөньядагы иң зур архитектура үрнәкләренең берсе, иң бай тарихи-сәнгать һәйкәле – Мәскәү Кремле урнашкан. Телевизордан, тарих дәреслекләреннән күреп белгән Спас, Арсенал, Троицк башняларын, Василий Блаженный храмын, Минин һәм Пожарский һәйкәлен, Ленин мавзолеен, ГУМны – гасырлар буе сакланып килгән мирасны үз күзләрең белән күрү башка чор тормышын тоярга мөмкинлек бирде. Без, әлеге туристлар яратып йөргән урынга бару белән генә чикләнмичә, Кызыл мәйдан уртасында, кулыбызга газетабызны тотып, “Чын-чын әйтәмен” керәшен халык җыруын да яңгыраттык. Таныш моңны ишетеп, Яр Чаллыдан килгән татарлар да безгә сүз кушты.
Журналистлар буларак, безне Останкино телебашнясы аеруча кызыксындырды, чөнки ул төрле заманча телепрограммалар белән ассоциация тудыра. 340 метр биеклектәге башнядан башкала уч төбендәге кебек күренде. Тезелеп киткән тарихи биналарның матурлыгына сокландык.
“Зарядье”, “Останкино” паркларын, “Александровский сад”та 9 май көнне Россия Президенты чәчәкләр куя торган билгесез солдат каберен, почетлы каравылда торган солдатларны күрдек.
ВДНХда да булдык. Андагы көзге ярминкәдә илнең 60лап төбәгеннән килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителде. Покрау алдыннан җыелган уңышлардан ясалган төрле декорацияләрне, 800әр килолы кабакларны күреп тел шартлаттык (башта, хәтта, чын икәненә дә ышанмаган идек), төрле тәм-томнан авыз иттек.
Шәһәрдә электробуслар йөреп тора: кондукторлары юк, акча түләү өчен махсус аппаратлары бар. Халык автобуска үтүгә үк, карта белән түли. Адым саен теге яки бу йортта кайчандыр күренекле шәхесләр яшәгәнлеген искәрткән мәгълүмати язулар эленгән. Шул да игътибарны җәлеп итте: үзәктә сандугачлар сайравы ишетелә. Шулай ук, Мәскәүнең өр-яңа, заманча районында – “Москва-Сити”да йөрдек, Мәскәү елгасы аша салынган атаклы Багратион күперен карадык. Бөтен территориясе буенча модерн стилендә эшләнгән скульптуралар тәртип белән тезелгән. Кыскасы, урыс әйтмешли, “дорого и богато”.
Мәскәүдә православие белән бәйле изге урыннар да күп. Шуларның берсенә – Коткаручы Христос храмына без дә бардык (телевизордан күрсәтелә торган Рождество һәм Пасха келәүләре биредә уза). Россия православие чиркәве соборы Мәскәүнең үзәгендә урнашкан. Мәскәү елгасының еш кына фильмнарның заставкаларына куелган матур күренеше чиркәү янәшәсендәге “Патриарший мост”тан төшерелгән икән. Аңа карап озаклап хозурланырга була.
Мәскәүдә тормыш җир астында да кайный. Метро – моңа дәлил. Станцияләре (аеруча искеләре) илебезнең тарихы белән таныштыра. Андагы сыннар, төрле сурәтләр, мозаика, буялган пыяла тәрәзәләр белән бизәлгән заллар һәм вестибюльләр – “җир асты” музейлары. Кайбер станцияләрдәге скульптура композицияләре тирәсендә ритуал чаралар, легендалар җыелмасы бар. Мәсәлән, “Революция мәйданы” станциясендә чик сакчысы белән эт сынын очраттык. Бер хатын-кыз этнең борынын сыйпап китте. Кызыксына башлагач, ачыкладык: кеше сынны сыйпап, үзенә уңыш сорый икән. Поезддан төшеп шул эт борынын сыйпап, килгән поездыңа кире кереп өлгерсәң, уңыш сиңа елмаячак, имеш.
Ике көнлек сәяхәт Шереметьево аэропортында тәмамланды. Самолет иллюминаторыннан Казан утлары күренә башлауга, күңелдә ниндидер бер рәхәтлек сизелде. Кунакта рәхәт булса да, өйдә яхшырак шул! Мәскәү турында төгәл фикергә килдем дип әйтә алмыймын. Алай да, шау-шулы, умарта күче кебек гөжләп торган шәһәрдәге матур йортлар һәм әйләнгеч юллар арасында уйларымда гына булса да югалыр өчен тагын килер идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев