Туганайлар

Яп-ят профессия сайладым

Газетабыз битләрендә Надежда Степанова дигән фамилия өченче ел инде телгә алына. Беренче мәртәбә Балык Бистәсе районы Иванай - Каз Чаллы Чүк бәйрәмендә "Чүк чибәре" бәйгесе җиңүчесе итеп искә алсак, узган ел Казанда "Җырчы Җәкәү" клубы яшьләре оештырган төрле конкурсларда керәшен тарихы, этнокультурасы буенча белемнәренең тирәнлеген искәрттек. Быел Мамадыш районы Җөри...

Газетабыз битләрендә Надежда Степанова дигән фамилия өченче ел инде телгә алына. Беренче мәртәбә Балык Бистәсе районы Иванай - Каз Чаллы Чүк бәйрәмендә "Чүк чибәре" бәйгесе җиңүчесе итеп искә алсак, узган ел Казанда "Җырчы Җәкәү" клубы яшьләре оештырган төрле конкурсларда керәшен тарихы, этнокультурасы буенча белемнәренең тирәнлеген искәрттек. Быел Мамадыш районы Җөри Питрауының "Керәшен чибәре" конкурсында икенче җиңүче буларак яздык. Надяның үзе белән якыннан танышырга җай чыкты - туган авылы - Каз Чаллыда очрашып, бераз гәпләшеп алдык.

- Белүебезчә, син быел Казан дәүләт педагогик университетының беренче курсын тәмамладың. Бу уку йортын сайлавың очраклы гынамы, әллә балачактан ук укытучы булырга хыялландыңмы?

- Мин педагогик университетның "естественная география" факультетында "гостиницалар һәм туризм буенча менеджер" дигән белгечлеккә укыйм. Миңа укытучы һөнәре дә бик ошый, балачактан педагог булырга хыяллана идем. Үз әбием - Анастасия Ивановна да укытучы булган. Заманалар үзгәрде бит: мәктәпләр ябыла, авыллар да юкка чыгып бара. Буш авылга диплом тотып кайтып, нәрсә эшләрмен, дидем дә, Казанда узачак универсиаданы да уйлап, үзем өчен яп-ят профессия сайладым. Белмәгәнне өйрәнү кызык бит.

- Укырга керү кыен булгандыр. Аңлавымча, бу һөнәр кешеләренә чит телне яхшы белергә кирәк. Авыл мәктәбендә чит тел укытучылары җитешми. Сезнең мәктәп кенә искәрмә түгелдер.

- Әйе, безнең мәктәптә дә чит тел укытучыларына кытлык иде. Соңгы ике елда гына да 4 укытучы алмашынды. Күрше авылдан йөреп укыта гына башлыйлар, үз мәктәпләрендәге директорлары кисәтү ясый: я үзебездә генә укытасыз, я эштән китәсез... Бүген дә шуны аңлый алмыйм: икенче мәктәптә дә укытса, ни була, ул бит тегендәге дәресләрен калдырмый, укытканнан соң, буш арада бара... Чит тел буенча бердәм дәүләт имтиханы бирмәдем. Математика, рус теле, җәмгыять белеме нәтиҗәләре белән алдылар. Җәмгыять белеменнән керүче укытучыбыз декрет ялына китте дә, бу фәннән имтиханга үзебезгә әзерләнергә туры килде. Ходай булышлыгы белән ерып чыктык тагы. Университетта инглиз телен моңарчы ныклап өйрәнеп килүчеләр төркеменә язылдым (немец телен башлап өйрәнүчеләргә кушылсам була иде ансы). Университетның мәктәптән аерылган ягы шунда: семестр буе "дәресеңне нигә әзерләмәдең, нигә болай, нигә тегеләй", дип бәйләнүче юк. Укытучылар үз дәфтәрләренә "плүс-минус"ларын куеп баралар да, сессия вакытында гына ул билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын төшендерәләр. Инглиз теленнән зур-зур текстларны өйрәнернә бирәләр. Берсен калдырсаң, икенчесе, өченчесе өелә... Мин, башны бәреп булса да өйрәнеп, вакытында тапшырып барырга тырышам. Ике сессияне дә "бишле"ләргә яптым.

- Надя, керәшеннәргә багышланган конкурсларда жюри членнары синең күп белүеңә хәйран калалар...

- Хәйран калырлык ук белмәсәм дә, керәшен тормышы, культурасы белән бәләкәй чактан кызыксынам. Үзебезгә караган төрле материалларны җыеп барам. "Туганайлар"дан да күп информация алам. Аннары, инде әйткәнемчә, Үзәбием бар бит минем. Аның белмәгән нәрсәсе юк, безгә, оныкларына да, белдерергә тырыша. Авылда керәшен фольклор ансамбле эшли, күп җырларны алардан өйрәндем. Керәшен киемнәрем берничә буын элгәре яшәгән әбиемнәрнеке.

- Соңгы вакытта Лидия Әхмәтова оештырган "Сәлам" яшьләр ансамблендә җырлаганыңны ишеттек.

- Ансы инде уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыккан бәхет.

Мин яшьләр үткәргән "Керәшен егете" конкурсын карарга барган идем. Болельщик буларак, безгә бирелгән сорауларга җавап биреп утырдым, җырлап та күрсәтергә туры килде. Жюрида булган Лидия Алексеевна миңа игътибар иткән. Соңыннан, үз янына чакырып, җырлатып карады. Репетицияләргә килергә кушты, шуннан ансамбльдә җырлый башладым. Кайвакыт шәм куям да: "И, Ходаем, бу бәхетләрне артык күрмә инде", - дип ялварам. Узган ялгы сентябрьне университетта әле укый гына башлаган көннәрне искә төшерәм. Иске тулай торакка урнаштырдылар. Шәһәрдә яшәгәндә, нәрсәгә тотынсаң да акча кирәк. "Әниләремә никадәр авырлык китерәм, минем өчен күпме акча түгәләр, ташлап кайтам," - дигән уйга килдем. Сагынуга да түзәрлегем калмады... Шунда Үзәбием акыллы сүзләрен әйтте:

- И, балам, башкалар мондый уку йортларына әллә никадәр акчалар түгеп керә, түли-түли укыйлар. Ә син барысына да үзең, үз белемнәрең белән ирештең. Сине укытырлык кына тырышырбыз, акча дип борчылма", - диде. Менә шулай авылга кайтып китмичә калдым. Быел җәй гостиницада бер ай практикада булдык. Менеджер итмәсәләр дә, гостиница тормышы, туризмга бәйләнешле мәсьәләләр белән якыннан таныштык. Миңа, бөтен үзәкләрем белән авылны, аның табигатен, кешеләрен яратучы кызга, ниндидер гостиницаларда эшләү яки туристлык агентларында утыру, бәлки ошамас та - язмышымның ялгышы да булыр. Тик ялгышларны эшләп карамыйча, дөрес юлны табалмый бит. Мин эзләнүдә, хәрәкәттә, алга баруда. Туктап ял иткән минутларда, кулыма каләм алып, шигырь язу белән "җенләнәм". Эчем пошканда, мәктәп партасыннан ук бергә йөргән дус егетемә "бәйләнеп", аны аптыратып бетерәм. Менә шундый кеше инде мин.

- Узган уку елында университетка кергәнсең, конкурсларда җиңгәнсең. "Җырчы Җәкәү" клубына язылгансың, "Сәлам"дә җырлый башлагансың... Ә быелгы уку елына планнарың нинди?

- Башлаганнарын ташламам, дип уйлыйм. Планнарымны ачып салмыйм әле, сер булып калсын. Уңышларым булса да, җиңелүгә очрасам да ишетерсез. Исән генә яшик.

- Әңгәмәң өчен рәхмәт. Яшьлек дәртең алга таба да сүрелмәсен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: