Туганайлар

Беренчеләр

2014 нче ел дини тормышыбыз белән кызыксынып яшәүче карендәшләребезгә чиркәүләр яну белән бәйле көенеч урынына, бер-бер артлы сөенечләр китерде. Казан духовный семинариясендә беренче тапкыр кызлар группасы ачылды. Ул гына да түгел, керәшеннәрне конкурстан тыш кабул иттеләр, төрле льготалар бирделәр. Болар барысы да республикабызда керәшенчә келәүләр уздырырга кешеләр җитмәү белән бәйле....

2014 нче ел дини тормышыбыз белән кызыксынып яшәүче карендәшләребезгә чиркәүләр яну белән бәйле көенеч урынына, бер-бер артлы сөенечләр китерде.
Казан духовный семинариясендә беренче тапкыр кызлар группасы ачылды. Ул гына да түгел, керәшеннәрне конкурстан тыш кабул иттеләр, төрле льготалар бирделәр. Болар барысы да республикабызда керәшенчә келәүләр уздырырга кешеләр җитмәү белән бәйле. Барлык мөмкинлекләр ачылуга да карамастан, укырга керергә теләүче яшьләр булмады диярлек. Шулай да, беренче курс студентлары арасында ике бөртек керәшен бар. Алар - Түбән Кама шәһәреннән Артем Ямашев Һәм Мамадыш районы Урманчы авылыннан Олеся Газизянова. Яшьләребез белән аралашып, яңа уку елы алдыннан хәлләрен сораштык.
Артем:
- Әле мин 2 ел элек кенә Ходайга якынаеп, чиркәүгә йөри башладым. Беркем дә ирексезләмәде, үземнең теләгем. Эчке дөньямдагы менә шундый кискен борылышлар семинариягә китерде дә инде. Экзаменнарны рус теленнән, "Закон Божий"дан, духовенстводан тапшырдым. Беренче көннәрдән үк ныклап укый башладык. Теләк итәбез, өйрәнәбез, бары да бик ошый. Киләчәктә священник булырга телим.
Олеся:
- Кечкенәдән Алланы яраттым, вакытымны акафистлар, Изге китаплар укуга, иртәнге-кичке теләкләргә багышладым. Мәктәпне тәмамлагач та, Чаллыга китеп поваркондитерга укып чыктым. Әнием дә денле кеше, күп нәрсәгә өйрәтте. Урманчыда Изге Троица чиркәве ачылгач та, отец Рафаиль әниемне шәм сатарга бәхилләде, мин дә вакытымны чиркәүдә аңа булышып уздыра башладым. Ходайга тагын да якынайдым. Быел семинариядә кызлар группасы ачылганны белгәч, үземне сынап карарга булдым. Регентлыкка (чиркәү хорларын җитәкләүче, өйрәтүче) керергә теләдем, шуңа дирижерлык итү һәм нота грамотасы буенча да сынау үттем. 200 кыз арасыннан 9 кеше генә сайлап алынды, шуларның берсе була алуым белән чиксез шатмын. Августта укулар башланды, кагыйдәләр кырыс, тик утырырга ара юк монда. Көнне иртән- ге теләктән башласак, кичкесе белән бетерәбез. Укулар рус телендә бара. Акча мәсәләсендә борчыласы юк: уку, ашау-эчү, торак - бары да бушка. Тиздән яңа формалар да кайтачак. Укыйм дигән кешегә, бары да бар.
Үзеңнең киләчәгеңне ничек күз алдына китерәсең? - дигәч, Олеся: "Алга китеп планнар кормыйм, бар да Ходай кулында", - дип җавап кайтарды. Һәр сүзе ышандырырлык итеп яңгырый, Ходай турында да зур ышаныч белән сөйләде. Төпле фикерле, сокландыргыч яшьләребез булуы күңелне сөендерә. Шул ук вакытта күп яшьләрнең пассивлыгы, Олеся белән Артемның гына халкыма рухи яктан хезмәт һәм ярдәм итеп бетерә алмаячагы, күңелне борчый. Күпме яшьләребез эшсез, үзен кая куярга белми йөри, ә кемнәрдер укырга акча юк дип зарлана. Менә сиңа файдалы да, бушка уку мөмкинлеге дә булган уку йорты. Җәмгыятьтә үз урынын таба алмыйча интегүчеләргә дә әллә кайларга барасы түгел, бары Ходайга гына якынаерга кирәк, минемчә. Азгынлыклар, җинаятьләр кимер, җан тынычлыгы да табылыр иде. Ходай хакы- на тырышканнарга юктан да бар була, диелә Изге китапта. Шуны исебездә тотсак иде.
Надежда СТЕПАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: