Туганайлар

АРТЕМ ПИСКУНОВ: "Театрдан аерылсам, сүнәрмен кебек"

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Артем Пискунов, яшь булса да, үзенең тамашачысын табып, сәхнә "күгендә" йолдыз булып кабынырга өлгерде инде. Аңа төп рольләрне башкаруны да ышанып тапшыралар. Мөслим районының Яңа Усы авылында туып үскән керәшен егетенә театр сәхнәсендә үзен таныту авыр булганмы? Шушы һәм башка...

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Артем Пискунов, яшь булса да, үзенең тамашачысын табып, сәхнә "күгендә" йолдыз булып кабынырга өлгерде инде. Аңа төп рольләрне башкаруны да ышанып тапшыралар. Мөслим районының Яңа Усы авылында туып үскән керәшен егетенә театр сәхнәсендә үзен таныту авыр булганмы? Шушы һәм башка сорауларга җавапны үзеннән сорыйк.

- Артем, театр сәхнәсенә син ничек килдең?

- Мин талантларга бай Мөслим төбәгендә үстем. Сәләтне эчкән суың туган-туфрагың бирә диләр. Миңа да артистлык сәләте табигатьтән бирелгәндер. Аннан соң әнием Гөлсинә үзешчән сәнгатьтә катнашты. Авылыбыз клубында үткән күп чараларны, төрле бәйрәмнәрне алып барды. Миңа да геннар буенча сәләт аннан күчкәндер. Әтием Олег Пискунов бик күп һөнәр иясе. Ул: "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", - дип әйтергә ярата. Мин үсеп җиткәч, үзем эшли башлагач, бу сүзләрнең дөрес булуын аңладым.

Гаиләбез зур булды. Без, җырда әйтелгәнчә әти-әнинең биш шатлыгы идек, биш кайгысы булдык кайчакта. Иң олыбыз - кыз, аннан соң дүрт малай туганбыз. Мин дүртенче бала булып, 1989 елда дөньяга килгәнмен. Мәктәптә укыган елларымда концертларда катнаштым. Сәнгатьле укый, җырлый идем. Әнием сәләтемне сизгән булган, күрәсең. Үземнең дә артист булу теләгем булды, әмма без аңа кайда укырга кирәген белми идек. Нәкъ шул турыда уйлап йөргәндә, авылыбызга Минзәлә театры артистлары спектакль белән килде. Алар аркылы, без Казанда театр училищесы барлыгын белдек. Мин тугызынчы классны тәмамлыйсы елда, март аенда ук, әнием белән Казанга килеп, училищены эзләп таптык. Нинди сынаулар бирәсен, документлардан нәрсәләр алып киләсен белешергә дип кенә килгән идек. Әмма укытучылар шул вакытта ук сәләтемне тикшереп карарга булдылар. Авылга кайтканда миннән әни: "Тагын барасыңмы?" - дип сорады. Туйгандыр бу, яңадан шундый сынау бирергә бармас, дип уйлаган ул. Ә мин кистереп: "Барам", - дидем. Әни аптырап калды хәтта.

Тугызынчы классны тәмамлагач, театр училищесына сынау бирдем һәм режиссер Рәшит Заһидуллин курсларында укый башладым. Актерлык белеме алырга да, сәләтне камилләштерергә дә барлык мөмкинлекләр дә бар иде. Безне белемле, тәҗрибәле педагоглар укытты.

- Театр сәхнәсенә беренче тапкыр актер буларак аяк басканда нинди хисләр кичердең? Тамашачы кабул итмәсә нишләрмен дигән уйлар борчымадымы?

- Театр училищесы ул кешене сәхнәдә чыныктыру мәктәбе дә булып тора. Анда сине төрле халәткә керергә, сәхнәдә үзеңне иркен тотарга да өйрәтәләр. Чын актерны һәрвакыт бер сорау борчый: тамашачы ничек кабул итәр? Ул тамашачы күңелен яулар өчен бөтен көчен куярга тиеш. Шул вакытта гына образны тулысынча ачып бирергә мөмкин. Миңа, училищены тәмамлаганда, диплом спектаклендә, Хәй Вахитның "Кияүләр" комедиясендә Барлас ролен башкару насыйп булды. Күп тырышырга туры килде. Дипломлы актер булу-булмау да шунда хәл ителә бит. Гомумән, ул спектакль уңышлы килеп чыкты. Дөрес, училищега укырга кереп тә, чын артист булып чыга алмавың бар. Укый башлаганда, без группада 18 кеше идек. Ә бары тугызыбыз гына диплом алып чыкты.

- Тинчурин театрына ничек килеп эләктең?

- Минем остазым Рәшит абый белән эшләү теләгем зур булды. Әмма училищены тәмамлаган вакытта, анда егет артист өчен вакансия юк иде. Бары кызлар гына кирәк булып чыкты. Чөнки театрда эшләгән берничә хатын-кыз декрет ялына киткән иде. Шуннан соң мин документларны Казан дәүләт татар яшьләр театрына бирдем. Әмма күңелем белән Тинчурин театрында калдым, алар белән аралашып тордым. Миңа анда бер артист егетнең Мәскәүгә укырга керүен әйттеләр. Рәшит абый Заһидуллин янына барып, аның урынына эшкә керергә булышуын сорадым. Мине алдылар. Шулай итеп, мин үземнең остазым белән эшли башладым.

Безнең театрда әдәби әсәрләрне сәхнәләштерү модага кереп бара. Икенче төрле, шигырь бәйрәме дип тә атап булыр иде. Чөнки постановка төрле шигырьләрдән җыелып эшләнгән. Беренче спектаклебезне "Сөй гомерне" дип сәхнәләштердек. Аның сценариен төрле авторларның шигырьләреннән туплап бөтен коллектив белән яздык. Әдәби спектакль халыкка ошады, тамашачы мәхәббәтен яулый алды. Аннан соң Разил Вәлиев шигырьләреннән торган "Язмыш юллары" дигән шундый ук спектакль сәхнәләштерелде. Саный китсәң алар аз түгел инде.

Икенче Гамлет керәшен...

- Сиңа быел Гамлет ролен уйнауны ышанып тапшырдылар. Әлеге әсәр язылганга күп вакыт узган. Шул чор кешесе образын сәхнәдә чагылдыру өчен, нәрсәләр өйрәнергә кирәк булды?

- Без заманча Гамлетны сәхнәләштердек. Ул фойеда уйнала. Бернинди декорацияләр юк. Димәк, тамашачы белән йөзгә-йөз очрашырга күп төрле алым, кием белән дә җәлеп итәргә кирәк. Сез дөрес әйтәсез, Гамлет образын тудыру җиңел түгел икән. Чөнки ул язмыш тарафыннан кыйналган кеше. Аның әтисен үтергәннәр. Мәхәббәт хыянәтен, дуслары алдавын кичерергә туры килгән. Менә шул бер кеше язмышында күпме кичереш булуын заманча тамашачыга җиткерергә кирәк. Димәк, артисттан төрле халәткә керү сорала. Шуларны күрсәтә алу өчен зур көч, тырышлык кирәк. Андый рольне уйнаганда үзеңә таләпне дә бермә-бер арттыра төшәсең. Сиңа җаваплылык күбрәк йөкләнгән саен, үзең өстеңдә эшләү дә арта бара икән.

- Элек татар театр сәхнәсендә Гамлетны уйнаган берәр кеше белән очрашып сөйләшеп, аның осталык серләренә төшенә алдыңмы?

- Кызганычка каршы бүген бу мөмкин түгел. Чөнки татарлардан Гамлетны бер Мөхтәр Мутин гына уйнаган. Хәзер ул мәрхүм инде.

- Димәк, икенче Гамлет керәшен булып чыкты...

- Шулай.

- Гамлетны уйнау ул зур ышаныч яулау нәтиҗәсе, дигән сүз. Әмма театр критиклары арасында ул образны башкарган кеше аннан соң югары күтәрелә алмый, трагик образ артист тормышына кире йогынты ясый, дигән фикер бар. Сез моңа ничек карыйсыз?

- Гамлет образын күп кеше башкарган. Ул спектакль төрлечә уйналган. Аның 20дән артык нәфис фильмы гына бар. Ул дөньякүләм таралган әсәр һәм төрле халыклар театрларында уйналган. Ул артистлар бер-берсен кабатлаган, дип әйтеп булмый. Чөнки һәрбер актер образга үзенең үзенчәлеген кертә, стереотиплардан арынырга тырыша. Мин хәзер "Гамлетны уйнадым", дип әйтмим. Мин бары аны уйнап кына карадым. Бу бик тирән мәгънәле философик спектакль бит. Аны бар режиссерлар да бер төрле сәхнәләштермәгән, алда уйнаучылар да киләчәктә башкаручылар кебек була алмый. Заман үзгәргән саен тамашачы зәвыгы да үзгәрә, сәхнәгә үз чоры кешесе менә. Шуңа күрә, мин бу образны башкарып, күтәрелеш баскычының башына бастым гына әле. Киләчәктә яңа үрләр яулар өчен тырышасы бар .

- Киләчәккә нинди планнар, уйлар белән яшисең?

- Кеше һәрвакыт үзе өстендә эшләргә тиеш. Ниндидер бер биеклеккә җиткәч, туктап калырга ярамый, һаман алга барырга кирәк. Артист кешенең дә һөнәрләре күп булырга тиеш. Безгә бит сәхнәдә дә төрле һөнәр ияләре образын чагылдырырга туры килә. Мин хәзер Казан Федераль университетының татар филологиясе бүлегендә читтән торып укыйм. Киләсе елга диплом алырмын дип өметләнәм. Яраткан тамашачымның күңелен күтәреп, истә калырлык ял сәгате тудыра алсам, үземнең бурычымны үтәдем, дип санарга була.

- "Туганайлар" гәҗитен укучыларга нинди теләкләрегез бар?

- Гәҗит басылып, дөнья күрә икән - һәр сүзе укылырга тиеш. Гәҗит-журнал, китап укыган кеше тәрбияле, белемле була. Үзем дә күп укыйм. Мин әсәрне тулысынча укып чыккач кына, андагы вакыйгаларны күз алдына китерә алам. Уку - үзеңне камилләштерү. Нинди генә яңа массакүләм чаралар тумасын, басылган сүз безнең халык өчен авторитет.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: