Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Халык шагыйре Егор Уткин иҗаты

Егор Уткин укучыларга лирик шагыйрь буларак билгеле. Үзенең шигырьләрендә ул, нигездә, бүгенге авыл кешеләренең фидакарь эшләрен, туган як табигатенең күркәмлеген, замандашларыбызның тынычлыкны яклап көрәшүләрен тасвирлый

Егор Васильевич Уткин (1932-1977) хәзерге Менделеевск районындагы Бөрешле авылында туган. Алабуга дәүләт педагогика институтын бетергәннән соң, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, газета редакциясендә хезмәткәр булып эшләгән.

Егор Уткин укучыларга лирик шагыйрь буларак билгеле. Үзенең шигырьләрендә ул, нигездә, бүгенге авыл кешеләренең фидакарь эшлаәен, туган як табигатенең күркәмлеген, замандашларыбызның тынычлыкны яклап көрәшүләрен тасвирлый.

Кояш сыйган кебек тамчыга

Кырыслыкка димим,

Тормыш мине

Гәделлеккә җирдә өйрәтте.

Бүрек салмыйм, илем,

Алдыңда мин

Ачып салам җанны, йөрәкне.

Уңышларың,

Җанга якты бирә,

Ал нурларга көнем манчыла.

Син сыйгансың, илем, йөрәгемә,

Кояш сыйган кебек тамчыга.

Җилдә янган учак кебек

Кеше китә, тирләп-пешеп иген игә,

Шатлык чишмәләрен ача, йортлар сала,

Йөрәккәе җилдә янган учак кебек...

Кеше бара, юллар ярып яна-яна.

 

Кеше китә... Карый җиргә, карый таңга

Күреп туймас, сөеп туймас күзе белән.

Бар шатлыгын безгә биреп калдыра ул,

Кайгыларын гына ала үзе белән.

 

Кайту

Кызык эзләп кайтуларым түгел,

Маҗаралар ззләп китмәдем...

Артык күреп үстем һәрнәрсәдән

Туган җирнең хәләл икмәген.

 

Кала коймалары бүлеп тормый

Торган җирне туган җиремнән.

Балалар күк шаулап, кайттыңмы, дип,

Каршы ала мине игеннәр.

 

Миңа таба әнә йөгерә-йөгерә,

Колач җәеп килә солылар.

Солыларның кочагына кереп,

Сабый балалардай сыенам.

 

Җилләр сөя биттән, йомшак кына,

Әй, нечкәрде күңел, хисләнде.

Җаным җиргә тамыр җибәргән җир –

Туган авылым кыры, исәнме!

Яратам мин кышкы авыл өен

Авыл халкы кибетләргә йөрми,

Ул пешерә өйдә күмәчен.

Моны инде тормыш кына түгел,

Җаны таләп итә, күрәсең.

 

Иртән ягып, мичкә салган ипи

Пешеп, өсте җитеп килгәндә,

Өй эченә гүя июль килә,

Ят та ауна менә идәнгә.

 

Бүлмә тула басу исе белән.

(Бу чак тышта салкын... Кар ява...)

Башактагы орлык өлгергәндә,

Кырдан шундый хуш ис тарала.

 

Яратам мин яшьтән авыл өен,

Аның ачык йөзле кешесен.

Күңеле, миче кебек, җылы бөрки,

Бүлмәсендә икмәк - июль исе.

 

“Керәшен сүзе”ннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев