Туганайлар

Социаль челтәр йолдызы: блогер Алёна Исакиева - видео

Инстаграм социаль челтәрендә 7 меңгә якын язылучысы булган керәшен блогеры Алёна Исакиева isakieva_blog үзенең татарча вайннары белән танылды.

Мамадыш районы Комазан башы авылында туып үскән керәшен кызы бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яши һәм үзен “гади керәшен кызы” буларак тәкъдим итә. Көндәлек тормышы, гаиләсе, ике баласына карата булган мәхәббәте белән сугарылган сәхифәсе тиз арада купләрнең игътибарын җәлеп итте.  “Тормышта иң мөһиме – гаилә! Карьера – өйдә каршыламый. Акча күз яшен сөртми! Сүзләр кичен кочакка алмый”, - дип яза  Алёна үзенең битендә.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: