Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен туе җырлары

Һәр халык та кыз биргәндә, яки егет өйләндергәндә, каршы якның нәсел-ыруын өйрәнгән, җиде буынын тикшергән. «Оясында ни күрсә, очканда шул булыр», — ди бит халык мәкале. Егет-кызның нәселе яхшы булуы — кавышуда төп шарт

Яучы тарафыннан кыздан ризалык алынгач («ак бирү»), шуның билгесе итеп, булачак киленнең ак бистәре (сөлгесе) һәм күчтәнәчләр биреп җибәрелә. Яучыга төгәл күрешү көне әйтелә. Егет ягыннан кызны алырга кияү һәм берничә туганы бара. Өстәл корыла. Егет ягы җыр башлый:

Биеккәйләр икән баскычыгыз,
Сафьян итек белән басарбыз.
Алтыны булмаса да, көмеше бар,
Көмеш ачкыч белән ачарбыз.

Кара сыерларның мөгезләрен,
Каерып алырларга килдек без.
Инәсеннән-атасыннан бөбекәен
Аерып алырларга килдек без.

Бөркәнчек ябынган кызны чыгаралар. Егет аның йөзен ачып карагач, кодачага бүләк бирә:

Йөгән шылтырата берәү,
Аягы аксак түгелме?
Күзе сукыр түгелме?

Кыз белән егет чаршау эченә кереп китә. Егет ягыннан килгән кодалар җыр башлый:

Көмешләр йөзек без койдырдык,
Ялан гына көмеш акчадан.
Сез — кодаларны эзләп таптык,
Гөлләр чәчәк аткан бакчадан.

Ап-ак келәт алларына гына
Ак киндерләр чыгарып тараттык.
Кода-кодагыйлар булышаек,
Нәсел — ыруларыгызны яраттык.

Кыз ягы җырлый:

И улды инде, туганнар, улды инде,
Туасы да айлар туды инде.
Чакырылган кодаларыбыз килде инде,
Безнең күңелләребез булды инде.

Егет ягы белән капма-каршы җырлыйлар:

Син үстергәнсең кызыңны,
Мин үстергәнмен улымны.
Гомерлеккә бергә булаек –
Бир, кодагый, кулыңны.

Чәчерәплөр төшкән, томрап үскән,
Уйсу җиркәйләрдә бер бодай.
Сезне — безгә, безне — сезгә
Сөепләр дә биргән бер Ходай.

Кара урманнарга миннәр кердем,
Чаган агачларын күрергә.
Булган эшләремне ташлап килдем,
Сез, кодаларымны, күрергә.

Сөнекәй буйларыннан чыккан чакта
Кулъяулыгымны суга ташладым.
Үз кодаларымны күргәчтен,
Аек баштан җыру башладым.

Кыз ягы кияү егетенә җырлый:

Киртәләр тотсаң, иртә тот,
Каенкайларга җитә тот.
Безнең туганкайларыбыз сезнең кулда,
Кадерләрен белсәң, иркә тот.

Полотна да яулык, полотна —
Яңгырларга бәйләп чылатма.
Безнең туганкайларыбыз сезнең кулда —
Авыр сүзләр әйтеп, елатма.

Кызга әнисе, туганнары җыру әйтә:

Ишекләр ачып кергән чакта
Чөйдә бистәрләрең ак булсын.
Кичен йокыларың татлы булсын,
Иртән йокыларың сак булсын.

Китәр алдыннан егет ягыннан килгән кодалар:

Ындыр артларында тигәнәк,
Яңгыр ява сибәләп.
Ашадык та, эчтек лә — хөрмәт күрдек,
Тауитәек (теләк телик — И.Ф.) инде чибәрләп.

Тәрәзәләр ачып, мин сызгырдым,
Чапкан печәннәрем кипсен дип.
Чапкан печәнкәйләр кипте инде,
Безгә кайтырларга вакыт җитте инде, — дип җырлый.

Хушлашалар. Туйның көнен, парларның санын, кунакка кемнәр аласын сөйләшеп, юлга кузгалалар.
Егет ягында туй башлангач, табын артына капма-каршы рәт булып утыралар. Кыз ягыннан килгән кодалар бирнә тарата. Аш-су барышында капма-каршы җырлашу туйны эчтәлекле, күркәм итә. Егетнең әни-әтисе җырлап табынны ача:

Сөнекәй сулары — агымнар су,
Басма башкайларын калкыта.
Безнең кодагыйлар шундый яхшы
Өстәл башкайларын балкыта.

Киҗеле дә күлмәк эчләрендә
Леп-леп итә минем тәннәрем.
Бүтән кешеләрдән алай түгел,
Сезне күрсәм — бетә хәлләрем.

Кызның әти-әнисе җавап итеп:

Ишек алларында келәтем,
Келәтемдә тулы бодаем.
Сез, кодалар, белән йөрешергә
Озын гомер бирсен Ходаем.

Урам аша чыккан чакта
Абындым чылбырларга.
Күгәрчен дисәм, күкләр түгел,
Охшатам былбылларга.

Быелкай да чәчкән ашлыгым
Бодайлар да белән гел борчак.
Без ашаганнарны, без эчкәнне
Кайтарырбыз микән берәр чак, —дип җырлый.

Егет ягы кыстарга керешә:

Кара урманнарга никләр кердең,
Бер төп имәннәр дә кисмәгәч?
Кодалар да булып никләр килдең,
Бер стаканнар да эчмәгәч?

Өемкәйдә өем балтырган,
Яңа бәбкәләргә утырган.
Өстәл башкайларын күркәм итеп,
Кодаларым килеп утырган.

Кыз ягы:

Бакча артларында имәнлек,
Имән кисәрләргә килмәдек.
Кыстамагыз, кодалар, исертмәгез,
Эчеп егылырларга килмәдек.

Бакал(ы)  базарларына сез барыгыз,
Акчаларын үзебез түләрбез.
Сездә ашаганнарны, сездә эчкәнне
Өебезгә кайткач сөйләрбез, —
дип җаваплый. Кыз артыннан килгән әйберләр эленә:

Бадьяннар салдым суларга,
Канәферләр салдым батмаска.
Бу әйберләрне без эләбез
Кире әйләнепләр кайтмаска.

Килен түшәге җәелә. Башта анда кияү ягыннан парлы кеше, апа-җизни яки абый-җиңги ауный. «Икәү ятсын, өчәү торсын»,—дип әйтелә һәм шунда ук үзләреннән бер бүләк (сарык яки бозау) вәгъдә ителә.
Шуннан табынга туй күчтәнәчләре чыгарыла. Ике бөтен ипи, бер каз, бер чирек эчемлек алып киләләр. Бу нигъмәтләрне чакыручы кодалар чыгара. Кара-каршы җырлашу дәвам итә.

Килүче кодалар:

Гомерләр безләр, и күрмәдек,
Болай зурлап кадер итүне.
Китәр вакытыбыз җитеп бара,
Чыгарыгыз инде ипине, -
дип җырлый.

Хуҗалар икмәк, күчтәнәчләр чыгара:

Сандугачлар гына кайда сайрый,
Олы юлкайларда маякта.
Безнең кодаларның аш-сулары чыга,
Басып торыгызчы аякта.

Егет ягы кодалары җырлый:

Икеләр дә җирән атыгыз,
Берсен безгә сатыгыз.
Бу кадәрле күчтәнәчне
Ничекләр тартып килде атыгыз?

Сөнекәй буйлары тал гына,
Яфрагы тулы бал гына.
Безнең кодагыйның күчтәнәче
Шикәрләр дә түгел, бал гына.

Кыз ягы кодалары җырлый:

Киемчеләр кием кисәдер,
Кайда төшә аның пычкагы (кыйпылчыгы — Ф.И.)
Безнең күчтәнәчләр бик күп түгел,
Тулыр әле өстәл почмагы.

Түгәрәк күлләрнең уртасында
Үрдәккәйләр белән каз гына.
Безнең күчтәнәчләр зурдан түгел,
Ипекәйләр белән тоз гына.

Егет ягы кодалары:

Безнең турыбызда ниләр бар?
Түгәрәккәй генә күлләр бар.
Ипекәй-тоз дип кенә әйтмәгез,
Ипекәйдән олы ниләр бар? —
дип җаваплый.

Килгән ипи, күчтәнәчләр тәмләп карала, кискәләп бирелә. Казны да алып чыгып, турап бирәләр. Аны тураучыга зуррак бүләк, мәсәлән, яулык бүләк ителә. Эчемлек тә чәркәләргә салынып, тәмләп карала.

Безләр ашадык, безләр эчтек
Тәңреләр биргән ризыкны.
Монда ашаганга, монда эчкәнгә
Артык бирсен Ходай дәүләтне.

Килүче кодагыйлар:

Ишекләр ачтым, түр күрдем.
Сандыклар ачтым, гөл күрдем.
Сез кодаларыма килә куйгач,
Буй күтәрә алмаслык сый күрдем, —
дип җаваплый.

Алып килгән күчтәнәчләренең яртысы (бер ипи, каз) кире кайтарып бирелә. Кодалар кайтырга җыена башлый:

Җирән атлар җиктем, чыктым киттем -  
Алып кереп китте билчәнгә.
Без ашаганнарны, без эчкәнне
Алып калмагызчы үлчәүгә.

Ә хуҗаларның кадерле кунакларны бер генә дә җибәрәсе килми:

Ишек алларымда келәтем,
Келәтемдә тулы бодаем.
Сез - кодалар белән йөрешергә
Озын гомер бирсен Ходаем.

Камыт баукайларың, әй каештыр.
Каерып, ай, җигеп булмыйдыр;
Килгән кодаларның асылларын
Аерып калып булмыйдыр.

Кодалар үзләре генә китми, алар белән кыз да китә:

Алайлар иттек, болайлар иттек,
Арпалар да куштык бодайга.
Индекәйләр шөкер бер Ходайга —
Эшләребез китте уңайга.

И шаулый да нарат, шаулый нарат.  
Нигә шаулый икән бу нарат?
Шауламас ла иде, ай бу нарат —
Аерылып китә бер канат.

Алып китәсе кодалар:

Атларымны җиктем, юлга чыктым.
Юлның буйларында юа бар.
Аталардан бала аерылу —
Әүвәлгедән калган йола ул.

Аерылышу вакыты җитә - кунаклар китәргә әзерләнә:

Урамнарга купислар туктаган,
Кызыллы яулык алыгыз.
Без ашаганга, без эчкәнгә
Риза-бәхил булып калыгыз.

Биеккәй дә икән тавыгыз,
Каршы ла ява карыгыз.
Безләр килдек, хөрмәт күрдек,
Инде үзегез шулай барыгыз.

Күк кабаклары ачылса, әй, ачылса,
Күк өсләрен шунда күрербез.
Килер бәхеткәйләрең ким булмаса,
Гомерләргә бергә йөрербез.

Хуҗалар сыйлап озатып кала. Шулай итеп туй тәмамлана.


 
Автор: Ильдус ФАЗЛУТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев