Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Демьян мәзәкләре: "Кардан чистарткан"

Әүдеки түти йорты турындагы колонканың чираттагы ремонтына жыелыштык

Эшнең иң кызган чагында авыз эченнән жыр көйләп, безнең янга әкрен генә Чемкин Җәкәү дәдәй килде. Ул килсә, берәр кызык хәл сөйләячәген көт тә тор. Җәкәү дәдәйнең килгәнен күргәч, сварщик Иван, нишләптер, Әүдеки түти ишегалдына кереп юк булды. Җәкәү дәдәй хәл-әхвәл сорашты да:

– Иван хәзер бер дә авылга кайтмый мәллә ул? – дип сорап куйды.

– Кайта, – без әйтәбез. – Хәзер гел авылда тора бит ул. Сельхозхимиядә сварщик булып эшли.

– Һәй, теге вакытта “К-700”ы белән бураннар тузгытып киткәннән соң бер дә очраганы юк аның.

– Нинди хәл соң ул?

Җәкәү дәдәй, гадәттәгечә, бер елмаеп куйды да, үзенә генә хас булганча, матурлап сөйләп бирде:

– Ул кышны кар галәмәт күп яуды.

Ишегалларын, капка төпләрен көрәп җитешеп булмый, көн дә буран күмеп китә. Киртә-коймалар бөтенләй күмелеп бетте, өй түбәләре генә күренеп тора. Шундый буранлы көнне караңгыда ук тордым да, бакча эченнән сукмак ачып, мунча миченә ягып жибәрдем. Үзем лапаска, маллар янына кереп китеп, эш белән онытылып, урамда трактор эшләгән тавышны да ишетмәгәнмен. Иван Мамадыштан авылга кадәр КамАЗ юлын көрәтеп кайтып, юл уңае ата-анасынын хәлен белеп, авылның да юлын ачып китмәкче булган. Буранлы көндә трактористка шабашка бетми бит инде, әмәлгә шәмәл, Усали юлында бер ГАИ машинасы кереп баткан була. Иван моны тартып чыгара, тегесе күчтәнәчкә бер “ак башлы” шешә биреп калдыра. Теге милициянең шулкадәр күңеле булып, Иванга әйтә: “Менә бу шешәне, бер кешедән курыкмыйча, әкрен генә йотып йөр, кирәк булсам, мин бүген – юлда”. Шуннан сон Иванның тракторы тагын да кызурак чаба.

Арт урамның юлын киң иттереп ачып килгән дә бу, безнең өй турысында “аэродром” ясаган. Трактор тавышы ишетеп капка төбенә йөгереп чыксам, капка белән мунча арасындагы илле метр бакча киртәсен, кары-ние белән, елгага эшереп төшергән. Ярый әле, мунча морҗасыннан төтен чыгып торган, анысын да елгага эттереп төшерәсе булган. Тракторының тәрәзенә бүрекне атып туктаттым, – дип сүзен дәвам итте Җәкәү дәдәй. – Ялт кына минем янга сикереп төште, авызын ерып, күреште. “Кем кушты сиңа безнен өй турын бу кадәр көрәргә?! Туй буласы юк бит әле бу арада. Әнә бит бер гектар бакча киртәсен ялтыратып куйгансың”, – дим. Иван эшнең нәрсәдә икәнен аңышып, як-ягына ялт-йолт каранды да: “Зато чиста булып калды”, – дип куйды.

Демьян ДАНИЛОВ. Мамадыш районының Владимир авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X