Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Таныш булыгыз: Матурлык яратучы Марина Шәймәрданова

Рождество көнне Марина сеңлесе Ирина белән авылда кызыклы фотосессия уздырган. “Анный әбиебез күлмәкләрен киеп заманча фотосессия уздыру теләге күптән бар иде. Тарихи байлыгыбызны фотоларда, интернетта теркәп каласы килә”, - ди Марина Шәймәрданова

Белгечлеге буенча инженер-технолог булган Марина Шәймәрданова Казанда яши.Ул тумышы белән Кукмара районы Кызыл тау (Миләтле башы) авылы кызы. Рождество көнне Марина сеңлесе Ирина белән авылда кызыклы фотосессия уздырган. “Анный әбиебез күлмәкләрен киеп заманча фотосессия уздыру теләге күптән бар иде. Тарихи байлыгыбызны фотоларда, интернетта теркәп каласы килә”, - ди Марина Шәймәрданова. Мәктәптә укыган вакытта Кызыл тау авылының “Тиңдәшләр” фольклор ансамблендә халкыбызның җыр, биюләрендә тәрбияләнеп үскән керәшен кызы бүгенге көндә декрет ялында. Буш вакытында тәмле-тәмле букетлар ясый, фотосурәтләр төшерү белән шөгыльләнә. “Авылга еш кайтып йөрибез. Кичләрен,  әбиебез белән керәшенчә җырлар җырлыйбыз, балаларыбыз белән бергә үзебезчә биибез. Гореф-гадәтләребезне саклыйсыбыз, балаларыбызга өйрәтеп калдырасыбыз килә”, - ди Марина. Мондый яшьләр, мондый әниләр булганда керәшеннәрнең киләчәге бар әле!


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев